Рейтинг:  0 / 5

Звезда не активнаЗвезда не активнаЗвезда не активнаЗвезда не активнаЗвезда не активна

 

Апрель-май айларында бензинга хаклар күтәрелде. Соңгы көннәрдә хаклар тагын югары үрмәләячәк дигән сүзләр йөри. Авыл җирендә машина белән күп йөрелми, шулай да бензинга хаклар күтәрелү белән азык-төлеккә хаклар артуы борчуга сала.

– Әлегә хаклар күтәрелмәячәк. Бу турыда хөкүмәт рәисе урынбасары Дмитрий Козак һәм илнең энергетика министры Александр Новак эре нефть компанияләре җитәкчеләре белән очрашуда килешү төзеде. Компания җитәкчеләре хакны шәхси ягулык станцияләре хуҗалары күтәрүе хакында белдерде. Ил буенча шәхси ягулык сату станцияләре 62 процент тәшкил итә икән. Алар барысы да эре компанияләрдән алынган бензин һәм дизель ягулыгын артык хак куеп сатканга күрә әледән-әле ягулык хакы да артып тора. Очрашу барышында шәхси ягулык станцияләрен тыю хакында фикерләр дә яңгырады. Дмитрий Козак бу хәлне тагын да кискенләштерәчәк дип аңлатма биреп үтте. Бак дисәң кайбер төбәкләрдә, мәсәлән, Якут Республикасында, шәхси ягулык станцияләре ягулык сату базарының 90 процентын алып тора икән. Бүгеннән аларның барысын да ябып куйсаң, төбәктә барлык техника ягулык җитмәүдән туктап калачак. Эре компанияләр үз станцияләрен ачканчы шактый вакыт узачак. Аннары эре компанияләр халык аз яшәгән һәм техника күп булмаган җирлектә станция төзергә ашкынып та тормыйлар. Беренчедән, бу зур чыгымнар таләп итә, икенчедән, инде төзелгән станцияләре аша да ягулыкны сатып бетеп торалар. Артканын, шәхси станцияләргә саталар. Эре компания җитәкчеләре белән күмәртәләп сату хакларын киметү хакында да килешенде. Бу килешү 2019 елның 1 гыйнварына кадәр үз көчендә булачак. Яңа ел туу белән компанияләргә хакны 2018 нче елдагы инфляция күләменә (якынча 4 процент дип фаразлана) күтәрергә рөхсәт ителә. Әмма ягулык базары экспертлары хаклар аңарда гына туктамаячак дип искәртә. Чөнки алдагы ел башыннан ягулыкка акциз хаклары 1,5 тапкырга арттырыла. Өстәвенә, НДС 18 проценттан 20 процентка күтәреләчәк. Болар берсе дә гади водительләр файдасына түгел. Сезнең борчылуыгыз да бик дөрес, гадәттә ягулыкка хак арту белән азык-төлеккә дә, башка көнкүреш товарларына да хак күтәрелә.

Рейтинг:  0 / 5

Звезда не активнаЗвезда не активнаЗвезда не активнаЗвезда не активнаЗвезда не активна

 

 

Безнең ил кешеләре чит ил машиналарына өстенлек бирә. Ә чит илдә безнең машиналарны сатып алалармы соң?

2018 елның беренче яртыеллыгында чит илгә 43 мең җиңел автомобиль сатылган. Йөк машиналарын 6 мең данә алганнар. Бу – узган ел белән чагыштырганда 4,6 процентка күбрәк. Русия экспорт үзәге директоры Андрей Слепнев белдерүенчә, җиңел машиналардан “Лада Гранта”, Нива һәм “Лада Веста”ны бик теләп алалар икән. Бездә җитештерелгән йөк автомобильләреннән күбесе “КамАЗ” ны сатып алалар. Агымдагы елның 9 аенда бездә эшләнгән машиналарга запас частьләр сату 37 процентка арткан. АвтоВАЗ компаниясе автомобильләрен 30 ил сатып ала. Ел азагына чит илгә 90 меңләп машина сатылыр дип көтелә. Октябрь азагында гына Куба хөкүмәте полиция хезмәткәрләре һәм дәүләт оешмалары өчен 600 данә “Лада-Веста” автомобиле сатып алу хакында килешү төзеде. Февраль аенда Кубаның башкаласы Гавана шәһәре хакимияте такси хезмәте өчен 344 “Лада-Веста” сатып алган. Кубада 5 һәм 7 урынлы “Лада Ларгус” автомобильләрен дә бик теләп алалар икән. Алар шулай ук дәүләт оешмаларын хезмәтләндерә. Русия автомобиль компанияләре президенты Эдуард Вайно Латин Америкасы машина базарына чыгу хакында хәбәр итә. Бүгенгесе көндә Боливия, Парагвай, Уругвай, Чили, Перу, Эквадор илләре белән сөйләшүләр алып барыла. Безнең машиналарны җитештерү буенча Казахстан һәм Мисырда җыю конвейерлары эшли башлаган.

 

Рейтинг:  0 / 5

Звезда не активнаЗвезда не активнаЗвезда не активнаЗвезда не активнаЗвезда не активна

1976 елда беренче КамАЗ-5320 йөк автомобиле эшләп чыгарган завод әледән-әле үз модельләрен яңартып тора.

Аның төрле модификацияләрен салкын Себер тарафларында да, эссе Африка илләрендә дә, авыл хуҗалыгында да, хәрби частьларда да тиз танып аласың. “Париж-Дакар”, “Ефәк юл” халыкара автомобиль узышларында да “КамАЗ-мастер” командасы Русия машинасының көчен күрсәтеп килә. Русиядән чил илләргә сатылучы йөк машиналары буенча да ул беренчелекне алып тора. Чөнки соңгы елларда ул водительләргә уңайлыклары, заманча җиһазлары буенча да хәзер чит ил компанияләре җитештергән автомобильләрдән калышмаска тырыша. Шулай да бу модельдә кабинада урнаштырылган кайбер корылмалар һәм җиһазлар Mercedes-Benz автомобиленнән алынган. Аның каравы машинага үзебездә яңа эшләнгән 550 ат көчле двигатель урнаштырылган. Ул капиталь ремонтсыз 1 миллион 500 мең чакрым юл үтүгә исәпләнгән. Автомобиль өч көпчәкле. Шунысы игътибарга лаек, йөк төямичә йөрегән чагында аның ике тәгәрмәчен күтәреп куеп була. Нәтиҗәдә резина да тузмый, ягулык та азрак яна. Кыскасы, заман таләпләренә туры килерлек өр-яңа машина.

Рейтинг:  0 / 5

Звезда не активнаЗвезда не активнаЗвезда не активнаЗвезда не активнаЗвезда не активна

Республика хөкүмәте Cәламәтлек саклау министрлыгына 120 “Ашыгыч ярдәм” автомобиле сатып алу өчен 350 миллион сум акча бүлгән. Дәүләт заказы буенча аукцион 26 ноябрьдә уздырылачак.

Тендерны җиңеп чыгучы агымдагы елның 25 декабренә кадәр автомобильләрне дәваханәләргә тапшырырга тиеш. Иң күбе – 30 махсус машина Республика педиатрия клиник үзәгенә тапшырылачак. Шулай ук 28 автомобиль – республика кан алу үзәгенә, 16 сы – Башкортстан ашыгыч ярдәм станциясенә, 2 се Куватов исемендәге Республика клиник дәваханәсенә биреләчәк. “Ашыгыч ярдәм” автомобильләре дәваханәләрнең эшчәнлек төренә карап махсус җайланма һәм җиһазлар белән кайтарылачак.

Рейтинг:  0 / 5

Звезда не активнаЗвезда не активнаЗвезда не активнаЗвезда не активнаЗвезда не активна

– Машинага шиплы резина куйган очракта да “шипы” билгесе кую таләбе гамәлдән чыгарылды дип ишеткән идем. Соңгы көннәрдә инспекторларның әлеге билгенең барлыгы яки юклыгын тагын тикшерүләре хакында ишеттем. Кирәкме ул билге, әллә юкмы?

Галим. Уфа шәһәре.

Чынлап та бу сорау күпләрне кызыксындыра. Агымдагы елның апрель аенда Русиянең юл хәрәкәте хәвефсезлеге дәүләт инспекциясе начальнигы Михаил Черников, “шипы” билгесе булмаган өчен штраф салу ахмаклык, чөнки ул юлда хәвефсезлеккә булышлык итми, дип белдергән иде. Русия Эчке эшләр министрлыгы шул уңайдан юл йөрү кагыйдәләренә үзгәрешләр әзерләде. Әмма бу үзгәрешләр һәм төзәтмәләр канун буларак гамәлгә кермәде.. Бүгенге көндә инспекторлар үзләренең начальнигының фикерен белә һәм килешә дә. Әмма инспектор иптәшнең кәефе булмау сәбәпле билге булмаган өчен штраф язасы килсә, сез берни дип тә җавап бирә алмаячаксыз. Шуңа күрә әлеге билгегә хаклар артканчы хәстәрләп куегыз. Исегездә булса, 2016 елда бу билгене урнаштыру катгый таләпкә әверелгәч 50 сум торган билгене кулдан 300 сумга сатып йөрделәр. Чөнки алар тиз арада автомобиль магазиннарында сатуда бетте. Ә туктаткан саен 500 сум штраф түләү бер дә күңелле түгел. Бүгенге көндә дә штраф күләме 500 сум тәшкил итә.