Новая немецкая медицина. Советы от немецкая медицина. Клиника немецкой семейной медицины. Почему в израиле хорошая медицина. Главные новости медицины израиля. Медицина в израиле отзывы. Аденома простаты лечение. Быстрое народное лечение аденомы простаты. Аденома простаты и простатит. Легкий способ перестать курить. Как перестать курить уже сегодня. Как перестать хотеть курить. Уход за кожей лица. Качественный уход за кожей летом. Домашний уход за кожей. Боли на ранних сроках беременности. Быстрое лечение на ранних сроках беременности. Ощущения на ранних сроках беременности. Воспаленные гланды лечение. Чем лечить воспаленные гланды дома. Воспаленные гланды симптомы. Прыщи на лице как избавиться. Как навсегда избавиться от прыщей с лица. Прыщи на подбородке как избавиться.

 

 

 

 

 

Терроризмны бергә генә җиңеп була

Бу атнада Мәскәүдә ике көн дәвамында РФ Оборона министрлыгы тарафыннан оештырылган MCIS—2017 ягъни  Халыкара хәвефсезлек буенча VI Мәскәү конференциясе эшләде. Аның эшендә 83 илдән килгән 708 кеше катнашты. Көн тәртибендә аеруча соңгы елларда киң таралган халыкара террор белән көрәш мәсьәләләре тикшерелде. 

РФ Иминлек Советы секретаре Николай Патрушев утырышны ачып, бүгенге шартларда кайбер дәүләтләрнең башка илләрнең эчке эшләренә тыгылуы хәвеф тудыра, диде. Бу сугыш һәм халыкара низаглар тууына гына түгел, терроризмның активлашуына да китерә.  Бу— бүгенге көннең иң зур куркынычы, дип билгеләде ул.

Тулысынча:Терроризмны бергә генә җиңеп була

Куркыныч янаулар

Үткән атнада АКШ белән Көньяк Корея киңкүләмле хәрби күнегүләр үткәрде. Шуның йогынтысында Корея Халык Демократик Республикасы (КХДР) тирәсендә кискен хәл туды. Чөнки ул  аларга җавап итеп баллистик ракетасын сынады. Алай гына да түгел, ул Көньяк Корея, Япония һәм АКШ территориясендәге хәрби базаларга беренче булып һөҗүм ясарга әзер булуын белдерде. Әлбәттә, бу хәлләр дөнья җәмәгатьчелеген сагайтып җибәрде. Гомумән, Корея ярымутравы — халыкара сәясәттәге иң кискен темаларның берсе. Башта АКШ, әгәр Пхеньян тагын атом коралын сынаса дип, Төньяк Кореянең хәрби базаларына һөҗүм ясаячагы белән янады. Соңыннан АКШ Төньяк Кореягә карата көч кулланырга җыенмавы, ә хәлне дипломатик юл һәм санкция басымы белән чишәргә теләвен белдерде. КХДР исә ярымутрау тирәсендә урнаштырылган хәрби көчләр безне беркайчан да куркыта алмаячак дигән белдерү ясады. 

Тулысынча:Куркыныч янаулар

Төрекмәннәр Азиадага әзерләнә

Быел сентябрьдә Төрекмәнстан башкаласы Ашхабатта ябык биналарда һәм хәрби сәнгать буенча Бишенче Азия уеннары (Азиада—2017) үтәчәк. 

Шул сәбәпле шәһәрне тәртипкә китерәләр.  Полиция хезмәткәрләре фәхишәләр, эчкечеләр һәм наркоманнарны тоткарлый башлаган. Аларны Дашогуз наркология диспансерына озаталар.  Ярлы киенгән кешеләрне дә тоткарлыйлар дигән хәбәрләр дә бар. Теркәлмичә яшәүчеләрне шәһәрдән куып чыгаралар. 

Азиада уенарына әзерлек кысаларында  башкала читендә үз йортларында яшәүчеләр дә 2015 елда мәҗбүри күчерелгән булган.

Әйткәндәй, безнең илнең берничә шәһәре дә (Мәскәү, Калининград, Санкт-Петербург, Волгоград, Казан, Түбәнге Новгород, Самара, Саранск, Ростовтагы Дон, Сочи һәм Екатеринбург)  2018 елда үтәчәк футбол буенча дөнья чемпионатына әзерләнә. Самара — чемпионат үтәргә тиешле шәһәрләрнең берсе. Шушы зур чарага әзерлек кысаларында Самараның берничә районында ямьсез йортларны каплау өчен 2—2,5 метр биеклегендәге киртә корачаклар. Моның өчен шәһәр бюджетыннан 21 миллион сум акча бүленгән.  Мәгълүматларга ярашлы, шәһәрнең 456 күпфатирлы йорты ремонт көтә. 

Җавап һаман юк

Сүриянең Идлиб провинциясендәге Хан Шайхун каласында химик корал куллану вакыйгасына ике атналап вакыт үтте. Әмма кулланучыларның кем булуы һаман булса ачыкланмады. Ул чакта агуланып 87 кеше кеше һәлак булды, 200 кеше каза күрде.   

Сүрия оппозициясе Хөкүмәт гаскәрләренә гаеп атты.  Рәсми Дамаск исә химик корал куллануга бернинди катнашлыгы булмавын белдерде. Вашингтон, тыелган боеприпаслар төяп нәкъ шушы базадан самолетлар очып чыккан дигән гаеп атып, 7 апрельдә Сүриянең Шайрат аэродромына 58 канатлы ракета очырды. 13 апрельдә Сүрия властьлары Шайрат авиабазасына Химик коралны тыю оешмасы экспертларын кертергә әзер булуын белдерде. Ә аңа бер көн алда БМОның Иминлек советы утырышында Русия үзенең вето хокукын файдаланып, Сүриядәге химик атака буенча АКШ, Бөек Британия һәм Франция тәкъдим иткән резолюция проектын кире какты.

Мәскәүнең Идлибтагы вакыйгага карата ике төп фаразы бар. Аның беренчесе буенча, Сүрия авиациясе сугышчан агулаучы матдәләр җитештерелүче яшерен цехны бомбага тоткан. Икенчесе буенча, химик атаканы кемнәрдер махсус уйлап ясаган. Химик атаканың илдәге сәяси киле-шүне җимерүгә юнәлтелгән булуы мөмкин. Русия проблеманы җентекле тикшерү яклы.   

 

Кемдер тәнкыйтьли, кемдер хуплый

19 апрельдә Төркиядә өч айга гадәттән тыш хәл режимы кертелгән. Ил хөкүмәте шундый башлангыч белән парламентка мөрәҗәгать иткән. Якын вакытларда Төркиядә тагын бер референдум булачак — ул үлем җәзасын кире кайтару практикасы. 

Ә 16 апрельдә исә Төркиядә ил конституциясенә төзәтмәләр кертү буенча референдум үткән иде. Төркия гражданнары президент республикасына күчү буенча тавыш бирде. Нәтиҗәдә, 51,4 процент кеше төзәтмәләр кертү яклы тавыш биргән. Ил президенты Рәҗәп Эрдоган Төркия, президент республикасы булгач, тагын да ныграк көчәячәк дип белдергән. 

17 апрель көнне Конституциягә президентның вәкаләтләрен киңәйтүче төзәтмәләр кертүгә каршы булган меңнәрчә кеше протест белдереп урамнарга чыккан. Бу вакыйга дөнья күләмендә дә төрле караш тудырган. Европа Төркиядәге референдумны кискен тәнкыйтьләп чыкты. “Әнкара өчен бүгеннән Евросоюзга керү ишеге бөтенләй ябылды, Европа стандартларына якынаю өчен Төркиягә башкача финанс ярдәм күрсәтү кирәкми”,—дип белдергән Германиянең Христиан-демократик союзы җитәкчесе урынбасары Юлия Клэкнер. Шул ук вакытта Германиянең “яшелләр” һәм “суллар” партияләре немец хәрбиләрен Төркиянең Инҗирлик базасыннан  чыгаруны һәм Әнкарага корал җибәрүне туктатуны таләп иткән. 

Тулысынча:Кемдер тәнкыйтьли, кемдер хуплый

Государственное унитарное предприятие Республики Башкортостан Издательский дом «Республика Башкортостан»
Филиал: Редакция газеты «Омет»- филиал государственного унитарного предприятия Республики Башкортостан Издательский дом «Республика Башкортостан»
450079, г. Уфа, ул. 50-летия Октября, дом 13, 9 этаж, тел. 273-94-38, 273-64-81, e-mail: omet-ufa@mail.ru
Вся информация и материалы, размещенные на сайте редакции газеты «Омет» защищены международным и российским законодательством
об авторском праве. Все сообщения газеты «Омет» предназначены для пользователей старше 12 лет.
При перепечатке или цитировании ссылка на газету «Омет» обязательна.
Дизайн сайта- Абдуллин Фаниль
>