Рейтинг:  0 / 5

Звезда не активнаЗвезда не активнаЗвезда не активнаЗвезда не активнаЗвезда не активна

Бу атнада, ягъни 3 декабрьдән гәзит-журналларга ташламалы язылу ункөнлеге башланды. Ташламалы язылу вакыты – редакция һәм почта хезмәткәрләренең кулга-кул тотынышып, киңәшләшеп эшли торган кызу мәле. Көндәлек тормышның катлаулы чорында гәзит укырга яратучыларның, бераз гына булса да акчаларын янда калдырып, алдагы яртыеллыкка язылып куюларын кайгырткан чак.

Рейтинг:  0 / 5

Звезда не активнаЗвезда не активнаЗвезда не активнаЗвезда не активнаЗвезда не активна


Самолет пассажирларына әледән-әле таләпләр катылана, үз-үзеңне тоту кагыйдәләре кырыслана. Шуңа да карамастан һавада тәртип бозучылар саны да арта бара.
Элекке елларда электричкаларда гына күзәтелә торган сугыш һәм тәртипсезлекләр һава транспортында да еш күренешкә әйләнде. Бу күңелсез һәм куркыныч та күренешләрдә безнең якташларыбыз да ишетелеп кала. Мәсәлән, сентябрь аенда Башкортстанда яшәүче бер ир “Аэрофлот” компаниясенә караган самолет белән Мәскәүдән Уфага юллана. Самолетка утыру белән үк исерек ир стюардес-саларга бәйләнә башлый, аларны төрлечә кимсетә. Аның янында утырган пассажирларга да ару гына эләгә. Тирә-якны төрле чүп-чарын ташлый башлый. Җитмәсә аяк киемен салып алдындагы креслоның өстенә куя. Бер кешене дә санламаган пассажирны Уфада полиция хезмәткәрләре каршы ала. Күптән түгел әлеге тәртипсез пассажирга карата суд булды. Суд вакытында ир үз гаебен танып гафу үтенсә дә, 150 мең сум штраф салына һәм аны ”кара исемлек”кә кертәләр. Ул башкача “Аэрофлот” компаниясе самолетларында оча алмаячак.

Рейтинг:  0 / 5

Звезда не активнаЗвезда не активнаЗвезда не активнаЗвезда не активнаЗвезда не активна

Бәлки, киресенчә, аларга ярдәм кулы сузаргадыр?

Киләсе елның 1 гыйнварыннан илнең дүрт төбәгендә, Мәскәү шәһәре, Мәскәү һәм Калуга өлкәсе, шул исәптән Татарстанда үзмәшгульләргә яңа төр салым кертеләчәк. Сүз бала караучылар, тәрҗемәчеләр, фатир җыештыручылар, фатирларда ремонт эшләүчеләр, урын өстендә ятучыларны караучылар, репетиторлар, массажистлар, шәхси машинасында такси хезмәтен үтәүчеләр, кыскасы, үз-үзенә эшләүчеләр турында бара. Әгәр дә бу проект үзен акласа, аны Русиянең барлык төбәкләрендә дә кертәчәкләр. Димәк, Башкортстан үзмәшгульләренә дә бу турыда белеп торырга кирәктер. Яңа төр салым системасы кесә телефонындагы махсус кушымта аша эшләячәк. Шул рәвешле түрәләр үзләрен эш белән тәэмин итүчеләрне исәпкә алмакчы. Кайбер мәгълүматларга караганда, бүген илдә үз көнен үзе күреп яшәүчеләр 8 миллионнан артып киткән дип күрсәтелә.

Рейтинг:  0 / 5

Звезда не активнаЗвезда не активнаЗвезда не активнаЗвезда не активнаЗвезда не активна

 

яки электр энергиясенә хакларны күтәрү һәрвакытта да урынлымы?

 2013 елның 22 июнендә Русия Хөкүмәтенең 614 нче санлы карары дөнья күргән иде. Кыскача гына итеп аңлатканда “электр энергиясенә социаль нормалар кертү” хакында ул.

Рейтинг:  0 / 5

Звезда не активнаЗвезда не активнаЗвезда не активнаЗвезда не активнаЗвезда не активна

Яки үти алмаслык гамәлләр чыгару нигә кирәк?

1 июльдән Русия төбәкләреннән, шул исәптән Башкортстаннан да, Мәскәү шәһәре һәм Мәскәү өлкәсе, Санкт-Петербург шәһәре һәм Ленинград өлкәсенә 10 яшьтән дә өлкәнрәк булган автобусларда балалар йөртү тыелган иде. Бу 5 тоннага кадәрле автобусларга карый. Ә 1 октябрьдән 5 тоннадан артык булган автобусларга да чикләү кертелде.
Төбәкләрдә бу закон, автобус авырлыгына карап, 2019 елның
1 апреленнән һәм 2019 елның