Хочу продать квартиру. Ипотека можно ли продать квартиру быстро. Можно продать долю в квартире. В каком банке брать ипотеку. Стоит ли брать ипотеку сегодня. На какой срок брать ипотеку. Утепление стен своими руками. Быстрое утепление стен пенопластом своими руками. Технология утепления стен. Ремонт видеокарты ноутбука. Быстрый ремонт видеокарты своими руками. Сколько стоит ремонт видеокарты. В каком банке взять автокредит. Где выгоднее взять автокредит без проблем. Бесплатный сервер wow. Рейтинг серверов wow сайт. Сервера wow mangos. Чертежи самодельных станков. Скачать чертежи станков для холодной ковки. Сверлильный станок чертеж. Договор аренды квартиры. Стоимость аренды квартиры в Москве. Снять в аренду квартиру.

 

 

“Үткәннән килгән ханым”

Республиканың иҗат коллективлары кызу хезмәт мизгеленә аяк басты. Концерт һәм театр заллары сәнгать сөючеләргә яңадан-яңа, үзенчәлекле сәхнә әсәрләре тәкъдим итә. Уфа “Нур” татар театры да үткән атнада сәнгать сөючеләрне спектакль премьерасы белән сөендерде – театрның баш режиссеры Байрас Ибраһимов немец драматургы Роланд Шиммельпфенниг пьесасы буенча “Үткәннән килгән ханым” спектаклен тәкъдим итте.

Тулысынча:“Үткәннән килгән ханым”

Үлмәс бер җыр булып калырсың

Узган атна бар татар дөньясы өчен җан тетрәткеч зур югалту алып килде - миллионнарның яраткан җырчысы Хәния Фәрхи көтмәгәндә-уйламаганда, гөрләп яшәр, ялкынланып иҗат итәр чагында гына –арабыздан китеп барды. Сүнде гомер шәме яраткан артисткабызның...

Җырчы белән азмы-күпме аралашкан һәркем бу арада аның белән бәйле күңел хатирәләрен яңарта. Интернет челтәрендәге бихисап язмалар, радио-телевидение каналларындагы, басма матбугаттагы сагышлы-юксынулы хәбәрләр, үзара кайгы уртаклашулар агымы һаман да дәвам итә. Әйе, халык аны чын-чынлап яратты, ярата, яратуын алкышлары-чәчәкләре, рәхмәт сүзләре-бүләкләре, иң мөһиме: залллар тутырып концертларына йөрүе белән раслап тора иде. Ул үзе дә халкын, тамашачысын өзелеп яратты, соңгы сулышына кадәр сәнгатькә, халкына фидакарьләрчә хезмәт итте.

Тулысынча:Үлмәс бер җыр булып калырсың

Сәхәрдән соң

Садри Җәләл — катлаулы тормыш һәм иҗат юлы үткән, нахакка гаепләнеп, иректән мәхрүм ителгән, сөргенгә дучар булган язучы.
Аның иҗади эшчәнлеге Казанда Учительская школада укыган вакытта башлана. 1914 елны «Аң» журналында басылган «Дим буенда» повестенда, Казан ханлыгы тар-мар ителгәннән соң, дворянлык өстенлекләрен саклап калу өчен рус патшасына хезмәт итүче татар мирзалары тормышы җанлы картиналарда сурәтләнә. Әдәби тәнкыйтьтә бәхәсләр кузгатса да, әсәр. киң җәмәгатьчелек тарафыннан җылы кабул ителә, соңрак, сәхнәләштерелеп, Татар дәүләт драма театрында уйнала (1925—1926), бу повесть мотивлары буенча композитор X. Вәлиуллин, драматург X. Вахит язган опера М. Җәлил исемендәге театрда уйнала (1965—1966).
Гражданнар сугышы вакытында һәм егерменче елларда С. Җәләл давыллы вакыйгаларда актив мөнәсәбәттә булган хикәя жанрына күчә, лирик нәсерләр яза.
Әдәби әсәрләр иҗат итү белән беррәттән С. Җәләл төрле елларда «Чаян», «Безнең юл» (хәзерге «Казан утлары») журналларында җаваплы секретарь булып эшли, Сәнгать техникумында, Татрабфакта туган тел һәм әдәбият укыта, яшь язучыларны тәрбияләп үстерүгә күп тырышлык куя. Әмма хаксызга эзәрлекләнү һәм сөргенгә дучар булу аркасында ул иҗат планнарының күп өлешен тормышка ашыру мөмкинлегеннән мәхрүм ителә.

Тулысынча:Сәхәрдән соң

Чуенчы базары

Орчык Гали Ак маңгаен җигеп, Гөлҗимешен юкә кабык арбага түшәлгән йомшак печән өстенә ябылган палас өстенә утыртты да, иртүк авыл очына килеп туктады. Авыл очында яшәүче Шәргыя белән Сәрвәрбану, Мәйсәрабану туташлар да чыклы үләндә аксыл эз калдырып, бәби итәкләрен чеметеп кенә тотып, яңа кәлүшләрен таңгы чыкка чылатып алар янына килеп җитте. Орчык Гали туташларга кычкырып сәлам бирде: “Әссәламәгаләйкүм, таң сандугачлары, азрак сабыр итегезче, менә арбадагы бик кадерле нәрсәне Гәззәбануларга тапшырам да, базарга юл алырбыз, Аллаһ боерса”, – дип арбасындагы паласка уралган төргәкне тотып, йөгерә-атлый йортлары юл аша гына торган Газзәбануларга таба ашыкты. “Әй, Ходаем, орчык Галинең кулындагы төргәк кадәр генә бит, дип”, – Гөлҗимешне кочаклады Мәйсәрабану.

Тулысынча:Чуенчы базары

“Кысыр” Гасыймә (ХИКӘЯ)


Гасыймәнең кушаматы Кысыр Гасыймә иде. Ә ире Самат авылда иҗади кеше буларак билгеле. Ул менә-менә авам дип, түбәсен исерек кеше кебек авыштырып кигән клубы-бызның мөдире һәм мәдәният җитәкчесе булып эшли. Беркөнне урамда куелган әрҗәгә чүп түгәргә чыккан Гасыймә, күкрәген киерә төшеп, күршесе Рәйханә янына килеп басты:
– Исәнме, күршекәем! Хәлләрең ничек? – дип, сүзне хәл-әхвәл сорашудан башлады. Тегесе:
– Аллага шөкер! Ару гына әле, – дип җаваплады.

Тулысынча:“Кысыр” Гасыймә   (ХИКӘЯ)

 Безнең партнерлар

   

Государственное унитарное предприятие Республики Башкортостан Издательский дом «Республика Башкортостан»
Филиал: Редакция газеты «Омет»- филиал государственного унитарного предприятия Республики Башкортостан Издательский дом «Республика Башкортостан»
450079, г. Уфа, ул. 50-летия Октября, дом 13, 9 этаж, тел. 273-94-38, 273-64-81, e-mail: omet-ufa@mail.ru
Вся информация и материалы, размещенные на сайте редакции газеты «Омет» защищены международным и российским законодательством
об авторском праве. Все сообщения газеты «Омет» предназначены для пользователей старше 12 лет.
При перепечатке или цитировании ссылка на газету «Омет» обязательна.
Дизайн сайта- Абдуллин Фаниль
>