Штраф күләме артырмы?

Русия Эчке эшләр министрлыгы медицина тикшерүеннән баш тартучыларга штраф күләмен арттырырга ниятли. Бу турыдагы закон проекты норматив хокук актларының федераль порталына урнаштырылган да инде.
Полиция хезмәткәрләре медицина тикшерүеннән баш тарткан водительләрнең таныклыгын алу вакытын озайту һәм штраф күләмен арттыру яклы. Бүгенгесе көндә штраф 30 мең булса, аны 35 меңгә кадәр күтәрергә тәкъдим итәләр. Тикшерү үтүдән баш тартучыларны әле 1,5-2 елга кадәр водитель таныклыгыннан мәхрүм итәләр. Яңа закон проектында аны 3 елга кадәр озайту каралган. Әгәр дә мәгәр бу закон кабул ителә калса, медицина тикшерүеннән баш тартучыларны, эчкән килеш эләгүчеләргә караганда да катырак җәзага тарттырачаклар булып чыга. 2016 елда медицина тикшерүеннән баш тарткан 246 мең водительгә карата административ эш ачылган.

Тулысынча:Штраф күләме артырмы?

Эвакуаторга түләү үзгәрә

Республика хөкүмәте рөхсәт ителмәгән урында калдырылып штраф тукталышына эвакуацияләнгән машиналар өчен түләү тарифларына үзгәрешләр кертү хакында белдерде.

Яңа исәпләү методикасында  автомобильне эвакуацияләү, штраф тукталышында саклау һәм штраф түләү вакыты күрсәтелгән. Штраф күләме һәрбер төбәктә эвакуация оешмалары арасында  тендер үткәрү юлы белән раслана. Белгечләр әйтүенчә, ул 2-3 мең аралыгында булырга тиеш. Бүгенгесе көндә Мәскәү шәһәрендә машина эвакуацияләү 7 мең сум тәшкил итә. Әйткәндәй, узган ел ЛДПР барлык төбәкләрдә дә бертөрле кагыйдәләр һәм бертөрле хаклар булырга тиеш  дип үз тәкъдимен керткән иде. Ләкин бу тәкъдим кабул ителмәде. Һәм бу, минемчә, дөрестер дә. Чөнки Мәскәү яки Төмән өлкәсендәге хезмәт хакларын безнеке белән чагыштырып булмый бит инде. Алдагы елларда, штраф һәм транспортны эвакуацияләгән  өчен тиешле сумманы түләми торып, машинаны штраф тукталышыннан алып чыгып булмый иде.

Тулысынча:Эвакуаторга түләү үзгәрә

Кул радарлары кире кайта

Узган елның 30 июлендә Русия эчке эшләр министры Владимир Колокольцевның “ЮХХДИ хезмәткәрләре арасында коррупцияне искәртү һәм профилактика эшләре үткәрү” дип исемләнгән боерыгы дөнья күргән иде. Әлеге боерык төбәкләр идарәләре җитәкчеләренә җиткерелде.
Боерык нигезендә кул радарларын файдалану тыелды. Машина йөртүче һәркемнең, куак артына качып, кул радарлары белән эш итүче инспекторларны очратканы бар. Бу боерык 1 августтан үз көченә керде. Шуннан соң ике-өч көн үтүгә Ставрополь краенда элеккечә эшләүче инспекторларны тотканнар иде.

Тулысынча:Кул радарлары  кире кайта

Мотоциклга өстенлек бирелерме?

Соңгы елларда тормыш шундый тиз үзгәрә. Әле 20-30 еллар элек кенә авыл җирендә мотоциклы булган кеше бай санала иде. Бүген инде авылда да мотоциклда йөргән кешене бик сирәк кенә күрергә була. Аның каравы, зур шәһәрләрдә, машиналардан да кыйммәтрәк япон һәм немец мотоцикллары көннән-көн арта бара. Аларга машиналарныкыннан куәтлерәк двигательләр куела. Шуңа күрә дә алар яшен тизлегендә чаба.

Тулысынча:Мотоциклга өстенлек бирелерме?

Мошенниклар җаен табып тора

Соңгы ике-өч ел эчендә машина страховкалау өлкәсендә шау-шуларның тынып торганы юк.

Страховкалау полисларының имин-лек чараларын арттырып торалар. Узган елның 1 июленнән яшел урынына кызгылт төстәге яңа төр полис бланклары кертелде. Аны да эшләргә өйрәнделәр. Инде 2017 елның 1 гыйнварыннан электрон рәвештә полислар сатып алып була башлагач күпләр тынычланган иде. Әмма мошенниклар йоклап ятмый. Алар страховкалау компанияләре сайтла-рының клоннарын булдырып, я булмаса компаниянең арадашчысы дип ялган электрон полислар сата башлаганнар. Русия автомобиль, страховкалаучылар союзы (РСА) директоры урынбасары Сергей Ефремов: “Соңгы көннәрдә генә дә 2 меңләп ялган электрон полис сатылу ачыкланды”, – дип белдерде. Компанияләр арадашчылар аша эшләми дип кисәтә ул. Полиссыз да, акчасыз да каласыгыз килмәсә, РСАның сайтына кереп электрон полис сатарга хокуклы компанияләр белән танышып чыгарга кирәк. Уяу булыгыз, бурлар йокламый.

 Безнең партнерлар

  

Государственное унитарное предприятие Республики Башкортостан Издательский дом «Республика Башкортостан»
Филиал: Редакция газеты «Омет»- филиал государственного унитарного предприятия Республики Башкортостан Издательский дом «Республика Башкортостан»
450079, г. Уфа, ул. 50-летия Октября, дом 13, 9 этаж, тел. 273-94-38, 273-64-81, e-mail: omet-ufa@mail.ru
Вся информация и материалы, размещенные на сайте редакции газеты «Омет» защищены международным и российским законодательством
об авторском праве. Все сообщения газеты «Омет» предназначены для пользователей старше 12 лет.
При перепечатке или цитировании ссылка на газету «Омет» обязательна.
Дизайн сайта- Абдуллин Фаниль
>