“40”лыны алалар

Уфада алдагы атнада Салават Юлаев проспектындагы тизлекне чикләүче “40” билгеләрен алачаклар.

Юл хәрәкәте хәвефсезлеге дәүләт инспекциясенең БР буенча идарәсе башлыгы Динар Гыйльметдинов белдерүенчә, әле башкалада юлларны төзекләндерү бара, эшләр тәмамлангач, чикләүләр алыначак.

Кем кемгә тиештер бит

Русиянең Литвадагы илче-се Александр Удальцев “Литва курьеры” басмасына интервью биргән. Безнең өчен биредә шунысы кызык-лы: әңгәмә вакытында Литваның Мәскәүдән ком-пенсация — акча — сорарга җыенуы мәсьәләсе дә кузгатылган.
Эш шунда ки, 2015 елның ноябрендә Литва, Латвия һәм Эстониянең юстиция министрлыклары хезмәттәшлек турындагы меморандумга кул куялар. Ул меморандумда “Совет оккупациясе” чоры өчен Мәскәүдән зыянны каплату турында әйтелә. Балтыйк буе илләре башта, имеш тә СССР чорында салынган казаны исәпләргә, аннан соң каза турындагы таләпне рәсмиләштереп, хокук инстанцияләренә мөрәҗәгать итәргә җыеналар. Шул вакыттан алып әлегә Рига гына зыянның конкрет бәясен атады — ул 185 млрд евро. Вильнюс исә 2016 елның сентябрендә исәпли башлавын белдерде. Өч айдан соң бу эш белән Эстония властьлары да шөгыльләнә башлаган икән.
Русиянең Литвадагы илчесе Александр Удальцов 1940 елда СССР составына кергән чакта Литваның яшәү дәрәҗәсе буенча Европада артта калган аграр ил булуын литвалыларның исенә төшергән. СССР 1990 елга кадәр Литва икътисадына 65 млрд. доллар акча салган, ә арзан бәягә Русиядән озатылган энергия ресурслары исәбенә инвестицияләрнең гомум суммасы 72 млрд. доллардан артып китә икән. “Шуңа күрә, Литва ягының СССРга кергән елларда, имеш тә, республикага китерелгән каза өчен, Советлар Союзының дәвамчысы буларак, Русия компенсация түләргә тиеш дигән сорау куюы дөрес түгел, хәтта акылга сыймаслык, мәгънәсез”, — дигән илчебез. Әлегә Мәскәү үзе Советлар Союзы чорында Литвага инвестицияләнгән чыгымнарны компенсацияләү турындагы мәсьәләне куя ала дип әйткән Удальцов.

 Безнең партнерлар

  

Государственное унитарное предприятие Республики Башкортостан Издательский дом «Республика Башкортостан»
Филиал: Редакция газеты «Омет»- филиал государственного унитарного предприятия Республики Башкортостан Издательский дом «Республика Башкортостан»
450079, г. Уфа, ул. 50-летия Октября, дом 13, 9 этаж, тел. 273-94-38, 273-64-81, e-mail: omet-ufa@mail.ru
Вся информация и материалы, размещенные на сайте редакции газеты «Омет» защищены международным и российским законодательством
об авторском праве. Все сообщения газеты «Омет» предназначены для пользователей старше 12 лет.
При перепечатке или цитировании ссылка на газету «Омет» обязательна.
Дизайн сайта- Абдуллин Фаниль
>