Хыялларны чынга ашырам

   «Рәйхан» сәхифәсе кем турында сөйләсә дә, аның геройлары үзгә. Салават  шәһәрендә яшәүче шәфкать туташы Люзия Алтынбаева  да шундыйлар рәтенә керә. Җитди һөнәр иясе-ак халатлы ханымның эштән соң курчак уйнап утыруын күз алдына китерә аласызмы? Мин дә күз алдына китерә алмас идем. Сәер тоелыр иде бу хәл. Баксаң, героебыз үзе ясаган курчаклар белән уйный икән. Бүген курчак уйнар заманмы, дияр берәүләр, тормыш мәшәкатьләренә сылтанып. Ә Люзиянең кечкенә чагында  булды микән курчак уйнар чагы?

    Люзия ханым  безнең сорауга бертуган апасы Фәния Фәйзуллина шигырьләре ярдәмендә җавап бирде. Баксаң, бу ишле  гаиләдә  шагыйрә дә  бар икән...

                                       Иң кечесе булган бишектә ...

 

  ...Кайтып килә әни эштән арып,
 Йөзкәйләрендә - сабыр елмаю,

Йөгерәбез аны каршыларга ,

Абынып егылсак та, еламый.

Йөгерәбез ярыша-ярыша ,
Бер -беребезне читкә этәреп,

Иң кечебез артта кала икән,

Әнкәбез   ала аны күтәреп.
Иң кечебез йөгерерлек булгач...

Искә төшерик әле ничек тә,

Иң кечебез түгел икән әле,

Анысы булган икән бишектә...

                            Ф. Фәйзуллина

Тулысынча:Хыялларны чынга ашырам

Барысын да соңлап аңлыйбыз...

             

      Башкортстан һәм күрше Татарстан сәхнәләрендә   игълан иткән җырлар арасында еш кына ”сүзләре Рәмзинә Тимерованыкы ”дигәнне ишетергә туры килә. Салават Фәтхетдинов,Хәния Фәрхи, Хәмдүнә Тимергалиева, Зәйнәп  Фәрхетдинова, Фәдис Ганиев,Габделфәт Сафин, Фәридә Тимербаева, Роберт Тимербаев, Гүзәл Деникеева, Айгөл Барыева  һәм башкалар җырлый аның шигырьләренә язылган җырларны.”Әче-әче”, “Кеше бәхетенә үрелмәгез, “Язмышлардан узмыш булмый димә” кебек хитлар авторы,Агыйдел шәһәрендә яшәүче  Рәмзинә  Тимерова - бүген “Рәйхан” сәхифәсе кунагы.

Тулысынча:Барысын да соңлап аңлыйбыз...

Арабызда берәү

  Мин Мәхмүд ага Рәфыйков белән 2014 елның  ноябрендә Уфада  үткәрелгән Беренче “Акбузат ” Халыкара  милли һәм этник кино фестивалендә таныштым. Алдымда Юрий Гагаринны беренче булып кинотасмага төшергән кеше басып торуына ышану да кыен  иде. Легендар шәхес, каһарман  кинооператор Мәхмүд Мөхәммәдҗан улы турында без  ни өчен моңа кадәр белмәдек тә, ишетмәдек тә? Барыбызны да борчыган бу сорауга җавап гади булып чыкты. Мәхмүд ага күп еллар яшерен объектларны төшергән.

Тулысынча:Арабызда берәү 

Мин тормышны өзелеп яратам!

2015 ел – Әдәбият  елы  ахырына  якынлашуын исәпкә алып, сезгә шагыйрәнә күңелле  кеше хакында сөйләргә булдык. Иҗат утында янган Рида Әхмәт кызы Мусина (Сәлимгәрәева) Чакмагыш районы Тамьян авылында туып-үскән.  Язмыш аны  Чиләбе өлкәсе Катав-Ивановск шәһәренә илтә. Туган җиреннән еракта яшәсә дә, якташларын,  авылын, телен  онытмый ул. Бер-бер артлы шигырь китаплары чыгара. Менә шулай шома гына сөйләп туктарга да  булыр иде Рида ханым хакында, тик... ашыкмыйк әле...  Аның үзенә сүз бирик...

Тулысынча:Мин тормышны өзелеп яратам!

Сөю хакына

“Рәйхан” тапшыруларының  берсендә  мин тамашачыларга  каһарман шагыйрә Кәүсәрия Шафикова турында  сөйләгән идем. Шул көннән алып, Кәүсәриянең  батырлыгына  ияреп, каты авыру  белән тарткалашкан дистәләрчә  кеше белән очрашырга  туры килде.

Тулысынча:Сөю хакына

 Безнең партнерлар

  

Государственное унитарное предприятие Республики Башкортостан Издательский дом «Республика Башкортостан»
Филиал: Редакция газеты «Омет»- филиал государственного унитарного предприятия Республики Башкортостан Издательский дом «Республика Башкортостан»
450079, г. Уфа, ул. 50-летия Октября, дом 13, 9 этаж, тел. 273-94-38, 273-64-81, e-mail: omet-ufa@mail.ru
Вся информация и материалы, размещенные на сайте редакции газеты «Омет» защищены международным и российским законодательством
об авторском праве. Все сообщения газеты «Омет» предназначены для пользователей старше 12 лет.
При перепечатке или цитировании ссылка на газету «Омет» обязательна.
Дизайн сайта- Абдуллин Фаниль
>