Кул акча заманы үтәрме?

Кәгазь һәм тимер акчаларның әйләнештәге күләмен киметү кирәклеге хакында сүзләр инде берничә ел йөри. Быел февраль аенда Русиянең финанслар министры Антон Силуанов бу турыда тагын сүз кузгатты. Аның фикеренчә, бу коррупцияне бетерү, ялган акча ясаучыларның койрыгына басу, эшчеләргә конвертта хезмәт хакы түләүне туктату максатында эшләнәчәк. Түләүләр башлыча банк карталары яки Интернет челтәрендәге исәбегез аша башкарылырга тиеш булачак.

Тулысынча:Кул акча   заманы үтәрме?

Себер феномены

Яки башкортстанлылар ник читтә эшләүне хуп күрә?

Башкортстан башлыгы Рөстәм Хәмитовның республиканың Икътисади үсеш министрлыгы коллегиясендә ясаган чыгышы үзенчәлекле булды. Ул республика халкының чит якларга китеп эшләү проблемасын күтәрде. 

Соңгы берничә ел эчендә республиканың икътисади күрсәткечләре яхшырды, алар өскә үрмәли башлады. Инвестицияләр күрсәткече дә  начар түгел — 2015 елга караганда 104,2 процент булган. Бу Идел буе федераль округында мактаулы сан.  Әмма инвестицияләр нигездә эре предприятиеләргә килгән. Ә менә авыл хуҗалыгында ул бөтенләй юк. Шуңа күрә проблемаларыбыз хәтсез әле.

Тулысынча:Себер феномены

Заман, дөнья һәм аң

1959 елны мине Мәскәү  Халык хуҗалыгы казанышлары күргәзмәсенә юллама белән бүләкләделәр. Бу күргәзмә турында матбугатта күп язылганлыктан, мин аны бераз күз алдына китерә идем. Мең ишеткәннән бер күрү артык диләр бит.  Мин күзаллаганнан да зурырак, әһәмиятлерәк булып чыкты.

Бу күргәзмә сугышка чаклы төзелгән. Башта ул ВСХВ (Всесоюзная сельско-хозяйственная выставка) дип аталды. Моның белән Хөкүмәт авыл хуҗалыгының дәүләт өчен иң мөһим тармак булуын дәлилләде. Күргәзмәнең исемендә үк аның чын мәгънәсе чагылыш тапты ул – бүгенге кебек олигархларның казанышларын түгел, илнең чын хуҗалары булуга ирешкән миллионлаган гади хезмәт ияләрен рекламалады. Халык үз казаныш-ларын күрсен дип һәр елны 10 миллион чамасы кеше чакырылды. Күргәзмә буйлап йөрегәндә үзеңдә илебезгә карата горурлык, халкыбызга карата хөрмәт хисенең артуын тоясың. Уйлап карыйк әле! Сугыштан соң 14 ел гына үткән. Сугыш чорында җимерелгән, яндырылган меңләгән шәһәрләрне, авылларны тергезү күпме көч, күпме хәстәрлек таләп иткән! Шуңа карамастан илебез ВДНХ кебек гүзәл, бер үк вакытта эмоциональ көчкә ия булган объект төзүгә ирешкән. Бу күргәзмә төрле милләт кешеләренең дуслыгын ныгытуда да зур роль уйнады. Күргәзмәдә 15 республиканың павильоны бар иде. Һәркайсы үз павильонын матуррак, баерак итәргә тырышкан. Шул чорда иҗат ителгән “Свинарка и пастух” кинофильмы халыклар дуслыгына мәдхия булды. Ул чакта мондый күтәренке рухта яшәгән илгә авыр сынаулар киләчәген әйтүче булса, беркем дә ышанмас иде. 1991 ел властька тарихка кергән Ельцин килә. Илне җимерүгә юнәлтелгән “сәясәт” ВДНХны да урап үтми. Ул тумыштан тәгаенләнгән изге функциясеннән читләште һәм “Сәүдә үзәгенә” әйләндерелеп, импорт товарлар белән шыплап тутырылды. Үзебезнең җиңел сәнәгать предприятиеләре эшчәнлеге бер-бер артлы туктап, анда эшләгән хатын-кызлар “челнокка” әйләндерелә, Ельцин чорында аларның саны 10 миллионга җитә. 10 елдан артык вакытка сузылган “челнок эпидемиясе” хатын- кызларыбыз җилкәсенә төшкән иң авыр сынауларның берсе булды. Бик борынгы заманнардан бирле гаиләдә хатын-кызлар учакны сүндермәү, бала тудырып, аны үстерү бурычын үтәгән. Ә ирләр азык табу бурычын үтәгән. Кешелек тарихында без беренче булып бу традициянең астын-өскә әйләндердек. Хатын-кызларыбыз-ның зәгыйфь организмы физик көч һәм психологик стресс белән бәйле булган ирләр профессиясенә яраклаша алмый төрле чирләргә юлыга башлады. Мондый хата сәясәтнең әче җимешләрен ирләр дә татый башлады. Хатынсыз калган өй бик тиз “аулак өйгә” әйләнә. Тату гаиләнең дә иминлегенә зыян килә. Менә шуның өчен соңгы елларда гаиләләрнең таркалуы массовый төс алды. Менә шуның өчен ата- аналары исән булып та ятим калган балалар күбәйде. Менә шуның өчен дә балалар баш бирмәскә әйләнде.

Мәсгуть ГАЛИМОВ. Туймазы районы.

Коллекторлар. Кемнәр алар?

Кешеләрнең бурычын түләткәндә алар һәрчак законга таянып эш итәме?

Башкортстанда коллектор хезмәтләрен тикшерү башланды. Республика Дәүләт Җыелышы – Корылтай рәисе Константин Толкачев дәүләт төзелеше, хокук тәртибе һәм суд мәсьәләләре буенча комитет рәисе урынбасары Рамил Хәкимовка коллектор хезмәтләренең эшчәнлеген тикшерергә кушты. Сәбәбе – соңгы вакытларда гражданнардан бурыч түләткәндә килеп туган низаглы хәлләрнең ешаюы.

Тулысынча:Коллекторлар.  Кемнәр алар?

Государственное унитарное предприятие Республики Башкортостан Издательский дом «Республика Башкортостан»
Филиал: Редакция газеты «Омет»- филиал государственного унитарного предприятия Республики Башкортостан Издательский дом «Республика Башкортостан»
450079, г. Уфа, ул. 50-летия Октября, дом 13, 9 этаж, тел. 273-94-38, 273-64-81, e-mail: omet-ufa@mail.ru
Вся информация и материалы, размещенные на сайте редакции газеты «Омет» защищены международным и российским законодательством
об авторском праве. Все сообщения газеты «Омет» предназначены для пользователей старше 12 лет.
При перепечатке или цитировании ссылка на газету «Омет» обязательна.
Дизайн сайта- Абдуллин Фаниль
>