Рейтинг:  0 / 5

Звезда не активнаЗвезда не активнаЗвезда не активнаЗвезда не активнаЗвезда не активна

Континенталь хоккей лигасының плей-офф уеннары дәвам итә. Көнбатыш һәм Көнчыгыш конференцияләреннән  8әр команда 1 мартта үзара алыша башлады. Беренче әйләнеш бетүгә аның сигезе белән хушлаштык та инде. Иң аптыратканы: узган мизгелдә Гагарин кубогын өченчегә яулаган “Ак Барс” плей-оффның беренче әйләнешендә “Авангард” тан җиңелеп, турнирдан төшеп калды. Казанлыларның җиңелүен  белгечләр  капкачының йомшак уены белән аңлата. Яхшы капкачы – ярты команда, дип юкка гына әйтмиләр шул. “Ак Барс”ның төп капкачысы Эмиль Гарипов авыр травма алып киләсе сезонга кадәр дәваланырга юлланды.

Безнең “Салават Юлаев” командасы алты уенда 4:2 нәтиҗәсе белән Магнитогорскиның “Металлург” командасын җиңде һәм алга атлады. Командабыз Көнчыгыш конференциясе җиңүчесе Екатеринбургның “Автомобилист” командасы белән ярымфиналда очрашачак, уеннар 14 һәм 16 мартта Екатеринбургта уза. 18 мартта зур хоккей Уфага киләчәк.

Рәдиф Фәтхи. 
Фото ачык чыганактан алынды. 

Рейтинг:  0 / 5

Звезда не активнаЗвезда не активнаЗвезда не активнаЗвезда не активнаЗвезда не активна

Бүген шорт-трек спорты тарихында иң дәрәҗәле спортчы Виктор Ан янә күнекмәләр башлавы хакында белдерде.

Исегездә булса, Виктор Русия җыелмасы белән Сочида үткәрелгән Олимпия уеннарында өч алтын медаль алуга ирешкән иде. 2018 елда Көньяк Кореяда узган Олимпиададан, бернинди аңлатмаларсыз, спортчыбызны читләштерделәр. Бу гаделсезлектән соң Виктор зур спортны ташлавы хакында белдерде һәм гаиләсе белән Кореяга кайтып китте.

Рейтинг:  5 / 5

Звезда активнаЗвезда активнаЗвезда активнаЗвезда активнаЗвезда активна

Күптән түгел Уфада бозда мотоциклда узышу буенча Европа чемпионаты үткәрелде. Анда безнең легендар узышчы Николай Красников урынына Иван Чичков чыгыш ясады. Яшь спортчыбыз сынатмады һәм көмеш медаль яулады.

Рейтинг:  0 / 5

Звезда не активнаЗвезда не активнаЗвезда не активнаЗвезда не активнаЗвезда не активна


Төмән шәһәрендә Идел буе һәм Урал федераль округлары егет-кызлары арасында тимераякта шуу буенча Русия беренчелегенә зона ярышлары узды. 
Турнирның алтын медален бозда бию буенча сәләтен танытып өлгергән кыз – Сәйдә Закирова яулады. Татарстанның Биектау районында туып үскән биюче Сәйдә уналты төбәктән килгән 33 спортчы арасында иң булдыклысы булып чыкты. 
Сәйдә Закировага фигуралы шуу спортында зур өметләр баглыйлар. Ул яшь кенә булса да, төрле турнирларда күп тапкырлар җиңү яулаган инде. 
Алсу Хәбирова.

Рейтинг:  0 / 5

Звезда не активнаЗвезда не активнаЗвезда не активнаЗвезда не активнаЗвезда не активна

 “Салават Юлаев” хоккей командасының плей-оффка барып җитмәвенә кем гаепле? Безнең команда, җиденче уенда Чиләбенең “Трактор” командасыннан җиңелеп, плей-оффтан төшеп калды. Соңгы уенда кемнең җиңәргә теләге күбрәк булды, шул җиңеп чыкты.

Плей-офф уеннарына эләгә алмагач, генераль менеджер вазифасыннан бушатылды. Сезон азагына баш тренер эшеннән алынды һәм аның урынына 11 апрельдә Николай Цулыгин билгеләнде. Бүгенгесе көндә яраткан командабыз уңышлы гына чыгыш ясый дип әйтергә була. Һичьюгы узган сезон белән чагыштырганда.