Рейтинг:  5 / 5

Звезда активнаЗвезда активнаЗвезда активнаЗвезда активнаЗвезда активна

Ә чынында монда сихри рәхәтлек тоялар

Җир шарындагы төрле куркыныч урыннар турында сезнең ишеткәнегез бардыр. Бигрәк тә «ужастик»ларның тугры фанатлары яхшы белә аларны. Билгесез, аңлатып булмый торган күренешләр кешене куркыта, ләкин шул ук вакытта үзенә тартып та тора. Андый сәер урыннарның «яхшы холыклы»лары, кешеләр файдалы дип тапканнары да була икән. Безнең илдәге шундый урыннарга сәяхәт итик, әйдә.
«Долгая поляна», Тәтеш районы, Татарстан:
Тәтеш районындагы бу авыл янында Куян аланы һәм Таш алан дигән ике алан бар. Алар урман белән уратып алынган. Ә үзләрендә бер генә агач асәре дә юк, берничә гасыр инде алар тап-такыр кала бирәләр. Хәтта махсус утыртылган агачлар да монда үсеп китә алмый икән. Һәм тагын бу аланнар электр приборларын үз итеп бетермиләр: сәгатьләр «абына» башлый, фотоаппаратларда кадрлар югала. Ә кешеләр исә, киресенчә, монда тынычланып кала, ниндидер сихри җылылык тоя. Бу урын турында хәтта Болгар ханнары да белгән һәм җәйләрен монда чатырлар корып, көч җыярга килә торган булганнар. Кешеләр бу аланнарда артериаль кан басымы тигезләшә, яралар тизрәк төзәлә, суык тиюләр бетеп китә дип саный.

Рейтинг:  0 / 5

Звезда не активнаЗвезда не активнаЗвезда не активнаЗвезда не активнаЗвезда не активна

Һәрбер җан иясе бу якты дөньяларда озаграк яшәргә хыяллана. Хыял – бер хәл, әмма дә ләкин бүген галимнәр, психологлар яшьнең критик чиге итеп 80 яшьне атыйлар. Чөнки күпләр бүген шушы рубежның аргы ягына чыга алмый. Шул ук вакытта тарихта 110, 120, хәтта 130га кадәр яшәгән озын гомерле кешеләр булуы мәгълүм. Шул ук галимнәр адәм баласының нормаль гомер озынлыгы 100-120 яшькә җитәргә тиеш дип раслый. Библиядә дә безнең өчен дөреслеккә туры килмәстәй тоелган гомер озынлыгы күрсәтелгән, диләр. Дөресме соң болар?

Рейтинг:  0 / 5

Звезда не активнаЗвезда не активнаЗвезда не активнаЗвезда не активнаЗвезда не активна

* Америка табиблары Нелли Эндрюсны «медицина феномены» дип атаган. Бу ханымның нормаль тән температурасы башка кешеләрнеке кебек 36,6 түгел, ә 38 градус икән. Медиклар бу күренешнең сәбәбен әлегә аңлата алмаган. Нелли үзен яхшы хис итә һәм сәламәтлегеннән зарланмый, ди.

* Англиядә яшәүче 20 яшьлек Нил Блафферт салкынга чыдамлык рекорды күрсәткән. Күпсанлы тамашачылар алдында ул муеныннан ноль градус җылылыктагагы диңгез суына күмелгән. Һәм шунда 40 минут чамасы торган. Аннары егетне сәгать ярым дәвамында җылытканнар. Салкын судан Нилга бер зыян да килмәгән. Ә бит кораб батканнан соң кешеләр шундый суда 12 минуттан соң туңып үләләр.

* Кобургта яшәүче Сара Маршалл – эчке әгъзалары күчереп утыртылган иң яшь пациент. Табиблар 5 ай да 24 көнлек булганда аңа бавыр, эчәклек, ашказаны һәм ашказаны бизе күчереп утырткан. Кызчык бик сирәк очрый торган авыру – мегацисто синдромыннан (эчәклек бозылуы) интеккән.

* Куру, ягъни көлә торган авырудан Яңа Гвинеядә яшәүче фор кабиләсендә генә интегәләр. Бу авыруны эләктергән кеше үлә икән. Табиблар әлеге чирнең барлыкка килү сәбәбен – каннибализмның бер формасы – ягъни, мәсәлән, кешенең баш миен ашау дип саныйлар.

Рейтинг:  0 / 5

Звезда не активнаЗвезда не активнаЗвезда не активнаЗвезда не активнаЗвезда не активна

Бу хәл Фәрит хәзрәтнең әбисе белән булган. 

– Минем әбиемнең әбисе кендек әбисе булган, – дип сөйләгән ул. – Бервакыт яхшы тарантаста купшы гына киенгән бер кеше килеп, бер хатынга бала таптырырга кирәк, дигән. Әбигә күзен йомарга кушканнар, шунда ул аларның җен булуларын белеп ала, чөнки аяклары ат тоягы кебек иде, ди.
Бик тиз арада аны бер мунчага алып килгәннәр. Җен хатыны ләүкәдә ята ди. Әбигә кулын юарга су кирәк бит, ләкин су юк. Мунчадагы су савытының капкачын ача алмыйлар, чөнки бисмилла итеп ябылган. Бер җен, менә шундый-шундый кешенең базында бисмилла әйтмичә ябылган сөт бар, ди һәм аны алып килә.
Әби, төшемме бу, өнемме дип, балдагын сөт салынган сөткә төшереп калдыра. Әбине алып кайтып куялар, беркемгә бернәрсә әйтмәскә кушалар.
Икенче көнне ул киленен сөтле чүлмәкнең хуҗасына җибәрә. Минем балдагым шунда булырга тиеш, ди. Чынлап та балдакны шуннан табалар.

Дилбәр Гарифуллин.

Рейтинг:  0 / 5

Звезда не активнаЗвезда не активнаЗвезда не активнаЗвезда не активнаЗвезда не активна

Астрологлар, әйе, мондый бәйләнеш бар, дип фараз итә. Моннан йөзләрчә еллар элек, җир шарында адәм балалары барлыкка килгән генә вакытта аларның күзләре коңгырт төстә булган. Планетада климат йомшак, җылы, ә табигать кешегә барлык нигъмәтләрен мул биргән чор була ул.

Ләкин берникадәр вакыттан соң җир йөзендә вулканнар ату, бозлык чоры, җир тетрәүләр, метеоритлар килеп төшү кебек күренешләр күзәтелә башлый. Барлык бу катаклизмнар планетада яшәүчеләргә кире йогынты ясый башлый. Җылы климатта, муллыкта, уңай шартларда яшәп өйрәнгән кешеләр күпләп үлә башлаган, әмма барысы да түгел. Һәлак булганнарга алмашка икенче буын кешеләр килгән. Болары табигать шартларына бирешмәскә, чыдамрак, көчлерәк булырга өйрәнгән. Аларның холкы белән бергә тышкы кыяфәтләре дә үзгәргән: коңгырт күзләр белән бергә зәңгәр, яшел, кара күзлеләр пәйда булган.