Калькулятор расчета пеноблоков смотрите на этом ресурсе
Все о каркасном доме можно найти здесь http://stroidom-shop.ru
Как снять комнату в коммунальной квартире смотрите тут comintour.net

Рейтинг:  5 / 5

Звезда активнаЗвезда активнаЗвезда активнаЗвезда активнаЗвезда активна
 

Дүртөйле районы Иванай авылы китапханәсендә халык күңелендә калырлык кичәләр, очрашулар ай саен диярлек үтеп тора. Һәркемгә үрнәк булырлык гаилә турында чын күңелдән сөйләшү, фикер алышу кичәсе дә бик матур үтте.
Сокланырлык гомер юлы үткән, үзләренең яшьлек еллары, хезмәт чоры, гаилә тормышы белән кешеләрне сокландырган пар – Нурхәниф Шәһәбетдин улы һәм Нәзирә Зиннур кызы Мифтәхетдиновларга багышланды бу кичә .
Зал шыгрым тулы. Кичәне алып баручылар–китапханә җитәкчесе Гөлназ Ханова һәм Хөснетдинова Раушания шигырь юллары белән кичәне ачып җибәрделәр. “Изге ай” халык фольклор ансамбле аңа нигез салган Нәзирә Мифтәхетдиновага шигырь багышлады:
Безнең җитәкче, таныйбыз,
Нәзирә Зиннур кызы.
Ихтирамлап без зурлыйбыз,
Сүнмәсен йөрәк кузы...
Чыннан да, мактамаслык түгел “Изге ай” клубына нигез салучы Нәзирә апа hәм Нурхәниф абыйны. Бу коллектив районда гына түгел, республика конкурслары, фестивальләрендә катнашып, күп санлы мактау кәгазьләре, дипломнар алып, кайда гына чыгыш ясамадылар. Халык ансамбле исемен алып, “Изге ай” халык фольклор ансамбле булып чыгыш ясыйлар.
Олы хөрмәткә лаек булган Мифтәхетдиновлар тормышы, хезмәт юлы ил тарихы белән тоташа: “Хезмәт кызыл байрагы”, “Почет билгесе” орденнары, бик күп медальләр белән бүләкләнгән Башкортстанның атказанган агрономы Нурхәниф Шәһәбетдин улы төрле елларда колхоз рәисе вазифаларын башкаручы, ал- ял белмичә эшләүче тырыш кеше була. Нәзирә Зиннур кызы – гомерен балалар тәрбияләүгә багышлаган укытучы, тәрбияче, озак еллар хатын-кызлар советы рәисе, агитатор була, җәмәгать эшләрендә актив катнаша.
Көне-төне колхоз эшен алып баручы Нурхәниф абыйның олы терәге була Нәзирә апа. Йорт эшләрен дә алып бара, 5 балага сөекле әни дә ул. Зөфәр Фәизов кичәдә бик тирән эчтәлекле эпизодларга тукталды: Нурхәниф абыйның мәрхүмә хатыны Наҗия апа (ул да укытучы иде) өч бала үстереп, олысы 8 яшьтә, кечесе 2 яшьтә булганда авырып вафат була. Бик олы кайгы кичереп йөргән Нурхәниф абый 22 яшлек Нәзирә апаны очрату вакыйгасын сөйләп, күңелләрне тетрәндерде.
Башкортстанның атказанган укытучысы, Русия Федерациясенең халык мәгарифе отличнигы Венера Әнгам кызы Карамова Нәзирә Зиннуровна белән Иванай урта мәктәбендә күп еллар бергә эшләве, аның һәркемгә ярдәмчел, яшьләргә үрнәкле тәрбияче булуы турында җылы сүзләр әйтте.
Дүртөйле район музее директоры, Наҗар Нәҗми исемендәге премия лауреаты Мөдәрис Мөсифуллин һәм шагыйрь Рафаэль Хафизов мондый матур гаиләләр турында тагын да фәһемле кичәләр үткәрергә кирәклеге турында әйттеләр.
“Дулкын” иҗат берләшмәсе әгъзалары Зилә Мөхәмәтова, Марсель Булатов, Ринат Нуретдинов, Тәнзилә Фәтхетдинова, Клара Сафаровалар шушы күркәм гаилә әгъзаларына иң яхшы теләкләрен җиткереп, шигырьләрен укыдылар. Яшьлеген кызганмый ятим сабыйларга ана булган Нәзирә Зиннур кызы үзе дә шигырьләр яза. Ул районда гына түгел, республика күләмендә иҗат җимешләре белән диплом hәм мактау кәгазьләренә, бүләкләргә ия булган кеше.
Биш баласына да югары белем биреп, тормыш юлына чыгарган Нурхәниф абый hәм Нәзирә апа бүген 10 онык, 4 туруннарының шатлыкларына сөенеп, үрнәкле гаилә булып яшиләр.
Венера Карамова,
хезмәт ветераны.

Башкортстан яңалыклары


Бүген телефон-интернет заманында хатлар язу дигән матур күренеш юкка чыгып бара. Хәтта армиядә хезмәт киткән солдатлар белән дә хәзер хат ...
21-02-2019 06:38
Күренекле актриса, СССРның халык артисты, С. Юлаев исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты Гөлли Арыслан кызы Мөбәрәкова арабыздан китте. Аңа ...
21-02-2019 05:28
Бүген иртән Сибайдан 250 бала Кырымга юл алган иде. Аларның 125е исән-сау Кырым шифаханәсенә барып җиткән. Тагын 125е соңрак килеп җитәчәк...
20-02-2019 15:59
... Җәйге аяз көн. Талгын гына, колакка ятыш музыка ишетелә. Тымызык кына, Агыйдел суыннан йомшап киткән дымлы җылы җил исә. Дулкыннарны я...
20-02-2019 07:08
Бу атна безне тотрыксыз һава торышы белән сынады. Көннәр җылытты. Ишеп кар яуды. Күп урыннарда ишек алларындагы  кар измәгә әверелде.  Тро...
20-02-2019 07:06
Бүген Сибай шәһәренең 250 баласы Кырымга юл алды. Алар Евпатория шәһәрендәге “Хыял” шифаханәсендә ял итәчәк. Төркемнең баш җитәкчесе, Сиба...
20-02-2019 05:47
Көчле кар республика водительләре тормышына үз төзәтмәләрен кертте. Иң каза күргәннәре – юл һәлакәтләренә эләгүчеләр. Мәсәлән, Нагаево пос...
19-02-2019 07:07
Кичә Уфада “Килмешәк” спектакле татарча тифлокомментарийлар белән күрсәтелде. Бу хакта беренче татар тифлокомментаторы, Татарстанның сукыр...
18-02-2019 13:42
Бу инцидент Уфаның Нижегородка бистәсендә булган. Чакыру буенча килеп җиткән пожарниклар, төтен-ялкын күренмәгәч, хәбәр итүче ханымнан “Нә...
18-02-2019 10:38
Чүп чыгару хакы арта икән дигән хәбәр соңгы көннәрдә яшен тизлегедәй таралды. Бүген республика Хөкүмәтендә үткән оператив киңәшмәдә дә бу ...
18-02-2019 07:51
Башкортстан республикасының Юстиция эшләре буенча дәүләт комитеты былтыр ничә гаиләнең таркалуы һәм аларның ничә ел үткәч аерылышулары хак...
18-02-2019 06:45
Русиянең һәм Башкортстанның халык артисты, Салават Юлаев исемендәге Башкортстан республикасы дәүләт премиясе лауреаты Заһир Валитов арабыз...
18-02-2019 06:34

Русия: кайда, кайчан, нәрсә?


Татарстанның халык шагыйре, Г.Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты Роберт Миңнуллин язучы Зифа Кадыйрованы Язучылар берлегенә алмауны...
20-02-2019 07:40
Ике млн доллар ришвәт алуда гаепләнгән экс-министр Алексей Улюкаевка чит ил берәмлегендәге һәм безнең сумнардагы акчаларын да, затлы сәгат...
19-02-2019 07:31
19 яшьлек Степан Цымбалны Погоново полигонындагы палаткада үле килеш тапканнар. Һәлак булган солдатның әти-әнисе  Воронеж янындагы 91711 с...
19-02-2019 07:29
Мәскәүнең МКАД юлында водительләр кичә иртән башына  пакет кидерелгән малайны табып алалар. Ул скотч белән ябыштырылган, малай пакетны сал...
19-02-2019 07:18
      19 февральгә каршы төндә, әгәр һава торышы аяз булса, русиялеләр 2019 елдагы иң зур Айны күрә алачаклар, дигән фараз биргәннәр иде. ...
19-02-2019 04:42
Хельсинкилылар "Мулла" фильмын югары бәяләгән. Кинокартинаны тамашачыга продюсер, «Татаркино» оешмасы директоры Миләүшә Айтуганова тәкъдим...
18-02-2019 12:30
Кичә Марат Бәшәровның хатыны интернет челтәрендә ире белән аерылышуын хәбәр итте. Аның сүзләренә караганда, ул озак вакытлар гаиләне сакла...
18-02-2019 12:28
Милли Шура рәисе Вәсил Шәйхразиев иҗтимагый оешмалар эшчәнлеген финанслауның башка ысулларын эзләргә кирәклеген әйтте. Бу хакта "Татар-инфор...
18-02-2019 12:23
  21 яшьлек Станислав Мавренков подъездга култык таяклы кешенең кереп китүен һәм бераздан соң аны аннан чыгарып җибәрүләрен күреп алган. ...
16-02-2019 16:50
Ульяновскидагы хәрби училище курсантлары эхинококкозны насвай (чәйни торган тәмәке, составында терлекләр тизәге дә бар) кулланып эләктергә...
15-02-2019 08:09
Экспертлар быел дуңгыз итенең бәясе төшә, ди. Ул якынча биш процентка арзанракка сатыла башларга тиеш, имеш. Милли ит ассоциациясе (андые да...
15-02-2019 07:51
Җәвит Шакировның улы Искәндәр үзенә карата язылган "Син талантсыз!", "Элвин Грейның копиясе булырга тырышучы", "Әти-әнисе аркасында кыланы...
15-02-2019 07:49

Дөнья


Аяк киемегез үз урынында гына булсын Русиянең аяк киемнәре җитештерүче RALF RINGER компаниясе GPS-трекерлы олтыраклар (стельки) эшләгән. ...
21-02-2019 09:11
Хәтерегездә булса, гәзитебезнең элекке саннарының берсендә авырлы курчак турында язган идек. Ә бүген менә яңа хәбәр: әлеге курчакларны җит...
21-02-2019 09:09
Бельгиядә 27 пенсионер Германия хөкүмәтеннән 1941 елда Өченче рейх фюреры Адольф Гитлер вәгъдә иткән өстәмә пособиеләрне элеккечә алып ятк...
20-02-2019 15:12
Иракта Дняла провинциясендә яшәүче  25 яшьлек хатын алты кыз һәм бер малай тудырган дип язган идек: http://www.omet-rb.ru/d-nya/1820-beryu...
20-02-2019 09:04
Көньяк Кореянең Коян шәһәрендә яшәүче ирнең ашказаныннан ике килограммга якын таш, шешә капкачлары һәм акча тәңкәләрен операция ясап алган...
20-02-2019 08:26
Лондонның Брунель университеты мөселман кызларын спортка яңа хиҗаб ярдәмендә җәлеп итәргә өметләнә. Уку йорты үзенең эмблемасы ябыштырылга...
20-02-2019 07:24
Туристларның да була төрлесе дияргә генә кала түбәндәге хәлне сөйләр алдыннан – Кытайның Гуандун провинциясендә арканнан эшләнгән канат-кү...
20-02-2019 07:10
Иракта дөньяда икенче тапкыр берьюлы җиде игезәк бала туган. Илнең Дняла провинциясендә яшәүче  25 яшьлек хатын алты кыз һәм бер малай туд...
19-02-2019 08:05
55 яшьлек инглиз кешесе Пол Бич хат ташучы булып эшли. Шулай ук фотосурәтләр ясау белән дә мавыга. Ә менә бу ябалакны төшереп алу аңа шакт...
19-02-2019 07:11
“Эчкән баштан киткән!” – дип аңлаткан Леди Гага кулына ясаткан татуировкасындагы хатаны Instagram-аккаунтында.  Америка җырчысы һәм актрис...
19-02-2019 06:36
Төньяк Һиндстанда яшәүче Шанкар Рай шимбә көнне гадәттәгечә өендә ял иткән булган. Бүлмәгә шуышып кергән агулы елан аны көтмәгәндә чаккан....
19-02-2019 05:58
АКШ һәм Дания галимнәре Төньяк Америка өчен климат үзгәрешләре фаразларының интерактив картасын төзегән. Хәзер Интернет белән файдаланган ...
19-02-2019 04:54