Алло, “Өмет” тыңлый! № 19, 12 май, 2017

Ни өчен түләмиләр?

“Минем сезгә барыбызны да борчыган соравым бар иде. Ни өчен балалар бакчасында эшләгән тәрбиячеләргә генә эшкә дәртләндерү акчасын түлиләр, ә тәрбияченең ярдәмчесенә бернинди дә түләү юк? Без коры окладка эшләп йөрергә мәҗбүрбез”.
Бүздәк районы.


Әлеге сорауга җавапны Бүздәк районының мәгариф бүлеге җитәкчесе Кашафетдинов Илгиз Әсхәт улы бирде: “Кызганычка каршы, тәрбияче ярдәмчеләре коры окладка эшләп йөрергә мәҗбүрләр. Чөнки “Мәктәпкә чаклы белем бирү учреждениеләрендә эш хакы түләү турында”гы положениегә ярашлы тәрбияче ярдәмчеләренә башка түләүләр каралмаган.

Йортны калдыра аламмы?

“Мин бәләкәй чактан ук 2 нче төркем инвалид. Әти- әни йортында берүзем торып калдым. Бертуган абый, сеңелләрем йортны сатарга тәкъдим итә. Тик минем сатасым килми. Миңа 60 яшь. Шушы уңайдан сезгә берничә соравым бар иде:
1. Йортны үземне караган кешегә язып калдыра аламмы? 2. Моны ничек эшләргә? 3. Мин вафат булганнан соң, туганнарым ул йортны талап ала алмыйлармы? Минем балаларым юк”.
Рәис Харисов.
Дәүләкән районы, Алга авылы.


Сезнең сорауга җавапны БДУның Хокук институты юридик клиникасы администраторы Рузилә Якупова бирде.
– Гражданнар кодексына ярашлы әти-әниегезнең милегенә сезнең һәм сеңлегез белән абыегызның тигез хокуклары бар. Бары тик васыятьнамә (завещание) булган очракта гына милекне мирас итеп алу икенче төрле карала. Нәтиҗәдә бу йорт өч тигез өлешкә бүленергә тиеш. Тик ничек кенә булса да, әлеге йортта сез үзегезнең өлешегезне теркәлгән булсагыз, сезне беркем дә куып чыгара алмый. Йортны икенче кешегә калдыруга килгәндә, сез нотариус аша завещание язып калдыра аласыз. Әгәр дә ул закон буенча рәсмиләштерелгән булса, аны беркем дә тартып ала алмый.

“Почетный донорларга” нинди льготалар бар?

“Үткән елны миңа “Почетный донор” исемем булган өчен тубыкка операцияне чиратсыз ясарга тиешләр дигәннәр иде. Тик мин дәваханәгә барган идем мине тыңлап та тормадылар. Чынында безгә нинди льготалар бар икән?”.
Рәисә Якупова.
Авыргазы районы, Толбазы авылы.


Рәисә апа, 125 санлы федераль закон буенча почетлы донорларга түбәндәге льготалар каралган:
1. Муниципаль һәм дәүләт медицина учреждениеләрендә буш-
лай дәвалану;
2. Табибка чиратсыз керә аласыз;
3. Эндопротезга һәм теш-
ләрне дәвалауга льготалар каралган;
4. Төрле даруларга 50 про-
цент ташлама;
5. Эшләгән донорларга елның теләгән вакытында түләнә торган отпуск;
6. Шәһәрара транспортла-
рында һәм җәмәгатьчелек транс-
портында бушлай йөри алалар;

Пенсия турында

Пенсия турында

“2015 елның 2 июлендә III төркем инвалидлык турында танытма бирделәр. 2016 елның 1 июлендә тагын килерсең дип әйттеләр. Кызганычка каршы, мин вакытында бара алмадым. Шулай да 1 августтан тукталырга тиеш пенсияне мин тагын 4 ай буена алдым. Беркөнне пенсия фондына чакырып, сезгә ялгыш түләгәнбез дип әйттеләр. Гариза яздырдылар, бурычыгызны түләгез дип әйттеләр. Хәзер ай саен пенсиядән тотып алып калалар. Алар минем пенсияне алып калырга хокуклымы?”

 

 Э. Фәйзуллина .Чишмә авылы.

 

Әлеге проблема буенча без РФ Пенсия фондының БР буенча бүлекчәсенә мөрәҗәгать иттек. Әлбәттә, тиеш булмаган очракта  сезгә пенсия түләнеп бару – ул, иң беренче чиратта пенсия фондының хатасы. Сез ул акчаларны кире кайтармаска да мөмкин идегез, тик сез гариза язып, аларны кайтарырга ризалашкансыз. Бу очракта алар шул гаризага таянып, пенсиягездән ай саен акча тотып кала алалар. 

 

Янә ОДН турында

Янә ОДН турында

“Безне борчыган нәрсә ОДН дип атала, электр өчен түләүгә кагыла. Бу хәл 2014 елның октябрь аенда башланды. Безнең йорт 3 катлы, 3 подъездлы. Октябрь аенда подъездда урнашкан счетчикларны тикшереп йөрүче контролерны кыскарттылар да, 24 квт. сәг. ОДН өстәп китерделәр. “Подъездда янган лампочкалар өчен” дип без аны түләдек. Ә ноябрь аена 156 квт. сәгать ОДН өстәп китерделәр. Шулай итеп түләмәгәннәр өчен без үзебезнең кесәдән түләргә тиешбез. Алар бит безнең балигь булмаган балаларыбыз түгел ОДН дигән нәрсәне Сантыйлар илендәге могҗизалар кыры белән чагыштырасы килә. Чөнки ул Базилио песи һәм Алиса төлке кебек аферистларга алтын тәңкәләр үстерү өчен бик яхшы ысул бугай”. 

Фларит НӘсибуллин .

Чакмагыш авылы. 

 

ОДН турында күп сөйләдек, күп яздык. Шулай да әлеге темага тагын бер тапкыр тукталып китәбез. 2017 елның 1 гыйнварыннан Торак кодексына яңа үзгәрешләр кертелде. Аларга ярашлы, ОДН хәзер норматив буенча исәпләнәчәк, аны төбәкнең Тарифлар буенча дәүләт комитеты билгеләргә тиеш. Икенче төрле әйткәндә, идарә итүче оешмалар ОДН өчен исәпне куелган тарифтан артыграк исәпләсәләр, бу инде законны бозуга керә. 

Шулай ук фатир хуҗалары гомум җыелыш җыеп, Торак надзоры буенча комитетка мөрәҗәгать итеп ОДНның суммасын үзгәртергә хокуклылар. Яңа закон алдакчы оешмаларга ОДН графасына өстәп акча язуларга юлны кыскартачак дип күзаллана. 

 

Пособиеләр күләме

Пособиеләр күләме

 

2017 елның 1 февраленнән балалар пособиеләренең күләме артты дип ишеткән идек. Күпмегә артты икән алар? 

 

Самира Әхмәтвәлиева. Әлшәй районы. 

 

Чынлап та, 2017 елның 1 февраленнән башлап халык телендә “декретный” һәм “балалар” пособиесе дип йөртелгән түләүләрнең күләмнәре артты. 

1.Йөклелекнең 12 атнасына  кадәр медицина учреждениеләрендә исәпкә баскач ала торган пособиенең күләме 613,14 сум тәшкил итә. 

2. Бала туганнан соң бер тапкыр ала торган пособие күләме 16 350, 33 сумга җитте. 

Балага 1,5 яшь тулганга кадәр ай саен бирелә торган пособиенең минималь күләме беренче бала өчен 3065,69 сум тәшкил итә, икенче һәм аннан соң туган балалар өчен 6131,37 сум. Ә инде эшләгән аналарга әлеге пособие уртача эш хакының 40% күләмендә түләнә. Шулай да аның максималь суммасы 23 120, 66 сумнан артып китмәскә тиеш 

3.Йөклелек һәм бала табу буенча пособиенең (декрет акчалары, бала тапканга кадәр 70 көн һәм бала тугач 70 көн) бер ай өчен максималь суммасы 57, 833,33 сум тәшкил итәчәк. 

4.Чакырылыш буенча хәрби хезмәт үткән хәрбинең авырлы тормыш иптәшенә бер тапкыр бирелә торган пособие күләме 25,892,45 сум тәшкил итә,  ай саен баласына бирелә торган пособие күләме– 11 096,76 сум. 

Субсидияне ничек алырга?

Субсидияне ничек алырга?

Мин ике бала әнисе, әлеге вакытта декрет ялындамын. Гаиләдә бары тик тормыш иптәшем генә эшли. Безнең гаилә торак коммуналь хезмәтләр өчен субсидия алырга хокуклымы? 

 

Сания ТӨхвӘтуллина . 

Уфа шәһәре. 

 

Әйткәндәй, безнең редакциягә мондый сораулар еш килә. Сезгә җавап итеп шуны әйтәбез, дәүләттән матди ярдәмне барлык гражданнар да ала ала. Әгәр дә квартплата өчен түләүләр сезнең гаилә бюджетының 22 процентыннан арта икән, социаль хезмәткә яисә МФЦга мөрәҗәгать итә аласыз. Аннан соң инде коммуналь уңайлыклар өчен ай саен түләп барасыз һәм  соңыннан сезнең банк исәбенә компенсацияне кайтарачаклар. Бер генә шарт бар: сезнең квартплата буенча бурычларыгыз булмаска тиеш. 

 Безнең партнерлар

  

Государственное унитарное предприятие Республики Башкортостан Издательский дом «Республика Башкортостан»
Филиал: Редакция газеты «Омет»- филиал государственного унитарного предприятия Республики Башкортостан Издательский дом «Республика Башкортостан»
450079, г. Уфа, ул. 50-летия Октября, дом 13, 9 этаж, тел. 273-94-38, 273-64-81, e-mail: omet-ufa@mail.ru
Вся информация и материалы, размещенные на сайте редакции газеты «Омет» защищены международным и российским законодательством
об авторском праве. Все сообщения газеты «Омет» предназначены для пользователей старше 12 лет.
При перепечатке или цитировании ссылка на газету «Омет» обязательна.
Дизайн сайта- Абдуллин Фаниль
>