Микроспория нәрсә ул?

Санитария-гигиена таләпләрен төгәл үтәүнең, чисталык һәм пакьлекнең сәламәтлек өчен зур әһәмияткә ия булуын һәркем яхшы белә. Бигрәк тә йогышлы тире авыруларына каршы көрәштә бу төп гарант булып тора. Ләкин, ни кызганыч, йогышлы авыру очраклары кимеми.

Медицинага югары профилактика һәм дәвалау технологияләре үтеп кергән, кешеләрнең яшәеш-көнкүреше көннән-көн яхшырган бүгенге шартларда да микроспориянең, ягъни йогышлы тире авыруларының артуы күзәтелә. Бу бик күңелсез хәл.

Тулысынча:Микроспория нәрсә ул?

Анорексия – заман чире?

Узган гасыр кешелек дөньясына чиксез ачышлар һәм компьютер технологияләре генә бүләк итеп калмады, шул ук вакытта яңа авырулар да тудырды. Шулар арасында анорексия аерым урын алып тора. Туктаусыз мода артыннан куу һәм чамасыз ябык булуның идеалга әверелүе аркасында яшьләр, аеруча үсмер кызлар, ябыгу турында хыялланып, еш кына сәламәтлекләренә зур зыян китерәләр.
Камиллекнең дә чиге бар – моңа Голливуд һәм Русия йолдызлары арасында артык ябыклыкка омтылып, үз-үзләрен харап итү чигенә җиткерүчеләр булуына мисаллар бихисап. Мәсәлән, күпләр гүзәллек алиһәсе дип табынган Анджелина Джолиның ябыкканнан-ябыга баруы инде аны сөючеләрне куркуга салды. Көнбатыш матбугаты язганга ышансак, “йолдыз”ның авырлыгы бүген нибары 40 кг. гына тәшкил итә икән...

Тулысынча:Анорексия – заман чире?

Кыска буйлылар озаграк яши?

Галимнәр фикеренчә, кешенең буе озын булу һич тә аның физик хәле яхшы булуы турында сөйләми. Киресенчә, буй һәм гомер озынлыгы арасындагы бәйләнеш кире пропорциядә. Бу хакта Сан-Диего университеты (АКШ) галимнәре язып чыкты.

Алар буйлары уртачадан түбән булган кешеләрнең җитешмәгән һәр сантиметры гомерне ярты елга озайта дигән фикергә килгән. Өстәвенә, кыска буйлы кешеләрдә, озын буйлылар белән чагыштырганда, яман шеш авырулары ике тапкырга кимрәк күзәтелә икән.
Гәүдә авырлыгының да әһәмияте бар: симез булмаган кыска буйлы кешеләр, озын буйлылар белән чагыштырганда, озаграк яши. Гәүдә авырлыгы 90 килограммнан артып киткән кешеләргә караганда, 63 килограммнан артмаган җиңел гәүдәлеләр 7,7 елга озаграк яши икән.

Теш үстерүнең нәрсәсе бар...

Озакламый теш табибларының кирәге калмавы мөмкин. Чөнки Британия галимнәре теш үстерергә “өйрәнгәннәр”.

Билгеле, тәҗрибәләр хә-
зергә хайваннарда гына уздырыла. Әмма берничә елдан кешеләр өчен дә өр-яңа тешләр үстереп булачак, диләр.
Иң башта аңкаудан берничә күзәнәк алына икән. Ул күзәнәкләр махсус матдәләрдә бераз үстерелә һәм аңкауга утыртыла. Галимнәр сүзенә караганда теш үстерү бик гади эш һәм мондый тешләр, ясал-
малары белән чагыш-
тырганда, бик арзанга төшәчәк.

Сиземләү үзәге кайда?

Галимнәр фикеренчә, ул кешенең баш миендә урнашкан.
Кешенең баш мие кайчан борылырга, кайчан иелеп калырга, нәрсәне тотып алырга, кайсы якка карарга яки нинди дә булса кирәкле хәрәкәтләр ясарга кирәклеген алдан сиземләргә сәләтле. Галимнәр әйтүенә караганда, мондый функцияне башкару кешегә исән-сау булырга, яшәргә ярдәм итә.
Мондый функция адәм баласында әйләнүче физик хәрәкәтләрне күзәткәндә активлаша. Ул шулай ук кешегә мөһим нәрсәләрне тиз генә башкаруда да ярдәм итә.
Тикшерүчеләр нәкъ менә шушы функция өчен җавап бирүче зонаны табарга тырышканнар һәм бу уңайдан күпсанлы тәҗрибәләр үткәргәннәр. Нәтиҗәләрдән чыгып шуны әйтергә мөмкин: мондый исәпләүләр өчен баш миенең күрү сүрүе түгел, ә хәрәкәтләрне планлаштыру белән бәйле премотор өлкә һәм өстәмә мотор өлкәсе җаваплы икән.
Тикшерүче галимнәр әлеге зонаны “сиземләү үзәге” дип атаган да инде.

 Безнең партнерлар

  

Государственное унитарное предприятие Республики Башкортостан Издательский дом «Республика Башкортостан»
Филиал: Редакция газеты «Омет»- филиал государственного унитарного предприятия Республики Башкортостан Издательский дом «Республика Башкортостан»
450079, г. Уфа, ул. 50-летия Октября, дом 13, 9 этаж, тел. 273-94-38, 273-64-81, e-mail: omet-ufa@mail.ru
Вся информация и материалы, размещенные на сайте редакции газеты «Омет» защищены международным и российским законодательством
об авторском праве. Все сообщения газеты «Омет» предназначены для пользователей старше 12 лет.
При перепечатке или цитировании ссылка на газету «Омет» обязательна.
Дизайн сайта- Абдуллин Фаниль
>