“Салют” шифаханәсен ябалар, диләр. Аның урынында хәзер нәрсә булыр икән?”

Рафия Галиуллина.

 

Дөрес сүз кузгата автор. “Салют” санаторие бүген финанс яктан авыр хәлдә. Әлеге мәсьәләне бу атнада хөкүмәттә үткән оператив киңәшмәдә Башкортстан башлыгы вазифасын башкаручы Радий Хәбиров та күтәрде.

Хөкүмәт премьер-министры урынбасары вазифасын башкаручы Ленара Иванова әйтүенчә, санаторий кредит бурычына баткан. “Сүзне “Салют”ның бүгенге хәленнән башларга кирәк. 2017 ел азагында ул дәүләт унитар предприятиесеннән (ГУП) җаваплылыгы чикләнгән җәмгыятькә (ООО) үзгәртелде һәм коммерция оешмасы буларак эшли башлады, – ди Ленара Иванова. – 2018 елдан ул дәүләт гарантиясе программаларында катнашмады, ягъни мәҗбүри медицина страховкалавы күләмнәрен алмады. Учреждение Сәламәтлек саклау министрлыгына карамаганлыктан, аңа дәүләт биреме җиткерелмәде. Аның яшәеше өчен бердәнбер чыганак булып Социаль страховкалау фонды линиясе буенча инвалид балалар өчен юлламалар сатып алу торды”.

Ләкин ата-аналар, шифаханәнең матди-техник базасы ярлы һәм иске дип зарланып, юлламалардан баш тарта башлаган. Нәтиҗәдә, 2016 елда – 230, 2017 елда 32 юллама сатылса, былтыр берәү дә булмаган. “Учреждениенең кредит буенча зур бурычы җыелган, бүген ул 50 миллион сумга җитә. Шифаханә банкортлыкка китеп бара, – ди Ленара Иванова. – Моны булдырмас өчен, бурычларын каплап, предприятиене ябу өчен ярдәм сорыйбыз”.

Шул уңайдан Башкортстан җитәкчесе кушуы буенча, шифаханә базасында инвалид балалар өчен реабилитация үзәге төзү карала. Чөнки урыны уңайлы: якын тирәдә берничә медицина учреждениесе урнашкан. Үзәктә 100 койка-урын, 20 урынлык кунакханә дә булыр дип күзаллана. Моннан тыш, тәүлегенә 250 кешене кабул итәрлек көндезге ярымстационар булдырырга ниятлиләр. “Эшләрне 3 этапта башкарырга телибез, – ди Ленара Иванова. – Ярымстационарны якын арада файдалана башлау өчен, капиталь ремонтка тотынырга. 2020 елда стационар өлешен сафка кертергә. Аннары мәгариф үзәгенең яңа корпусын төзергә”.

Шул рәвешле, Башкортстанда инвалид балалар өчен күп функцияле реабилитация-мәгариф үзәге барлыкка киләчәк. Ул даими финанслауда булачак.

 

Әйткәндәй, Радий Хәбиров кешеләргә аңлаешлы мәгълүмат бирергә кирәк дигән фикердә. “Нәрсә эшләргә җыенуыбыз турында кешеләргә аңлатмыйбыз икән, чынбарлыкка туры килмәгән фикер алышулар башлана. Кешеләргә тыныч кына аңлатырга кирәк: “Әйе, “Салют” яшәүдән туктый, әмма аның урынында үзенчәлекле балалар өчен яңа заманча учреждение барлыкка киләчәк”, – ди төбәк җитәкчесе.

Язгөл Сафина.

Фото: bashturist.ru

Башкортстан башлыгы Радий Хәбиров исеменә килгән мөрәҗәгатьләр белән таныштыруны дәвам итеп, киләсе хатка тукталабыз.

“Безнең Күлләр авылында узган елның язында клубны яптылар. Бәйрәмнәрдә булса да, ачсалар иде. Авылда 20дән артык бала бар. Чараларны үзебез оештыра алабыз – безнең балалар бик сәләтлеләр”, – дип яза Кырмыскалы районы Күлләр авылында яшәүчеләр. Узган ел авыл халкына капиталь ремонт эшләгәннән соң клубны Яңа елга ачабыз дип әйткән булганнар.

 

“Күлләр авылында 43 йортта нибары 140 кеше яши. Халык саны аз булу сәбәпле, 2017 елда, чынлап та, авыл клубы ябылды, – дип җавап бирә Кырмыскалы районы хакимияте башлыгы Әлфир Сабиров. – Аның эшчәнлеген тергезү карары кабул ителде. Киләчәктә клуб бинасына ремонт ясалачак”.

 

Әйткәндәй, бу авылда мәктәп тә ябылган. “Укучылар санының аз булуы сәбәпле 2011 елда мәктәп ябылды. Проблеманы хәл итү максатында балаларны көн саен Ефремкино авылы мәктәбенә илтү оештырылды”, – ди Әлфир Сабиров.

 

“Күгәрчен районының Ялчы авылында балалар бакчасына ремонт кирәк. Аны урындагы башлангычларга ярдәм итү программасы буенча ремонтларга карар ителде. Ул бит бюджет исәбеннән ремонтланырга тиеш, ә программа буенча спорт залы ачып булыр иде. Моның өчен кибетнең буш торган бинасы бар”.

 

“Ялчы авылында “Айгөл” балалар бакчасы 1983 елда төзелгән. Бинасы бер катлы, кирпечтән, су һәм газ үткән, канализациясе бар. Балалар учреждениесенең проект куәте 15 балага исәпләнгән.

2018 елның ноябрендә Ялчы авылы халкы җыелышында 2019 елда урындагы башлангычларга ярдәм итү программасы буенча бинаның түбәсен ремонтлау һәм тәрәзәләрен алмаштыру турында карар кабул ителде. Җыелышта спорт залы турындагы сорау да каралды, әмма, кызганычка каршы, халык бу мәсьәләне хупламады.

Шуны әйтә алам: якындагы Түбәнге Сәпәш авылында (1 км.) күп функцияле үзәк төзү планлаштырыла, аның проектына спорт залы кертеләчәк.

Сорауларыгыз туса, социаль челтәрләр аша шәхсән миңа яки авыл хакимиятенә мөрәҗәгать итә аласыз.

Күгәрчен районы хакимияте башлыгы Гайса Янбаев”.

 

 

“Физкультура-савыктыру комплекслары кем өчен төзелә? Алар акча эшләүгә генә корылырга тиешмени? Кичке вакытта “акча өчен” эшләргә дә була, анысы белән килешәм. Ләкин алар тәү чиратта балалар шөгыльләнә алырлык булырга тиеш бит.

Мин 15 ел Краснокама районының балалар һәм үсмерләр спорт мәктәбендә җиңел атлетика буенча тренер булып эшлим. Тәрбияләнүчеләрем мәктәп коридорында (анда хәзер керергә дә ярамый) шөгыльләнеп, яхшы күрсәткечләргә ирештеләр. Хәзер безне бөтенләй чыгарып ташладылар диярлек. Күп сорамыйм: кыш көннәрендә булса да, атнасына 2-3 тапкыр калганнар кебек үк, уңайлы шартларда шөгыльләнергә иде. Түрәләрнең аңларга теләмәүләренә балалар гаепле түгел бит”.

Тренерның үтенече буенча Эльвина Гарипова.

 

“Прикамье” физкультура-савыктыру комплексы 2014 елның сентябрендә эшли башлады. Комплекс халыкның бар категорияләренә 35 төрдән күбрәк хезмәт күрсәтә һәм спортның 7 төрен үстерә. Анда балалар һәм үсмерләр, шул исәптән сәламәтлекләре чикләнгәннәр өчен бюджет нигезендә 19 спорт-тренировка төркеме оештырылган. Барлыгы 270 бала шөгыльләнә. Дәресләр 2018-2019 елга расланган расписаниеләргә ярашлы үткәрелә (03.09.2018 елдан 02/136 санлы боерык).

Спорт залында “Каратэ”, “Самбо” һәм “Футбол” бүлекләре дәресләр алып бара. Краснокама районы хакимияте балалар һәм үсмерләр спорт мәктәбе секцияләре дәресләре өчен өстәмә вакыт бүлү буенча “Приморье” комплексына мөрәҗәгать итте. Расланган расписаниедән чыгып, өстәм вакытлар билгеләнде.

Шулай ук дүшәмбе җиңел атлетика буенча дәресләр Николо-Березовка мәктәбенең спорт залында үтәчәк. “Прикамье” комплексында да шимбә саен өстәмә көн бүленәчәк. Спорт секцияләре эше буенча яңа расписание төзегәндә җиңел атлетика секциясе кертеләчәк.

Краснокама районы хакимияте башлыгы вазифасын вакытлыча башкаручы Олег Гыйльфанов”.

 

 

 

 

“Тәтешле районында Ирәкте авылы ягыннан Йосып һәм Бизгә кадәр юлларны начар чистарталар. Тазартсалар да даими түгел һәм сирәк кенә. Теге яки бу хәл килеп чыкса, ашыгыч ярдәм һәм янгын сүндерү машиналары ничек барып җитәр, белмим. Чарасын күрергә кирәк. Җәен яңгырдан соң да бу юллар үтмәле түгел. Бу проблема халыкны нык борчый.

Аннары урамнарда лампалар куя башласалар да, әлегә, кызганычка каршы, барыбер караңгы...”

Рәвил Шәмсиев.

 

“Тәтешле районының Ирәкте-Йосып-Биз автомобиль юлы “Башнефть” компаниясе балансында тора. Автомобиль юлын тиешле тәртиптә тотуны район хакимияте үз контроленә алды. Бу объектны киләчәктә капиталь ремонтка кертү турында баланста тотучы белән сөйләшүләр алып барыла.

“Караңгы авылларны яктырту” республика программасы буенча 2019 елның гыйнварында Йосып авылында өстәмә 15 энергия саклаучы лампа кую планлаштырылган.

Тәтешле районы хакимияте башлыгы Рушан Гәрәев”.