Укладка ламината на пол. Быстрая укладка ламината своими руками видео. Укладка ламината по диагонали. Пробковое покрытие для пола. Качественная укладка пробкового пола. Пробковый пол плюсы и минусы. Смеси для выравнивания пола. Быстрое выравнивание бетонного пола. Выравнивание пола стоимость. Самоделки для дома. Лучшие самоделки для дома своими руками. Полезные самоделки для дома. Как обустроить кухню. Как обустроить маленькую кухню быстро. Как обустроить кухню фото. Как открыть свой магазин. Хочу открыть магазин с большим капиталом. Сколько стоит открыть магазин. Диван своими руками. Как сделать диван своими руками для дома. Диван своими руками чертежи. Дизайн маленькой кухни. Красивый дизайн интерьера кухни фото. Малогабаритные кухни дизайн.

 

 

Туган йортларына кайтсыннар

Туган йортларына кайтсыннар
Исәнмесез “Өмет” гәзите хезмәткәрләре! Без, Дүртөйле районы Күккуян авылында яшәүчеләр, гәзитнең 25нче санында дөнья күргән “Йозаклы капка” язмасын укыганнан соң сезгә мөрәҗәгать итәргә булдык.
Заманында алты почмаклы итеп салынган, тышланган йорт гөл кебек балкып утыра иде. Ләкин Хәервара абый вафатыннан соң бер нәрсә дә яңартылмагач, йорт та искерде. Без, авыл халкы, шуны аңлый алмыйбыз – ни өчен йорт хуҗасы өйне улына васыять итеп калдырганнан соң ул тагын икенче кешегә васыятьләнә? Чынында исә бүген авылдашыбыз Рүзидәнең торыр урыны юк, җитмәсә инвалид. Без, авылдашлар, туган йорты искерә төшсә дә, ул Рүзидәгә булсын иде, туганнары җыелып, әти йортына кайтырлар, ишек алдын чүп үләненнән арындырырлар, авылыбыз да матурланыр дибез.

Тулысынча:Туган йортларына кайтсыннар 

Эшең компьютерга бәйле булса

Тормыш иптәшемнең эше компьютер белән бәйле: көнозыны шуның артында утыра. Болай да арып кайта иде, яңарак авырга калгач, бөтенләй йончыды. Авырлы хатыннарга компьютер белән бәйле эштә бәрәр төр кагыйдәләр бармы икән?

Мансур Идрисов.
Уфа районы.

Тулысынча:Эшең компьютерга  бәйле булса

Штраф салулары дөресме?

Штраф салулары дөресме?

Безнең эштә “соңга калган өчен – 3 мең штраф”, “бәдрәфтә тәмәке тарткан өчен – 4 мең штраф” дигән игъланнар элеп куйганнар. Бер офиста “документларда хата җибәргән өчен – 5 мең штраф” дигәнрәк язу да күргән идем әле. Эштәге кагыйдәләрне бозган өчен штраф салу дөрес микән ул?
Луиза Галимуллина.
Туймазы шәһәре.

Тулысынча:Штраф салулары дөресме?

Дөреслек табылсын иде

Әлфия Ильясованың “Өмет”нең 19 санында дөнья күргән “Дөреслекне эзләп” мәкаләсен бер тын алышта укып чыктык.

Булган хәлләр тетрәндергеч. Әлфиянең энесенең исеме язылмаган. Ләкин без кемнәр, нинди авыл турында сүз барганын аңладык. Безнең гаилә 20 еллап элек ул кешеләр белән ут күршеләр булып яшәдек. Авариягә эләккән егет безнең күз алдында үсте. Бәләкәйдән үк бик акыллы, тәртипле, эшкә тырыш, кешеләргә ярдәмчел булды. Әти-әниләре һәрчак авылда хөрмәтле, абруйлы кешеләр булды.
Бу хәлләр турында без ишетеп калган идек шул. Ләкин тикшерүчеләрнең дөрес булмаган гамәлләре аркасында егетне гаепле эшләргә тырышулары зур борчуга салды. Без апасының энесенең гаепсезлеген дәлилләргә тырышуын хуплыйбыз. Дөреслекне тапсыннар иде дигән теләктә калабыз. Юлларында гел миһербанлы кешеләр очрасын.
Венера һәм Шәүкәт Хисмәтовлар.
Уфа районы, Кызыл Яр авылы.

“Ак калфак” –Кушнаренкода

Бөтендөнья Татар конгрессы каршындагы “Ак калфак” иҗтимагый оешмасы бүлеге безнең Кушнаренко районында да оештырылды. Оешманың төп максаты –татар хатын-кызлары мәнфәгатьләрен кайгырту, гаилә, туган телебез, гореф-гадәтләребез, йолаларыбыз сагында тору.

Оешманың җитәкчесе итеп Фәндидә Туктаргали кызы Харрасова сайланды. Беренче очрашу район үзәк китапханәсендә узды. “Әдәбиятнең гаиләдә, тормышта бала тәрбияләүдә әһәмияте” дип аталды ул чара.

Тулысынча:“Ак калфак” –Кушнаренкода

 Безнең партнерлар

  

Государственное унитарное предприятие Республики Башкортостан Издательский дом «Республика Башкортостан»
Филиал: Редакция газеты «Омет»- филиал государственного унитарного предприятия Республики Башкортостан Издательский дом «Республика Башкортостан»
450079, г. Уфа, ул. 50-летия Октября, дом 13, 9 этаж, тел. 273-94-38, 273-64-81, e-mail: omet-ufa@mail.ru
Вся информация и материалы, размещенные на сайте редакции газеты «Омет» защищены международным и российским законодательством
об авторском праве. Все сообщения газеты «Омет» предназначены для пользователей старше 12 лет.
При перепечатке или цитировании ссылка на газету «Омет» обязательна.
Дизайн сайта- Абдуллин Фаниль
>