Бу кешеләрнең тормыш-көнкүрешен якыннан түгел, читтән күрсәң дә, ул урында тумавыңа шатланып туя алмыйсың. Аларның үткәне дә, киләчәге дә юк. Бары тик бүген җан асрап кына көн күрәләр. Аларның хәтта киләчәккә матур хыяллары да юктыр төсле.

Салкыннар җитте исә дөньяның кояшлы урынына барып, җылынасы килә башлый. Кесәңдә акчаң булса, бу катлаулы мәсьәлә түгел: диңгез буйларына барып комда рәхәтләнеп кызынып ятарга мөмкин. Бүген без хыялларда җылы диңгез ярларына түгел, ә чүлләргә сәяхәт кыласы иттек әле. Чүлләрдә булган кешеләр, читтән караганда гына алар дөньяның күңелсез урыны сыман тоела диләр. Чынында, аларның кайсыберләре чын сәнгать әсәрен хәтерләтә икән.

Күп милләтле бу республиканың мәдәнияте җирле кабиләләр, күрше илләр һәм колонизаторлар йогынтысында оешкан. Шуның нәтиҗәсендә бүген без Көньяк-Көнчыгыш Азиядә һәм, гомумән, бөтен дөньяда, мөһим роль уйнаган, алга киткән икътисадлы заманча илне күрәбез. Кытай диңгезенә чыгу һәм илнең гаять тә бай табигате туризм үсешенә этәргеч биргән — Вьетнам экзотик ял сөючеләр арасында иң популяр дәүләтләрнең берсе булып санала. Бүгенге көндә ил халкы 97 миллионнан артык тәшкил итә. Былтыр бу сан 1 миллионга кимрәк булган.

Уфада яшәүче Антон Сазонов илләр буйлап сәпиттә дөнья гизәргә тели. Ә, белүебезчә, хыяллар кайчагында чынга аша! Антон да 12 июнь көнне башкаланың Салават Юлаев мәйданыннан Азиянең 16 иле буйлап сәяхәткә кузгалган иде. Бер айдан артык вакыт үтеп тә киткән.

Бер чеметем борыч яки дарчин (корица) ашамлыкка кабатланмас тәм бирергә мөмкин. Хәер, мөмкин генә түгел, бирә дә. Бу мәсьәләдә европалылар да, азиялеләр дә бәхәсләшми. Тик бер “ләкин” белән: һиндлар тәмләткечләрне ашамлыкларына безнең сыман чеметемнәрдә түгел, ә калакларда үлчәп салалар. Чөнки тәмләткечләр аларның ашамлыкларына гына түгел, ә тормышларына да ямь һәм тәм өстәүче.