Күз алдына китерик, гадәти генә авылда гадәти генә гаилә яши: бала-чагасы, мал-туары, бакчасы, мунчасы бар. Шул җыйнак кына зур дөнья – гаиләне яшәтер өчен акча кирәк. Әйе, күп чиновниклар башына да китермәгәнчә, аларга яшәү өчен өч мең дә түгел, өч мең ярым да түгел, күпкә күбрәк акча кирәк – олы өйгә ни кирәк, бәләкәй өйгә шул кирәк, дигәнчәрәк.

Аскын яклары үзенең гүзәл табигате, тырыш һәм эчкерсез халкы белән сокландыра. Икътисади яктан әллә ни алга киткән районнардан саналмаса да, биредә эшкә батыр, замана авырлыкларына бирешмичә, киләчәккә зур ышаныч белән баккан кешеләр яши.
Аскын район хакимияте башлыгының социаль мәсьәләләр һәм кадрлар сәясәте буенча урынбасары Фаат Нурулла улы Фәтхуллин белән әңгәмәбез районның бүгенгесе һәм киләчәге, халыкның яшәеше хакында.

Аскын яшьләре үз районында яшәү дәрәҗәсен Европа илләрендәге авыллар югарылыгына күтәрергә хыялланып эшли

Ата-бабаларның авазы
Казаклар авылында узган чираттагы шәҗәрә бәйрәме буыннар чылбырын барлады

Тарихи мәгълүматлар буенча, Казаклар авылына – 1713 елның 19 февралендә нигез салынган. Мишәрләр килеп утырган бу җиргә. Башта авыл Казак дип аталган. 1843 елда 384 кешегә 1744 пот уҗым һәм 1528 пот сабан икмәге чәчелгән. Ул чакта 68 ихатада 243 ат, 369 сыер, 148 сарык, 272 кәҗә булган. 128 умарта исәпләнгән. Мәчет була. Тора бара ниндидер сәбәп беләндер авылны күплек санда Казаклар дип атый башлыйлар.

Туган як! Туган Җир!
Бу сүзләрнең мәгънәсен олыгайгач кына аңлыйбыз шул. Яшь чакта ничек тә читкәрәк, ераккарак китәсе килә. Үзебез туып-үскән авылдан чыгып китсәк, тормыш жиңелрәктер кебек тоела...