Рейтинг:  0 / 5

Звезда не активнаЗвезда не активнаЗвезда не активнаЗвезда не активнаЗвезда не активна

Ягъни корал сатуны тыеп кына һәлакәттән котылып буламы?

Учалыда эчкән ирнең корал кулланып өч кешенең гомерен өзүе хакындагы хәбәр бар дөньяны шаулатты.

34 яшьлек Артур Ибраһимов иртәнге 5кә кадәр кафеда кәеф-сафа корып утыргач таксида өенә кайта.

Рейтинг:  0 / 5

Звезда не активнаЗвезда не активнаЗвезда не активнаЗвезда не активнаЗвезда не активна

Коточкыч янгын фаҗигасе 16 декабрьдә Туймазы районының Кандра авылында булды. Якшәмбе төнгә каршы шәхси йортта янгын чыга. Янгын сүндерүчеләр килеп 20 минут эчендә зур ялкынны бассалар да, ул тулысынча иртәнге сәгать дүртләрдә генә сүндерелә. Янган өй хәрабәләре арасыннан өч баланың үле гәүдәсе табыла. Бу йортта 2 яшьлек малае һәм 4 яшьлек кыз баласы белән 26 яшьлек ана яшәгән була. Янгын чыккан вакытта әни кеше күрше йортта “кунак” булып утырган...

Рейтинг:  0 / 5

Звезда не активнаЗвезда не активнаЗвезда не активнаЗвезда не активнаЗвезда не активна

Кыйгы районында полиция участковыйлары бүлеге начальнигы Альберт Зиннәтуллинның үле гәүдәсе табылган. Үлеменең сәбәбе, алдан фаразлаулар буенча, үз-үзенә кул салу.

Полиция хезмәткәрләре арасында үз-үзенә кул салучылар очрагы ник арта?

Полиция хезмәткәре якты дөнья белән хушлашыр алдыннан “Барсы да туйдырды” дигән язу язып калдырган. Аның хатыны, өч баласы булган...

Рейтинг:  0 / 5

Звезда не активнаЗвезда не активнаЗвезда не активнаЗвезда не активнаЗвезда не активна

Авыл баласының холык-фигыле шулай корылган инде. Кайда гына яшәсә дә, күңеле һәрчак туган төбәгенә, ата-бабалары яшәгән нигезгә тартыла. Миякә районының Җилдәр авылында яшәүче Рәис Мөхәммәтшин да шундыйлар затыннан. Уфа авиация институтында югары белем алып, инженер-техник белгечлеге буенча эшли башласа да, авыл тормышы үзенә тарта. Әтисе янында йөреп умартачы һөнәре серләрен өйрәнгән егет бу шөгыльгә җитди тотына. Хәзер аның ике умарталыгында 300-гә якын умартасы бар. Алардан һәр елны, нинди генә һава торышы булса да, зур уңыш ала. Быел да тырыш хезмәт үзенең мул җимешләрен биргән.

Рейтинг:  0 / 5

Звезда не активнаЗвезда не активнаЗвезда не активнаЗвезда не активнаЗвезда не активна

 

Чит ил банкларына кем күпме акча сала?

Бүген дөньяда байлар белән ярлылар арасындагы упкын тирәнәйгәннән-тирәнәя – байлар баеганнан-байый, ярлылар ярлыланганнан-ярлылана.

Уйланыр өчен бер факт: 2010 елда дөньядагы иң бай 388 кешенең акчасы иң ярлы 3,6 миллиард халыкның акчасына тиң булган. Бүген исә 388 түгел, ә 8 кешенең кулында шулкадәр акча. Бу саннар күктән алынмаган, ул – фәкыйрьлек белән көрәшү буенча “Oxfam” халыкара оешмасы үткәргән тикшерү нәтиҗәләре. Әйткәндәй, 3,6 миллиард фәкыйрь дигәндә ачлыктан интеккән Африка халкын гына күз алдында тотарга кирәкми. Бу категориягә түләнеп бетмәгән кредиты, чир яки башка сәбәпләр аркасында бурычка баткан дипломлы белгечләр дә кергән.
Русиядә дә байлар һәм ярлылар арасындагы чокыр киң һәм зур. Credit Siusse банкы үткәргән тикшерүләр буенча, Русия халкының иң бай 10 проценты ил байлыгының 87 процента ия. Чагыштыру өчен: АКШта бу күрсәткеч – 76, Кытайда – 65 процентка тиң. Русиянең долларлы миллионерларының 92 меңе һәм долларлы миллиардерларының 90 кешесе дөньядагы иң бай 1 процент категориясенә керә. Аның каравы бездә урта сыйныф юк диярлек. Халыкның 4,1 проценты гына уртача хәллегә карый. Бездән түбән күрсәткеч Аргентина, Таиланд һәм Һиндстанда гына.