Укладка ламината на пол. Быстрая укладка ламината своими руками видео. Укладка ламината по диагонали. Пробковое покрытие для пола. Качественная укладка пробкового пола. Пробковый пол плюсы и минусы. Смеси для выравнивания пола. Быстрое выравнивание бетонного пола. Выравнивание пола стоимость. Самоделки для дома. Лучшие самоделки для дома своими руками. Полезные самоделки для дома. Как обустроить кухню. Как обустроить маленькую кухню быстро. Как обустроить кухню фото. Как открыть свой магазин. Хочу открыть магазин с большим капиталом. Сколько стоит открыть магазин. Диван своими руками. Как сделать диван своими руками для дома. Диван своими руками чертежи. Дизайн маленькой кухни. Красивый дизайн интерьера кухни фото. Малогабаритные кухни дизайн.

 

 

Гаиләгә тәрбиягә алу

Башкортстанда гаиләгә өлкән кешене яки инвалидны тәрбиягә алу тәртибе расланды.
Республикада ялгыз өлкән кешене, инвалидны тәрбиягә алырга теләүчеләрне катгый рәвештә сайлап алачаклар. Гаиләле булырга теләүче гражданнар турында мәгълүмат базасын булдыру, гаиләгә кандидатлар сайлап алу, аны психологик яктан әзерләү, тиешле документларга кул кую һәм барлык бу эшләрне контрольдә тотуны республиканың социаль хезмәтләндерү һәм гаиләгә, балаларга социаль ярдәм күрсәтү үзәкләре гамәлгә ашырачак. Тәрбиягә алучы гаиләне опека һәм попечительлек органнары белән килешү нигезендә генә төзеп булачак диләр БР Хөкүмәтендә.

Тулысынча:Гаиләгә тәрбиягә алу

Әтиләргә хөрмәт кимеде

Әтиләргә хөрмәт кимеде
Бу хатымны йөрәгемдәге ялкын басылмас микән дигән өметләр белән язарга булдым. Бәлки, минем язмышка охшаш язмышлы кешеләр тагын бардыр. Әйе, мин ир кеше, гаилә башлыгы, балалар атасы. Ир кешегә елап утыру килешми, беләм, әмма минем дә җаным бар, көчсезлектән, гаҗизлектән язам.
Беләм, барлык бәхетсезлекләр бер-береңне аңламаудан башлана. Мин үзем күп балалы гаиләдә үсеп, ата-ана биргән тәрбия сабагын тулысынча үзләштереп, күркәм кешелек сыйфатлары белән тормыш юлына аяк бастым.
Бәхетсезлегемнең төп сәбәбе – тормыш иптәшемне дөрес итеп сайлап ала белмәүдә димен. Без күк белән җир арасы кебек аерылабыз. Бер өйләнгәч, аерылышуны башыма да китермәдем, бер-бер артлы балалар китте. Шулай итеп үз йортымда кол урынында яшәүне дәвам иттем.

Тулысынча:Әтиләргә хөрмәт кимеде

Килен чыгып китәргә теләми...

Редакциябез почтасына Зөлфия исемле ханымның үзенең гаилә хәлләрен бәян иткән хаты килгән иде. Ул мәңгелек саналган “килен-каенана мөнәсәбәтләре” темасына багышланган.

Тулысынча:Килен чыгып китәргә теләми...

Үзем дә гаепле...

Бар иде безнең дә чәчәк кебек яшь чаклар. Ирем белән яратышып кавыштык, казыксыз җиргә казык кагып, яңа тормыш башлап җибәрдек. Барлык тапкан акчаны өй салуга тоту, ике бала тәрбияләп үстерү, хезмәттә алдынгы булырга тырышу бөтен җегәрне суырды...

Өйдәге бөтен борчу-мәшәкатьләр әкренләп минем җилкәгә күчте. Күз төбәп торган өрлектәй ирем кайтса – өйдә барысы да каралган, ашарга әзер, китсә – җаны тыныч. Эше дә ул кадәр мәшәкатьле түгел, үзе әйтмешли, бер кәгазь битен әйләндереп салса, зур эш башкаргандай кайта. Бер рәхәткә чыккач, өйдә дә эшләргә ашкынып тормый.
Ел саен булмаса да, шифаханәгә барып какшамаган сәламәтлеген ныгыта. Берсендә Кавказ ягында ял итеп кайтты бу. Кәефе шәп, безгә дә чемодан тутырып бүләкләр алып кайткан.

Тулысынча: Үзем дә гаепле...

Бала хакы


Бала Җир йөзенә гөнаһсыз, әмма үз хокуклары белән, шул ук вакытта әти-әнисенә, җәмгыятькә карата вазифалар белән туа.
Беренчедән, баланың никахлы гаиләдә туарга хакы бар. Алданып, куркып, качып-посып, күз-яше, моң-зар, низаг аша яралырга тиеш түгел ул.
Тугач, баланың матур исем алырга хокукы бар. Кушамат түгел, исем. Иң гүзәл исемнәр Аллаһы Тәгаләнең сыйфатлары белән бәйле исемнәр санала. Мәсәлән, Габдулла, Габдрахман… Шулай ук пәйгамбәрләр исемнәре: Муса, Сөләйман, Әюп, Йосыф… Ислам дине белән бәйле исемнәр: Әминә, Хәдичә, Гайшә, Гомәр, Госман, Хәсән, Хөсәен… Шулай ук мәгънәсе матур исемнәр: Рөстәм, Фәрит, Галия… Исем кушканда, миңа ошый дип түгел, балага лаеклы исем булсын дип, аның хакын уйларга кирәк.
Баланың 2 яшькә кадәр ана сөте белән, аннары хәләл ризыклар белән тукланырга хакы бар. Шуны исәптә тотып, атасының малы хәләл кәсеп белән табылып, анасы хәләл ризык белән тукланырга тиеш. Дуңгыз ите, хәмер ана ризыгы булып ана сөте аша баланың иманына зыян китерерлек булмасын. Ата-ана үзе өчен генә түгел, баласы өчен дә җавап тотачак.

Тулысынча:Бала хакы

 Безнең партнерлар

  

Государственное унитарное предприятие Республики Башкортостан Издательский дом «Республика Башкортостан»
Филиал: Редакция газеты «Омет»- филиал государственного унитарного предприятия Республики Башкортостан Издательский дом «Республика Башкортостан»
450079, г. Уфа, ул. 50-летия Октября, дом 13, 9 этаж, тел. 273-94-38, 273-64-81, e-mail: omet-ufa@mail.ru
Вся информация и материалы, размещенные на сайте редакции газеты «Омет» защищены международным и российским законодательством
об авторском праве. Все сообщения газеты «Омет» предназначены для пользователей старше 12 лет.
При перепечатке или цитировании ссылка на газету «Омет» обязательна.
Дизайн сайта- Абдуллин Фаниль
>