Рейтинг:  0 / 5

Звезда не активнаЗвезда не активнаЗвезда не активнаЗвезда не активнаЗвезда не активна
 

 

 

  ─ Син нигә эшләмисең?─ди бригадир ташчыга.

    ─Кичә яхшы «утырганнан соң» минем бүген кулларым дерелди шул…

      ─ Ярый. Алай булгач, әнә, ком илә, ─ ди бригадир.

**

 ─ Күп кенә учреждениеләрдә, ─ дип сөйли ферма директоры үзенең чыгышында ,─ эшчеләрнең яртысы гына эшли, ә яртысы эштән качып йөри. Бу уңайдан бездә барысы да киресенчә булачак…

**

      Борынын югары күтәреп йөрүче бер ир ветеринария табибын мыскылларга тырышып карый:

     ─ Сезме әле хайваннар табибы?

    ─ Эйе,─ ди тыныч кына тегесе,─ сезнең кайсы җирегез авырта?

**

     Әти кеше балаларын фотога төшерергә алып барган.

     ─ Зуррак итеп эшләргәме?─ дип сораган фотограф, балалар аппарат каршына барып утыргач.

    ─ Кирәкмәс. Үзләре үсәр әле! ─ дигән әтиләре.

**

    ─Сара белән танышканнан бирле мин икенче кеше.

    ─Шул кадәр көчлемени хисләрең?

    ─Т-с-с! Мин аңа чын исемемне әйтмәдем, ул мине бүтән кеше дип белә.

**

Яшь хатын иренә:

    ─ Дөньяда мәхәббәттән дә гүзәлрәк  hәм әhәмиятлерәк бер нәрсә дә юк , әйеме, кадерлем?! 

   ─ Әлбәттә, ─дип җавап бирә тегесе. ─Ашарга пешмәдеме әле?

**

   ─Минем аңа кияүгә чыкмавымның өч сәбәбе бар, ─дип сөйли бер кыз ахирәтенә.

   ─ Беренчедән, минем кебек хатынны тотарга аның хезмәт хакы җитмәячәк. Икенчедән, аның әти-әниләре юк кына кешеләр. Өченчедән, танышканнан соң ул каядыр юкка чыкты hәм шуннан бирле күренгәне булмады.

**

    Рәсем училищесында укучы ─ остазына:

   ─ Ә менә монда, көтүлектә, үлән күшәүче сыер сурәтләнгән.

      Укытучы (гаҗәпләнеп):

  ─ Ә кая соң ул ?

  ─ Кем?

  ─ Үлән!

  ─Үләнне сыер ашап бетергән.

  ─ Ә сыер кайда ?

  ─ Үлән беткәч, нишләп торсын инде ул монда!

                                                                                

Бер генә фаразы да дөрес булмаган өчен синоптикны атып үтерүгә хөкем итәләр. Мәйданга алып киләләр, халык җыела. Барабан кагалар. Шул вакыт халык арасыннан бер ир кычкыра:

-Атмагыз! Атмагыз сез аны.

Судья:

- Ник?

- Үлгәч булса да, халыкка файдасы тияр. Асып куегыз! Ичмаса, җил юнәлешен күрсәтеп торыр.

**

 Аҗдаһа урман буйлап китеп бара. Юлында төлкене күрә.

-Төлке, мин сине иртәгә иртәнге аш итеп ашыйм. Язып куям, килерсең.

Төлке елый-елый китә. Аҗдаһаның юлында аю очрый.

-Аю, мин сине төшке аш итеп ашыйм, килерсең. Язып куям.

Аю елый-елый китә. Аҗдаһага куян очрый.

Аҗдаһа:

- Куян, мин сине кичке аш итеп ашыйм. Килерсең, язып куям.

Куян:

  • Килмәсәң ярамыймы?

Аҗдаһа:

- Ярый, алайса сызам.

 **

-Кадерлем, еланнар озак яшиме ул?

-Нәрсә, авырып киттеңме әллә?

**

Элек интернетта бик озак утыра идем. Туган көнгә планшет бүләк иткәч, мин хәзер интернетта ятам!

**

“Тещам”ны Мисырга җибәрдем – исән-сау әйләнеп кайтты. Күрәсең, ИГИЛчылар үзләренекенә тими...

 

**

Галәмгә чыгу өчен якынча 1 сәгать вакыт кирәк. Эшкә барып җитү өчен – 1 сәгать ярым...

**

Кызык: бөтен ирләр дә савыт-саба юганда башларын раковина өстендәге шкафка тери микән, әллә минем мокыт кына һуштан язармын дип куркамы?

**

Бер егет эш эзләп килә.

-Рекомендациягез бармы?

- Бар, менә.

-“Бу бик акыллы малай, аны эшкә алыгыз”. Бу нинди хат?

-Әни язды.

**

 

-Кадерлем, сөйләшә аласыңмы?

-Юк, монда роуминг, кыйбат.

-Алайса тыңла гына...

**

Икәү интернетта аралаша.

  • Нигә йокламыйсың?
  • Интернетта утырам.
  • Шәп икән. Ә мин кунакта.
  • Охо! Кемдә?
  • Синдә!
  • Корт чаккыры! Онытканмын!

**

Тренер җиңелгән боксчыны тынычландыра.

-Ярый инде, җиңелдем дип... Аның каравы, өченче раундта беләсеңме син аны ничек куркыттың?! Үтердем бугай дип чак рингтан чыгып качмады!

**

Гидрометүзәк тәрәзәләрен коеп төшергән җил аларга бүген көннең кояшлы һәм аяз түгеллеген исбатларга тели иде булса кирәк...

**

Әти! Мин кайчан өйгә үзем теләгән вакытта кайта алачакмын ул?

-Белмим, улым, үземнең дә ул яшькә җиткәнем юк әле.

**

-Бу хатын-кыз песи белән бер.

-Ник алай дисең?

-Кичә хатын китәм дигәч, ишекне киң итеп ачып куйдым. Чыкмый! Япкан идем, тагын китәм дип башлады.

**

Бер хатын классик шагыйрьнең җыентыгын укып утыра.

-Карале, атасы, монавы оятсызны! Син миңа ел саен туган көнгә язган шигырьләрне җыеп китабында бастырган!

**

Бер саранны сатучы кисәтә. Бу колбаса очсызрак очсызлыгын... Тик ул соядан ясалган, зыянлы.

-Зарар юк. Миңа кунак табынына куярга ул.

**

5 яшьлек кыз әтисенә:

-Әти, акча бирсәң, син командировкада чакта, әнинең кем белән йоклавын әйтәм.

-Мә! Әйт!

-Минем белән!