“Премьер”ның җырлы юлы

Моннан ике ел элек оешып, республика җыр сәнгатенә искиткеч кызыклы нео-классика юнәлешен алып кергән “Премьер-Квартет” төркеме белән, бәлки, күпләр таныш та түгелдер әле. Ә инде төркемнең чыгышларын күргән, җырларын ишеткәннәр аларның дөньякүләм дәрәҗәсендәге башкару осталыгына таң кала.

Тулысынча: “Премьер”ның җырлы юлы

“Мизгелне ябабыз, исәп-хисап тотабыз”, –

ди Башкорт дәүләт филармониясенең иҗат коллективлары.

Республикабызның сәнгать оешмалары тиздән быелгы иҗат мизгелен ябу тамашаларын тәкъдим итәчәк. Әйтик, иң беренчеләрдән булып,
24 майда Башкорт дәүләт филармониясе бу уңайдан зур бәйрәм оештыра.

“Отчетный концерт” дигән программабыз бик кызыклы һәм бай эчтәлекле булачак – 2017 елның иң чагу премьера проектлары: “Курай бәйрәме. Җил тудырган музыка”, “Иң яхшы көн”, “Музыка теней”, “Сәнгать белән диалог”, “Вир-туаль концерт залы”, мюзикл “Сказка о Спящей красавице и семи богатырях…” һәм башка-ларының их кызыклы мизгеллә-реннән генә тупланган тамаша әзерләнә. Димәк, үз тамашачысы алдында чын-чынлап хисап тотачак концерт оешмасы. Шушы уңайдан без филармониянең рек-лама һәм җәмәгатьчелек белән элемтә тоту эшләре бүлеге начальнигы Ирина Ишемьярова (Захарова) һәм баш мөхәррир Эльнара Шәфыйкова белән очрашып сөй-ләштек.

Тулысынча:“Мизгелне ябабыз,  исәп-хисап тотабыз”, –

“Заман” алга!

«Заман» этно-пректы «Liet international» халыкара музыкаль конкурсында финалга чыкты. Европаның 30дан артык иленнән җыелган катнашучылар арасында сигез генә финалист икәнен исәпкә алсаң, бу зур уңыш. Ә конкурсның финалы Норвегиянең Кеутукейн шәһәрендә узачак.

Коллектив жюри әгъзаларын башкорт телендәге “Суытма” (Ф.Янбаева сүз.,А.Хамзин көе) җыры белән таң калдырган. Аның “Пульсом” дип аталган русча варианты да бар. 

–Бу безнең өчен зур мәртәбә һәм җаваплылык. Югары профессиональ дәрәҗәдә чыгыш ясап, Норвегия тамашачысын башкорт теле белән таныштырырга, заманча музыка аша республикага кызыксыну арттырырга тиешбез. Без җиңү белән кайтырга өметләнәбез! – ди “Заман”ның солисты Елена Муфтахина.

Җиңү өчен финалда Германия, Франция, Норвегия, Нидерланд һәм Русия музыкантлары көрәшәчәк.

 

"ЗөЛәйлә" триосы таркалганмы?"ЗөЛәйлә" триосы кызлары өчәү булса да, соңгы арада төркем ике кешелек составта ешрак күренә. Сүз Ләйсән Мәхмүтова белән Ләйсән Закирова турында. Халык триога ни булган, ни өчен кызлар икәү генә чыгыш ясый, дип кызыксына башла

"ЗөЛәйлә" триосы кызлары өчәү булса да, соңгы арада төркем ике кешелек составта ешрак күренә. Сүз Ләйсән Мәхмүтова белән Ләйсән Закирова турында. Халык триога ни булган, ни өчен кызлар икәү генә чыгыш ясый, дип кызыксына башлады. Сәбәбен безгә "ЗөЛәйлә" триосына нигез салган җырчы Ләйсән Мәхмүтова аңлатты.

– "ЗөЛәйлә" триосының рәсми эш урыны – "Казан" милли-мәдәни үзәге, ягъни шәһәр филармониясе. Билгеле булганча, трио солисты Зөлфия Вәлиева параллель рәвештә К.Тинчурин театрында да эшли. Һәм ул һәрвакыт театрның үзе өчен беренче урында булуын әйтеп килде. Соңгы араларда Зөлфиянең спектакльләре һәм безнең концертлар еш туры килә башлады, шуңа күрә Ләйсән белән икәү генә чыгыш ясарга мәҗбүр булдык. Чираттагы зур гастроль турына безнең белән бара алмагач, Зөлфиягә филармониядән китәргә туры килде. Филармониядә эшләүче "ЗөЛәйлә" хәзер ике кешелек составта. Ләкин эштән тыш чакырган җиргә без өчәү барып җырлыйбыз, тулы составта эшлибез, – дип сөйләде Intertat.ru хәбәрчесенә Ләйсән Мәхмүтова.

Һәр концертта тамашачы, яныбызга килеп, "Өченчегез кая?" дип сорый. "Театрда", –дип җавап бирәбез. Инде ул сорауларга җавап биреп арып беттек. Башта Зөлфиядән башка җырлавы читенрәк булды, чөнки ике ягыңда кеше булуга, һәркемнең үз куплетын җырлауга күнектек. Әмма безгә яңа кеше кирәкми, чөнки аны өйрәтү бик озак һәм кыен булыр иде. Шуны әйтәсем килә: ике кеше булсак та, төркемдәге энергетика һәм җылылык кимеми, сәхнәне элеккечә шау-гөр китерәбез. Аннан соң үземнең генә аерым чыгышларым да бар. Әмма бу "ЗөЛәйлә"дән киттем дигән сүз түгел. Минем җырчы һәм автор башкаручы буларак, үсәсем, камилләшәсем килә, –диде Ләйсән.

Эльвира Шакирова. 

Интертат.ру.

 

Артистлар ни кылана?

Карап-карап торам да, тагын бер карап куям, дигәндәй, бүген “сәхнә” белән “сәнгать” төшенчәсе бер-берсеннән тулысынча аерылып бетеп бара, ә менә “артист” белән “гайбәт” синонимга әйләнеп килә шикелле. Кайсы гына гәзит яки журналны, радио яки телевидениене карама (интернетын әйтеп торасы да юк) җырчыларны сөйлиләр, җырчыларны “чәйниләр”.

Тулысынча:Артистлар ни кылана?

 Безнең партнерлар

  

Государственное унитарное предприятие Республики Башкортостан Издательский дом «Республика Башкортостан»
Филиал: Редакция газеты «Омет»- филиал государственного унитарного предприятия Республики Башкортостан Издательский дом «Республика Башкортостан»
450079, г. Уфа, ул. 50-летия Октября, дом 13, 9 этаж, тел. 273-94-38, 273-64-81, e-mail: omet-ufa@mail.ru
Вся информация и материалы, размещенные на сайте редакции газеты «Омет» защищены международным и российским законодательством
об авторском праве. Все сообщения газеты «Омет» предназначены для пользователей старше 12 лет.
При перепечатке или цитировании ссылка на газету «Омет» обязательна.
Дизайн сайта- Абдуллин Фаниль
>