Новая немецкая медицина. Советы от немецкая медицина. Клиника немецкой семейной медицины. Почему в израиле хорошая медицина. Главные новости медицины израиля. Медицина в израиле отзывы. Аденома простаты лечение. Быстрое народное лечение аденомы простаты. Аденома простаты и простатит. Легкий способ перестать курить. Как перестать курить уже сегодня. Как перестать хотеть курить. Уход за кожей лица. Качественный уход за кожей летом. Домашний уход за кожей. Боли на ранних сроках беременности. Быстрое лечение на ранних сроках беременности. Ощущения на ранних сроках беременности. Воспаленные гланды лечение. Чем лечить воспаленные гланды дома. Воспаленные гланды симптомы. Прыщи на лице как избавиться. Как навсегда избавиться от прыщей с лица. Прыщи на подбородке как избавиться.

 

 

 

 

 

Министр ришвәт алуда гаепләнә

Хөрмәтле гәзит укучылар, үткән санда сезнең игътибарга “Коррупция чире” дигән язма тәкъдим иткән идек. Бәлки, сан саен әлеге темага тукталып, сезне бераз җиләтеп тә җибәрербез. Тик соңгы хәбәрләр безне янә бу темага әйләнеп кайтырга мәҗбүр итте. 

 

 

“Ришвәт алу очрагыннан бигрәк тә шундый дәрәҗәдәге кешенең акчаны алырга үзе баруы аптырата. Шулай ук ришвәт күләме дә уйга сала. Гадәттә  мондый хаклар төбәкләрдәге коррупцияләргә хас. Монда бар да сәер”, – диде “Гадел Русия”  партиясенең җитәкчесе, РФ Дәүләт Думасы депутаты Сергей Миронов.

15 ноябрь көнне Русия тарихында беренче тапкыр федераль министрны ришвәт өчен кулга алдылар. РФ икътисади үсеш министры Алексей Улюкаев 2 млн. доллар (безнең акча белән 128 миллион сумнан артык) күләмендә ришвәт алганда тотылган. “Кулга алу барышында Улюкаев үзен яклаучыларга шалтыратырга тырышты, әмма уңышка ирешмәде”, – диде Тикшерү комитетының рәсми вәкиле Светлана Петренко. 

Тикшерү комитеты мәгълүматлары буенча, министр үзе җитәкләгән министрлык “Башнефть” компаниясенең дәүләт акцияләр пакетын сатып алган вакытта “Роснефть”ка уңай бәя биргәне өчен алган. Министр буенча тикшерү эшләрен башлауга “Роснефть” сәбәпче булып тора. Алар Тикшерү комитетына Алексей Улюкаевның ришвәт таләп итүен, бирмәгән очракта “Башнефть” акцияләрен сатканда “Роснефть”кә каршы булачагы һәм киләчәктә дә эшләренә кире йогынты ясаячагы турында янавы турында хәбәр иткәннәр. Улюкаев эшеннән азат ителде.  Әлегә ул ике айга, ягъни 15 гыйнварга кадәр өй арестына алынган. Ул хәзер ике ай буе Мәскәү шәһәрендәге фатирыннан чыкмыйча яшәргә тиеш. Мәскәүнең Басманный суды адвокатның көн саен 2 сәгатькә һава суларга чыгарга  рөхсәт соравын кире какты.  Алексей Улюкаев үзенең гаебен танымаган. Шулай да тикшерү эшенә тиешле рәвештә ярдәм итәчәге турында әйткән. 

 “Министрны бер елга якын Федераль иминлек хезмәте күзәтте. Ярты ел элек суд аның телефонын тыңлап барырга рөхсәт итте. Әлеге күзәтү РФ Президенты Владимир Путинның рөхсәте белән башкарылды һәм барлык яңалыклар аңа турыдан-туры хәбәр ителеп торды”, – дип хәбәр итә Тикшерү комитеты. 

Җинаять кодексы буенча мондый җинаять  өчен 3-5 млн. сум күләмендә яисә җәзага тарттырылучының 3-5 еллык эш хакы күләмендә, яисә ришвәт күләменнән 80-100 тапкыр күбрәк штраф яный.  Яки  8-15 елга ирегеннән мәхрүм итәргә мөмкиннәр. 

Оператив чаралар тагын берничә кеше буенча барган дип хәбәр итәләр. Алар: Хөкүмәт вице-премьеры Аркадий Дворкович, президент ярдәмчесе Андрей Белоусов, РФ икътисади үсеш министрлыгының корпоратив идарә итү департаментының җитәкчесе Оксана Тарасенко, беренче вице-премьер Игорь Шуваловның  ярдәмчесе Марина Романова.

Улюкаевны кулга алыр алдыннан берничә басма аның хаклы ялга китәргә уйлавы турында хәбәр иткән иде. Күрәсең, иркенләп ял итәргә уйлагандыр...

Нәтиҗә ясап, ришвәт алуда тотылганнар өчен Кытай мисалын китерәсем килә. Анда аларны үлем җәзасы көтә. Тик шуңа карамастан, анда да ришвәт алуда тотылганнар саны җитәрлек. Ни өчен соң кеше әлеге җәзадан да курыкмый? Моның җавабы гади. Кешенең комсызлык хисе үлем хисеннән көчлерәк икән...

Алия ВАФИНА. 

Ришвәт өчен 40 тапкыр арттырып түләячәк

 БР Урман   хуҗалыгы  министрлыгының элекке хезмәткәре “Шактый зур күләмдә ришвәт алу” маддәсе буенча гаепле дип таныла.

Үткән елның июнь аенда әлеге хезмәткәр Архангель районындагы урманның бер өлешен арендалаган предприятиенең закон бозуын ачыклаган: алар урманны саклау турында хисап тапшырмаганнар, янгынга каршы чаралар күрелмәгән һәм участокны пычкы чүбеннән тазартмаганнар. Шушылар өчен оешмага зур күләмдә штраф янаган. Әмма тикшерергә килгән түрә “ярдәм” тәкъдим иткән, нәтиҗәдә зур штраф минимальга әверелгән. Закон бозган оешма министрлык хезмәткәренә “ярдәме өчен” 38 меңлек ноутбук биргән. 

Ришвәт бирелгәннән соң түрә Русия Федераль иминлек хезмәтенең БР буенча идарәсе хезмәткәрләре тарафыннан тоткарлана. Гаепләнүче түрә тикшерү вакытында эшеннән киткән. Суд аны өч ел сынау срогы белән 3 ел 6 айга шартлы рәвештә ирегеннән мәхрүм иткән. Ул шулай ук 1 миллион 544 мең сум штраф (алган ришвәтеннән 40 тапкырга артыграк) түлиячәк. 

Прокуратура бу җәзаны йомшак дип санаган һәм хөкем карарын яңадан карауны сораган.

Коррупция чире

Мәгълүм булуынча, Башкортстанда 13 мең депутат һәм дәүләт хезмәткәре исәпләнә. Быел шуларның өчесе коррупция турында законны бозган өччен эшеннән азат ителде.  Бу хакта әлеге темага багышланган утырышта БР Башлыгы Рөстәм Хәмитов әйтеп үтте. “Дәүләт хезмәткәрләре арасында коррупця күренеше күп түгел.  Шулай да соңгы 9 ай эчендә дисциплинар җаваплылыкка 126 кешене тарттырганнар, өчесе эшеннән азат ителде. 13 мең кеше арасыннан- бу бер процент та юк. Быел шулай ук коррупцион җинаятьләр 3,2 процентка кимегән. Ришвәт очраклары 10 процентка азрак теркәлгән. Бу бик уңай күренеш, республикада кулланылган чараларның файдалы булуын дәлилли”,- диде ул.

Подробнее...

Государственное унитарное предприятие Республики Башкортостан Издательский дом «Республика Башкортостан»
Филиал: Редакция газеты «Омет»- филиал государственного унитарного предприятия Республики Башкортостан Издательский дом «Республика Башкортостан»
450079, г. Уфа, ул. 50-летия Октября, дом 13, 9 этаж, тел. 273-94-38, 273-64-81, e-mail: omet-ufa@mail.ru
Вся информация и материалы, размещенные на сайте редакции газеты «Омет» защищены международным и российским законодательством
об авторском праве. Все сообщения газеты «Омет» предназначены для пользователей старше 12 лет.
При перепечатке или цитировании ссылка на газету «Омет» обязательна.
Дизайн сайта- Абдуллин Фаниль
>