Рейтинг:  0 / 5

Звезда не активнаЗвезда не активнаЗвезда не активнаЗвезда не активнаЗвезда не активна

Табигать казалары һәм техноген һәлакәтләренең елдан-ел арта баруын ишетеп һәм күреп торабыз. Гадәттән тыш хәлләр министрлыгына да, Гражданнарны саклау идарәсенә дә эш табылып кына тора. Төрле казаларны алдан кисәтү һәм тиз арада тәртипкә китерү өчен гражданнарны саклау законына үзгәрешләр кертелә.

Законга ярашлы, гражданнар иминлеген яклау вәкаләтләренең бер өлешен төбәкләр карамагына күчерәчәкләр. Чөнки шул төбәк җитәкчелеге һәм халкы гына үзендә нинди хәвеф-каза китерерлек заводлар, оешмалар барлыгын яхшы белә. Шуны истә тотып илнең Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы “Гражданнарны саклау” федераль законына өстәмәләр тәкъдим итте. Без элек-электән гражданнарны саклау идарәсе башлыча атом-төш коралы кулланылган очракларда сакланырга өйрәтүче оешма дип кенә кабул итәргә күнеккәнбез. Федераль законның бу өлешендә үзгәрешләр көтелми. Сугыш башлана калса, мобилизация үткәрү, атом коралыннан саклану урыннарын исәптә һәм әзерлектә тоту Федераль үзәк карамагында кала. Илнең гражданнарны саклау департаменты директоры Олег Мануйло тәкъдим ителгән үзгәрешләргә аңлатма бирде.

Рейтинг:  0 / 5

Звезда не активнаЗвезда не активнаЗвезда не активнаЗвезда не активнаЗвезда не активна

Җәй буена диярлек сайлау алды кампаниясе барды һәм көзгә аяк басу белән депутатлар сайладык. Бюллетеньнәр саналды, протоколлар төзелде, исәп ясалды, нәтиҗәләр билгеле.

Рәсми тел белән әйткәндә, 9 сентябрьдә Башкортстан халкы Дәүләт җыелышы – Корылтайга һәм кайсыбер җирле үзидарә органнарына депутатлар сайлады. Бу көнне республикада 22 сайлау кампаниясе үтте һәм 147 мандат алмаштырылды.

Рейтинг:  0 / 5

Звезда не активнаЗвезда не активнаЗвезда не активнаЗвезда не активнаЗвезда не активна

Журналистиканы дүртенче власть белән чагыштыру юк урында тумаган. Элек киң мәгълүмат чарасының сүзеннән хәтта җитәкчеләр дә калтырап торган. Советлар заманында да сүз көче каты эшләде: тәнкыйть материалына эләгү зур хурлыкка тиң иде. Ул чакта сүз тәрбия чарасы да, власть та булды.

Рейтинг:  0 / 5

Звезда не активнаЗвезда не активнаЗвезда не активнаЗвезда не активнаЗвезда не активна

Быел җәй башы белән колбаса һәм ит ярымфабрикатларына хаклар биешә башлавы сизелде.

Ни сәбәпле аларның хаклары артты соң? Белгечләр аңлатуынча, чимал сатып алу хаклары үзенең тарихи максимумына җиткән. Русиянең эре җитештерүчеләре мәгълүматларына ярашлы, 2018 елның гыйнварыннан алып дуңгыз итенең бер килограммы уртача 267 сумга, ягъни 53 процентка кыйммәтләнгән. Былтыр шушы ук чор эчендә 17 процентка арткан булган.

Рейтинг:  0 / 5

Звезда не активнаЗвезда не активнаЗвезда не активнаЗвезда не активнаЗвезда не активна

Ул ирләр өчен дә, хатын-кызлар өчен дә пенсия яшен 5 елга күтәрергә кирәк, диде

Пенсия реформасы турында байтактан бирле сүз барды. Төрле фаразлар, төрле карашлар белдерелде. Һәм менә быел реформа алдыбызга килеп басты. 14 июньдә Русия Хөкүмәте рәисе Дмитрий Медведев пенсия реформасы үткәреләчәген игълан итте. Реформага ярашлы пенсия яшен хатын-кызлар өчен — 8 елга, ягъни 63 яшькә, ир-атлар өчен 5 елга, ягъни 65 яшькә кадәр күтәрергә тәкъдим ителде. Документны Дәүләт Думасы депутатлары беренче укуда кабул итте. Шуннан соң барчабыз да президент ни әйтер икән дип көттек. Һәм менә 29 август көнне Владимир Путин телевидение аша чыгыш ясап, ил гражданының һәркайсы өчен үтә дә мөһим булган мәсьәләгә үз карашын белдерде.Президент пенсия реформасының берникадәр йомшаруы турында җиткерде.