Рейтинг:  0 / 5

Звезда не активнаЗвезда не активнаЗвезда не активнаЗвезда не активнаЗвезда не активна
 

 

Бар да гадәттәгечә иде ул көнне Бибигайшә әбинең. Иртән торып сыерын сауды, тавыкларына азык бирде, бакчасын карап чыкты. Инде төшке аш вакыты җитеп, өенә кергән иде, бу көн аның өчен гадәти көн булудан туктады. Барына да... Путин гаепле.

Бибигайшә әбинең радиосы гел эшләп торды. Ут-суны  сүндерергә онытмаса да, радионы гел оныта иде ул. Берзаман Мәскәү журналисты тыңлаучыларны Путинга сорау бирергә чакырды. Президент бүген халык белән туры элемтәгә чыга икән.

Бибигайшә әби телефон номерын тиз генә язып өлгерде һәм озын-озак сузмыйча, оныклары алып биргән зур төймәле кесә телефоны белән җыя башлады: 8-800... Ни гаҗәп, теге якта трубканы алдылар һәм Илбашы белән тоташтырып та куйдылар. Бибигайшә әби каушавын җиңәргә тырышып, сорау бирергә тәвәккәлләде. Әлбәттә, үзе өчен иң мөһим мәсьәлә – Украина белән Сирия турында белешмәкче иде ул.

 Әмма күзе кинәт тәрәзәгә төште. Каршы якта урнашкан ферма кардасын тагын ачык калдырганнар! Бозаулар тагын бакчага кергән! Бу хәлгә карчык бик очынып куйды һәм үзе дә сизмәстән әлеге зарын Путинга сөйли башлады: “Күпме түзәргә була? Кайчан карда капкасын ябып йөри башларлар? Кайчан кеше турында уйлау булачак Русиядә?”

Илбашы әбинең басымыннан үзе дә каушап калды булса кирәк, карчыкны тынычландырырга ашыкты. “Мәсьәләне шәхси контрольгә алам”, - диде ул. Шушы сүздән соң гына Бибигайшә әби рәхмәтен әйтеп трубкасын куя алды. Һәм бозаулар куарга чыгып чапты.  

Ярты сәгать тә үтмәде капка төбендә авыл биләмәсе башлыгы күренде:

   – Нәрсә әле син, Бибигайшә түти, шау-шу куптарасың? Ничек эләктең Путинга? Кирәкме инде аңар синең бозауларың? 

   – Кирәкми ни! Мин әле ООНга да язам сезне, – дип әйтеп куйды әбекәй, ООН сүзен белүенә үзе дә гаҗәпләнеп.

  Башлык ни әйтергә дә белмәде. Кулын селкеде дә китеп барды.     Күп тә үтмәде, Бибигайшә әбигә кунакка күчтәнәчләрен тотып район башлыгы килеп керде. Әбинең моң-зарын дикъкать белән тыңлады. Юан имән бармагы белән төртеп ярдәмчеләренә әмерләр бирде.    Башлыктан соң җәмәгать палатасыннан, гомумхалык фронтыннан, кеше һәм хайваннар хокуклары буенча оешмалардан, омбудсменнар, менеджерлар һәм атташелар килеп китте. Бозаулар кардасының капкасын экологлар, биологлар, зоологлар, геологлар килеп тикшерде. Һәркайсы экспертиза ясап нәтиҗәләр чыгарды, кәгазьләр тутырды.

 Берзаман башкаладан «1 канал» машинасы килеп төште. Журналист егет ботинкасын чирәмгә ышкыган арада, оператор өч аяклы камерасын аерып куйды. Авылдагы башбаштаклыкка шаккатып, башларын селки-селки Бибигайшә әбидән интервью алдылар. Мондый хәлдән соң район башлыгының үз урынында калуына шик белдерде журналист.

   Гадәти генә көн түгел иде бу Бибигайшә әби өчен. Тормышында, бәлки, беренче тапкыр ул үзен кемгәдер кирәкле кеше итеп, зур кеше итеп, сүзе үтәр кеше итеп тойды. Икенче көн иртән бу хис тагын да көчәйде. Чөнки бозаулар кардасы капкасына чиплы карта белән генә пипелдәп керә торган электрон йозак эшләп куйганнар иде.

Бибигайшә әби канәгать кенә елмаеп куйды. Бүген дә аның планнары зурдан иде: печән алып кайтырга трактор табасы, баганадагы утны каратасы бар. Әмма боларның берсе дә куркытмады ялгыз карчыкны. Чөнки аның артында хәзер Путин бар иде.

                                               Данил СӘФӘРОВ.