Рейтинг:  0 / 5

Звезда не активнаЗвезда не активнаЗвезда не активнаЗвезда не активнаЗвезда не активна

Мәктәп елларыннан бирле бер-берсен ошатып йөргән Нурия белән Зөфәр быел олы тормыш сукмагына басты. Йокы бүлмәсендә таралып йоклап яткан иренең өстенә ябып, аш бүлмәсенә чыкты яшь килен. Иртә иде әле, әтәчләр дә уянмаган.

Рейтинг:  0 / 5

Звезда не активнаЗвезда не активнаЗвезда не активнаЗвезда не активнаЗвезда не активна

Киләсе елда Башкорт әдәбиятының горурлыгы, Башкортстанның халык шагыйре, күренекле драматург һәм прозаик Мостай Кәримнең тууына 100 ел тулуны билгеләячәкбез. Шушы уңайдан республикада бик күп чаралар уздырылачак. Чараларның башлангычына бүген Башкорт дәүләт опера театрында старт бирелде.

Биредә “Инеш” нәшриятында дөнья күргән “Мостай. Беркайчан да булмаган интервью”(“Мустай. Интервью, которого никогда не было”) дигән китап-альбомны тәкъдим итү кичәсе үтте. Кичәне шагыйрьнең кызы, Мостай Кәрим исемендәге фонд рәисе Әлфия Кәримова ачты: “Китап чыгару идеясен улым Тимербулат Кәримов бирде. Мостай Кәримне Башкортстанда яхшы хәтерлиләр, ә менә Мәскәүдә милли язучыларны оныта баралар. Бигрәк тә яшьләр. Укучылар Мостай Кәримне шагыйрь буларак кына түгел, кеше буларак та белсеннәр иде”, – диде ул.
Китап бүләк форматында эшләнгән һәм шагыйрьнең шәхси архивыннан алынган бик күп фотосурәтләр белән бизәлгән, эчтәлеге дә һәркемгә кызыклы булыр – күренекле язучының көндәлекләре, истәлекләре аша аның бай иҗат һәм тормыш юлы турында бик күп кызыклы мәгълүмат алырга була.
Китапның презентациясендә шулай ук “Инеш” нәшриятының баш мөхәррире Алексей Фенин, Башкортстанның халык шагыйре Кадим Аралбай, Дәүләт җыелышы-Корылтай депутаты Эльвира Аеткулова, Хөкүмәт вице-премьеры Ленара Иванова һәм башка дәрәҗәле кунаклар чыгыш ясады.
Кичә барышында Мостай Кәрим исемендәге Милли яшьләр театры артистлары әдипнең шигырьләрен һәм китапка кергән проза әсәрләреннән өзекләр укыды.

Елена Фатыйхова.

Рейтинг:  5 / 5

Звезда активнаЗвезда активнаЗвезда активнаЗвезда активнаЗвезда активна

 

Ул, үзен-үзе белештермичә, аяк очында гына карак сыман өйдән чыкты. Ут та кабызмады.  Бүген килеп аңардан ничек өйдән чыкканын сорасалар, хәтта җавап та бирә алмас иде. Ишек төбендә яткан беренче пар галушны аягына эләктерде. Ихатада йокымсырап яткан Акбай, бер мизгелгә колагын тырпайтты да, хуҗасын танып, ял итүен дәвам итте. Абзар ихатасы аша ындырга чыкты. Әнә тулышкан ай яктысында аның корбаннары – өч алтын көнбагыш – бакча уртасында утыра. Бәрәңге сабакларын сындыра-сындыра, абына-сөртенә, галушына тулган колорадо коңгызларын да исәпкә алмыйча (ул алардан җирәнә иде), хатын көнбагышлар янына ашыкты. Нурсөя, ачынып, аларны бар көченә йолкырга тотынды.

Рейтинг:  0 / 5

Звезда не активнаЗвезда не активнаЗвезда не активнаЗвезда не активнаЗвезда не активна

Олы кешенең шул инде аның: танышлар очрап исәнлек-саулык сорашкач, балалар, оныклар турында әңгәмәләшергә тотынасың. Балалар мәктәптә бер сыйныфта укыган булса, ул ата-ана туганыңа ук әйләнә. Эшләр „пешә” башлагач, күңелне тырнап торган, хәтта үз-үзеңнән дә яшерә торган „сер” капчыкларының авызы ачыла.

Рейтинг:  0 / 5

Звезда не активнаЗвезда не активнаЗвезда не активнаЗвезда не активнаЗвезда не активна

Кушнаренко районының Иске Гомәр авылында яшәүче Сәвия әби Хәйруллинаның язмышы турында күптән язасым килә иде. Балачактан ук ул альяпкычын бәйләгән уңган, тыйнак, гел елмаеп торган, татар хатын-кызларына гына хас булганча сабыр апа булып күз алдында калган. Соңгы елларда бик күп кайгылар кичерүен ишетеп кызганган идем. Ниһаять, үзенең ризалыгын алып, язмышын язарга тәвәккәлләдем.