Үз-үзен “терелтә” торган экраннар

Калифорния университеты галимнәре мобиль җайланмаларга электр үткәрергә сәләтле, “үз-үзен” тергезә торган пыяла уйлап тапканнар.

Бу яңалыкны кәрәзле телефон экраны сыйфатында файдаланырга уйлыйлар. Уйлап табучылар әйтүенчә, яңа пыяла тестлар вакытында үзен яхшы яктан күрсәткән, ватылуга, чатнауга каршы тора алуын исбатлаган. Әгәр аны урталайга ватсаң, тулысынча “терелү” өчен 24 сәгать кирәк булачак. Алай гына да түгел, бу гаҗәеп пыяла тәүге озынлыгыннан 50 тапкырга сузылырга да сәләтле икән.

Яңалыкның нигезендә неко-валент элемтә тибы ята. Шулай итеп, әгәр телефон экраны чәлпәрәмә килеп ватылса, ионнар һәм молекулалар бер-берсенә тартыла һәм берни-кадәр вакыттан соң экран яңадан элекке хәленә кайта.

Уйлап табучылар яңа экранлы телефоннар алдагы өч елда кибет киштәләрендә пәйда булачак дип исәпли.

Индиго балалар – кемнәр алар?

Индиго балалар булуына күпләр ышанып та бетмәс, чөнки кешенең индигомы, юкмы икәнен бер караштан гына белеп булмый. Медицинада да “индиго” дигән термин кулланылмый. Андый балаларны экстрасенслар гына билгели ала. Гади кешеләрнең аурасы сары төстә булса, индиголарныкы ул караңгы зәңгәр икән. Моны XX гасырның 70-80 нче елларында Нэнси Энн Тэпп исемле күрәзәче белеп ала. Шуннан бирле әлеге феномен зур кызыксыну уята. Әмма күпме генә тырышсалар да, әлегә кадәр индиголарның кем булуларын төгәл генә беркем дә әйтә алмый.

Тулысынча:Индиго балалар –   кемнәр алар?

Һава таксиена рәхим итегез!

Галәмдә сәгать саен, минут саен ниндидер үзгәрешләр, ачышлар булган кебек, фән һәм техника өлкәсендә дә кешеләрне гаҗәпкә калдырырлык уникаль  ачышлар булып кына тора. Мәсәлән, быел җәй көннәрендә Дубай шәһәрендә пилотсыз һава таксиe хезмәте эшли башлаячак.

Сүз Ehang 184 моделе турында бара. Аны индус  галимнәре Кытайның Ehang фирмасы белгечләре белән берлектә эшләгән. Бу пилотсыз такси 110 килограммга кадәр  авырлыктагы йөк күтәрә ала.

Оча торган таксиның тышкы кыяфәте вертолетны хәтерләтә. Озынлыгы 4 метр тирәсе, биеклеге – 1,6 метр. Таксиның салонында тачкрин бар – шуңа карап пассажир үзенең барасы килгән маршрутын билгели. Дөрес, тачкринда кузгалып китү һәм посадка урыннары чикләнгән, очышлар үзләре дә җирдән  чыбыксыз элемтә системасы аша контрольдә тотыла.

Аппарат һавада 30 минут тирәсе оча, тизлекне 160 чакрымга кадәр арттыра ала. Шәһәр эчендә, әлбәттә, тизлек сәгатенә 100 чакрымнан күбрәк була алмый. Очышларның максималь биеклеге –  900 метр.

Башсыз тормыш

Башсыз яшәп буламы дигән сорау күпләрдә гаҗәпләнү уятыр. Шулай да тарихта ниндидер сәбәпләр аркасында башсыз калган кешеләрнең берникадәр вакыт яшәүләре билгеле.

Урта гасыр хроникасында 1637 елда Бавариядә булган хәл турында мәгълүмат сакланган. Диц фон Шаунберг исемле ирне халыкны баш күтәрергә чакырган өчен үлем җазасына тарттырганнар. Аны шәһәр мәйданына алып килгәннәр һәм җәллад балта белән бахырның башын чабып өзгән. Тик, ни гаҗәп, башсыз калган гәүдә кинәт тураеп баскан һәм берничә метр йөгереп барган. Шуннан соң гына ул, бу коточкыч хәлдән сүзсез калган халыкны куркуга салып, җиргә егылган. Барча халык бу – шайтан эше дип уйлаган һәм иркәйнең гәүдәсен башы белән бергә шунда ук яндырганнар.

Тулысынча: Башсыз тормыш

Көзге каршында йокларга ярыймы?

Мин йоклый торган диван башына көзге куйганнар. Көзге каршында йокларга ярамый  дигәнне күптән белә идем, шуңадырмы, байтак боргаланып яткач кына йоклап киткәнмен. Җилкәмә кемдер кагылганга уяндым. Башымны борсам, озын буйлы, ак киемле хатын-кыз басып тора. Чәчләре кап-кара, куллары урынына – канатлар, үзеннән җылылык бөркелә...

Башта курыкмадым, рәхәтләнеп ятам. Кинәт айнып киткәндәй булдым, як-ягыма карасам – берни юк. Фәрештәме, әллә йорт иясе булдымы ул? Шуннан соң озак тормады, сабантуенда әтиебез вафат булды.

 

Тулысынча:Көзге каршында йокларга ярыймы?

Государственное унитарное предприятие Республики Башкортостан Издательский дом «Республика Башкортостан»
Филиал: Редакция газеты «Омет»- филиал государственного унитарного предприятия Республики Башкортостан Издательский дом «Республика Башкортостан»
450079, г. Уфа, ул. 50-летия Октября, дом 13, 9 этаж, тел. 273-94-38, 273-64-81, e-mail: omet-ufa@mail.ru
Вся информация и материалы, размещенные на сайте редакции газеты «Омет» защищены международным и российским законодательством
об авторском праве. Все сообщения газеты «Омет» предназначены для пользователей старше 12 лет.
При перепечатке или цитировании ссылка на газету «Омет» обязательна.
Дизайн сайта- Абдуллин Фаниль
>