Новая немецкая медицина. Советы от немецкая медицина. Клиника немецкой семейной медицины. Почему в израиле хорошая медицина. Главные новости медицины израиля. Медицина в израиле отзывы. Аденома простаты лечение. Быстрое народное лечение аденомы простаты. Аденома простаты и простатит. Легкий способ перестать курить. Как перестать курить уже сегодня. Как перестать хотеть курить. Уход за кожей лица. Качественный уход за кожей летом. Домашний уход за кожей. Боли на ранних сроках беременности. Быстрое лечение на ранних сроках беременности. Ощущения на ранних сроках беременности. Воспаленные гланды лечение. Чем лечить воспаленные гланды дома. Воспаленные гланды симптомы. Прыщи на лице как избавиться. Как навсегда избавиться от прыщей с лица. Прыщи на подбородке как избавиться.

 

 

 

 

 

Язылганнан качып булмады...

Нинди генә язмышлы кешеләр юк. “Язмышлардан узмыш булмый”, диләр. Ә кемнәрдер: “Язмышыма үзем хуҗа булдым”, дияргә ярата. Кем хаклы? Язмыштан узмыш бармы? Дүртөйле районы Семилетка поселогында гомер кичерүче Кифая Харис кызы Зарипова белән танышканнан соң, мин бу турыда күп уйландым. Һәм без язмышка хуҗа була алмыйбыз, әмма язмыш куйган сынауларны сабырлык белән үтә алабыз дигән фикергә килдем.

Подробнее...

Күп кайгыны дус баса

Борай районының Яңа Тазлар авылында гомер кичерүче Рида Гыйлемҗан кызы Шәяхмәтова белән Фәдис  Хәбибулла улы Әдуллинның язмышлары күңелемә аеруча кереп калды.

Рида апа гомер буе колхозда сыер савучы, Фәдис абый механизатор булып эшли. Төрле сәбәпләр белән икесенең дә тормыш иптәшләре бу фани дөньяны иртә калдырып китә. Фәдис абыйның хатыны икенче баласын – кызын дөньяга китергәндә, улы Илшатны ятим калдырып, күзләрен мәңгелеккә йома. Ул авыр елларны Фәдис абый искә алырга яратмый. “Мин эшкә йөрим, яңа туган баланы карый алмыйм, шуңа Октябрьский шәһәрендәге интернатка бирергә булдым”, – дип искә ала ул. Өч елдан Рида апа белән таныша һәм тормышларын бергә корып, яңадан башларга карар итәләр. “Минем – өч, Фәдиснең ике баласын бергә куштык та, биш баланы тәрбияләп үстердек. Бәләкәй кызыбызны Октябрьскийдан алып кайтканда өч кенә яшьлек иде”, – ди Рида апа. Бүген инде алар 38 ел бергә кулга-кул тотынышып гомер итәләр. Рида апа беренче иренең әнисен 100 яшенә кадәр тәрбияләп, соңгы юлга озата. 

Подробнее...

Раббым, балаларымны рәхмәтеңнән ташлама

Фатыйма апа белән берничә ел танышбыз. Аның язмышын мин гәзит укучыларга да тәкъдим итәм.

–Әти белән әни Башкортстанда туып-үскән кешеләр. 1948 елда яшь гаилә, башкаларга ияреп, ерак Таҗикстан ягына чыгып китә. Әти Бөек Ватан сугышыннан гарипләнеп кайта. Сугыштан соң авыр еллар дигәннәрдер инде, монда бит кышлар яртышар ел, ул вакытта гарип әтигә утын әзерләве дә читен булгандыр. Дүшәнбе шәһәреннән ерак түгел Сталинабад өлкәсенә барып урнашалар. Әни – укытучы, әти колхозда хисапчы булып эшләде. Без, алты бала, барыбыз да Урта Азиядә дөньяга килдек. Икебез, сеңлем Таңсылу белән мин, – Таҗикстанда, калганнарыбыз Үзбәкстанда тудылар. Әти-әнием Сталинабадта берничә ел яшәгәч, Үзбәкстанның Бохара өлкәсенә күченделәр. Балачагым, яшьлегем анда  үтте. Әти-әнием бик милләтпәрвәр кешеләр иде, барыбызга да татар исемнәре куштылар. Без гаиләдә дүрт кыз, ике малай үстек. Әни дә, әти дә, икесе бер тавыштан: “Бары тик татар гаиләсендә үскән кеше белән генә никахка керәсез, башкаларга һич ризалыгыбыз юк”, – диделәр. Әни хәтта: “Башка милләткә кияүгә чыксагыз, суга батып үләчәкмен!” – дип тә куркытты.

Подробнее...

Йөрәгемдә йөртәм сине генә...

Яшьрәк чакта көзләрне генә яраткан күңелем хәзер ел фасылларының барына да гашыйк. Әле менә кышның һәр көне белән хозурланып яшим. Табигатьнең серлелегенә, әкияти гүзәллегенә исем китә. Ап-ак карга төренгән бар дөнья тик матур хисләр генә уята. 

Шушы көннәрдә ишеткән бер хатирә җаныма тынычлык бирми. Ул истәлекләр үткән гасырның 53-54нче елларына барып тоташа. Башкалар да аны ишетсен, бәлки, охшаш хәлләр  кайсы берәүләрнең хәтерендә яңарыр, кемгәдер сабак булыр.

Подробнее...

Бәхетнең серен белмәдем...

 

Юл чатында басып торган чираттагы “язмышым”, машинага кереп утыруга ук сүз башлады. Уйларыма бирелеп, сап-сары каен кочагында үскән яшел чыршы- наратлар полосасына сокланып бара идем.

– Толымнарым теземә җиткән иде. Менә шул толымнарым белән бергә бәхетемне кистердем. Без үскәндә, мәктәптән соң, бер ел колхозда эшлисе иде. Әнинең мине бер дә үзеннән еракка җибәрәсе килмәде. “Авылда калсам, толымнарымны кистерәм,”– дигәч тә, калага җибәрмәде әни. Иң зур хыялым – укытучы булу иде. Ике каенана янына килен булып төшкәч тә, толымнарымны сагынып еладым. Горур басып, Казанга чыгып кына китәсе булган бит!

–Гаиләле студентлар да була, укыйсыгыз калган,– дим.

Подробнее...

Государственное унитарное предприятие Республики Башкортостан Издательский дом «Республика Башкортостан»
Филиал: Редакция газеты «Омет»- филиал государственного унитарного предприятия Республики Башкортостан Издательский дом «Республика Башкортостан»
450079, г. Уфа, ул. 50-летия Октября, дом 13, 9 этаж, тел. 273-94-38, 273-64-81, e-mail: omet-ufa@mail.ru
Вся информация и материалы, размещенные на сайте редакции газеты «Омет» защищены международным и российским законодательством
об авторском праве. Все сообщения газеты «Омет» предназначены для пользователей старше 12 лет.
При перепечатке или цитировании ссылка на газету «Омет» обязательна.
Дизайн сайта- Абдуллин Фаниль
>