Хочу продать квартиру. Ипотека можно ли продать квартиру быстро. Можно продать долю в квартире. В каком банке брать ипотеку. Стоит ли брать ипотеку сегодня. На какой срок брать ипотеку. Утепление стен своими руками. Быстрое утепление стен пенопластом своими руками. Технология утепления стен. Ремонт видеокарты ноутбука. Быстрый ремонт видеокарты своими руками. Сколько стоит ремонт видеокарты. В каком банке взять автокредит. Где выгоднее взять автокредит без проблем. Бесплатный сервер wow. Рейтинг серверов wow сайт. Сервера wow mangos. Чертежи самодельных станков. Скачать чертежи станков для холодной ковки. Сверлильный станок чертеж. Договор аренды квартиры. Стоимость аренды квартиры в Москве. Снять в аренду квартиру.

 

 

“Киләчәккә хатлар”

Юк. Бу һич кенә дә Һади Такташның 30 елларда языла башлап, гомере өзелү сәбәпле, өч хат белән тукталган әсәре түгел. Без аның исемен кулланырга булдык. “Өмет”тә  “Киләчәккә хатлар” исемле рубрика ачабыз. Чөнки шагыйрь белән уйларыбыз ифрат та аваздаш булып чыкты. Без дә киләчәккә хатлар язарбыз, дөресрәге, безнең яшьләр язар аны. Ләкин, Такташтан аермалы буларак, алар киләчәкнең билгесез кешесенә түгел, ә 2067 ел яшьләренә адресланачак.

 Аны безнең  сәхифәдә һәр яшь кеше яза һәм укый алыр. Бу уйга мине очраклы рәвештә кулыма эләгеп, укып чыккан бер хат этәрде. Илле ел элек  Архангель өлкәсендә язылган шул хатны тәкъдим итәбез.

 

 “2017 ел яшьләренә хат

XXI гасырда яшәүче хөрмәтле яшьтәш-ләребез!

Сезгә XX гасырның алтмышынчы елларының яшьләре мөрәҗәгать итә. Без сезгә Бөек Ватаныбыз  –  Совет властеның 50 еллыгын билгеләгәндә, илебезнең төрле почмакларында кешеләрнең бәхете, коммунизм хакына, бөтен җир шарында тынычлык булсын дип, зур каһарманлык белән эшләүче 120 мең комсомол исеменнән хат язабыз. Без сезгә үзебез хакында һәм без яшәгән вакыт турында сөйләргә телибез.

XXI гасырның яшь буын вәкилләре, безнең өлкә яшьләре сезгә ун ел эчендә кечкенә авылдан заманча шәһәргә әверелгән Коряжманы; сазлыклар өстендә төзелгән Северодвинскны; Себернең урман химиясе гигантлары – Котласс, Солобальск, Архангельск комбинатларын бүләк итә. Сез инде Архангельскийның агач йортлардан торган бистәләрен һәм күперләрен күрмәссез дә. Яңа буын бүген шәһәрне үзгәртеп төзи. Архангельскийда төзелеш кайный һәм без һәрвакыт аның урманнарында. Тайгада һәм сазлыкларда Архангельск – Карпогор тимер юлын салабыз, геологлар тундрада нефть тапты. Энтузиазм, үзебезнең төбәкне үзгәртеп кору дигән зур теләк безнең төп омтылышыбыз.

 Бүген без Мудьюга утравы дигән изге җиргә килдек. Монда Себернең данлы пролетариат һәм крәстиән улларының ак гвардиячеләр кулына эләгеп, тоткынлыкта каннары коелган. Бу утрауны хәтерегездә тотыгыз. Бу хат өлкәнең төрле почмакларыннан слетта катнашучылар тарафыннан – кызыл армия һәм партизаннар көрәшкән яу кырларыннан, туганнар каберләреннән алып килгән туфракта саклана. Баш киемеңне сал һәм безнең бәхетле тормыш өчен гомерләрен биргән каһарманнарны искә ал. Без беләбез, сез бездән яхшырак яшәячәксез. Җирне тагын да бизәрсез, җиһанда яңгырар батырлыклар кылырсыз. Без сездән, Совет иленең 100 еллыгын каршы алучы буыннан, берникадәр көнләшәбез дә. Әмма безнең тынгысыз яшьлеккә сез дә көнләшеп карарсыз дип уйлыйбыз. Безнең максатыбыз якты, киләчәгебез матур, эшлисе эшләребез күп. Үз акылыбызны, йөрәк дәртен, энергияне, көчебезне салырга урын бар. Шуның белән бәхетлебез.

  Һәм сез, ерак буын вәкилләре,

Артта калган чорга бакканда,

Аңларсызмы шуны:

Караңгылык катламнарын ярып,

Төньяк балкышыдай нурын бөрки 

Без тудырган чорның яктысы. 

 

Совет халкының революцион, хәрби һәм хезмәт даны урыннары буенча сәяхәттә җиңүче комсомоллар һәм яшьләрнең икенче өлкә слетында катнашучылар.

                      23 июнь 1967 ел.” 

   Бу хат социаль челтәрләрдә пәйда булды. Бәлки, кемдер инде аны күргәндер, яисә бүген укыгансыздыр. Нинди уйларга салды икән ул сезне? Чагыштырулар, төрле сораулар туган-дыр: Бүгенге яшьләр “алтмышынчылар”дан көнләшәме, яисә нинди хисләр кичерә?  XXI гасыр егет-кызлары аларга охшашмы һ.б. 

   Быел бу хатка  –  50, Советлар иле төзелүгә 100 ел тула. Бөек һәм көчле илне тудыруда фидакарь өлеш керткән буын кешеләре безнең арада яши. Бүген күпләр күз алдына да китермәс катлаулы шартларда олы рухлы, хезмәт дәртенә тугры кала белгәннәр алар. Иң авыр вакытларда да, иң зур, аткарып булмастай тоелган бурычларны  үтәгәндә дә, тешләрен кысып, чыдый белгәннәр. 

Илле ел элек яшьләрне уртак идеяләр берләштергән. Хатның төп эчтәлеге дә шул ноталарда. Бүген хәлләр икенчерәк. Ә тагын илле елдан яшьләр нинди булыр?

Яңа фикерле, яңа карашлы, яңа идеяле булыр ул буын. Мөгаен, алар да арттан килүчеләргә Такташ сүзләре белән эндәшер:

Безнең хисләр сездә кабатланмас,

Сез ул хисләр белән янмассыз, —

Безнең бөек чорның каршылыклы

Кешеләрен аңлый алмассыз.

Бүген бар да башкача. Илле ел аерып торган ике буын яшьләре арасында аермалар бихисап. Ләкин яшьлек  кайчан да яшьлек булып кала:  чорына карап  хыялы, бурычы, максатлары, уе, уңышлары. Һәм, туры килсә, бүгенге яшьләр дә зур батырлыкларга әзер, Ватанга тугры була белә. Ә шулай да безнең бер нәрсәне ачыклыйсы килә: 2067 елда яшиячәк яңа буынга нинди васыятьнамә яза ала безнең яшьләр: сез буыннар бәйләнешен ничек күз алдына китерәсез? Нинди идеяләр берләштерә сезне, нинди максатлар көч бирә?.. Сократ чорыннан ук тиргәлгән яшь буын бу стереотипларны яшьләрчә инкарь итүгә ирешеп, киләчәк яшьләренә  нинди хатлар яза ала, моңа җавапны тик сез генә әйтә аласыз, 2017 ел яшьләре! 

 

Әлбәттә, 2067 ел каланчасыннан киләчәк буын  сезгә дә бик үзенчәлекле бәя бирер. “Алтмышынчылар” традициясен дәвам итик, егетләр-кызлар һәм нәкъ илле елдан соң бары да ачыкланыр. 2017 елдан 2067 елда яшәр буынга хат язучы беренче кеше кем булыр? “Мин яшь” сездән хатлар көтә!

 

 Безнең партнерлар

   

Государственное унитарное предприятие Республики Башкортостан Издательский дом «Республика Башкортостан»
Филиал: Редакция газеты «Омет»- филиал государственного унитарного предприятия Республики Башкортостан Издательский дом «Республика Башкортостан»
450079, г. Уфа, ул. 50-летия Октября, дом 13, 9 этаж, тел. 273-94-38, 273-64-81, e-mail: omet-ufa@mail.ru
Вся информация и материалы, размещенные на сайте редакции газеты «Омет» защищены международным и российским законодательством
об авторском праве. Все сообщения газеты «Омет» предназначены для пользователей старше 12 лет.
При перепечатке или цитировании ссылка на газету «Омет» обязательна.
Дизайн сайта- Абдуллин Фаниль
>