Укладка ламината на пол. Быстрая укладка ламината своими руками видео. Укладка ламината по диагонали. Пробковое покрытие для пола. Качественная укладка пробкового пола. Пробковый пол плюсы и минусы. Смеси для выравнивания пола. Быстрое выравнивание бетонного пола. Выравнивание пола стоимость. Самоделки для дома. Лучшие самоделки для дома своими руками. Полезные самоделки для дома. Как обустроить кухню. Как обустроить маленькую кухню быстро. Как обустроить кухню фото. Как открыть свой магазин. Хочу открыть магазин с большим капиталом. Сколько стоит открыть магазин. Диван своими руками. Как сделать диван своими руками для дома. Диван своими руками чертежи. Дизайн маленькой кухни. Красивый дизайн интерьера кухни фото. Малогабаритные кухни дизайн.

 

 

Танышу

Ро-о-ом! Кайчан әти-әниләрең белән таныштырасың инде? Озакламый ЗАГСка барыр вакытыбыз да җитә бит!– дип мөлаем күзләре белән карады Асия егетенә.
– Ярый, алайса, Ася, әйдә бүген таныштырам. Әти-әниләр дә өйләрендә, эшләре юк, килерләр,– диде Рамил.
– Өйдә түгел, аларны мин ресторанда хочу күрергә-ә,– дип сузды Асия.
– Ярый, ярый. Әмма мин кичтән соңрак бушыйм. Алайса, син теге “Сумса” ресторанына иртәрәк барып өстәл биләп куй. Кичкә табан анда кеше күп булучан, – диде егет. Рамил әти-әнисенә дә шалтыратып, кич белән шул ресторанга килүләрен үтенде. Озак аңлатасы килмәде, “сюрприз була”, дип кенә әйтте.
Асия ресторанга килеп кергәндә, чынлап та зал тулы, буш урыннар аз иде. Шунда ул ерак почмак-
тагы бер буш өстәлгә табан кешеләр юнәлгәнен күреп, турырак юлдан алданрак барып җитәргә тырышса да, бер ир белән хатын Асиядән алдарак килеп утырдык дигәндә генә:
– Ой, пажалысты, зинһар, бу өстәл занято. Күрмисезмени, өстәлдә сумкам да ята!,– дип кыз, бу олы гына парның юлына басып, өстәлне бирмәскә бәхәсләшә башлады.
– Ә нигә сез ерактан ук сумкагызны өстәлгә ыргытасыз? Без күреп тордык, шулай ярыймыни?– дип ризасызлык белдерде абзый кеше.
– И-и, картлач, аңламыйсыз мыни, за-ня-то! Безнең монда важный встреча була, мешайт итмәгез әле. Әнә теге өстәл артында буш урыннар бар, сезгә шунда утырсагыз ярамыймыни? – дип бу кешеләр белән низаглаша башлады Асия.
Бу вакытта эшләреннән арынып Рамил дә шәп-шәп атлап ресторанга килеп керде. Залның каршы почмагында әти-әнисен, алар янында кулларын болгый-болгый нәрсәдер сөйләгән Асиясен күреп, ашыга-ашыга алар янына елмаеп килеп басты.
– О-о, сез инде танышырга да өлгердегезмени? Әти, әни, таныш булыгыз, менә бу сезнең булачак киленегез Асия!– дип шатлыклы күзләре белән әти-әнисенә карады уллары...
Бу ыгы-зыгының кинәт мондый борылыш алганыннан каушап калган әти-әнисе һушларын чак җыя алган хәлдә, бер улларына, бер “килен”гә карап: “таныштык, балакаем, таныштык сурпризең белән, артыграгы белән дә булды, ахрысы”, – диделәр берта-
выштан.

Кәүсәр Әминев.
Уфа шәһәре.

ТУЙ

Туй бара. Хатынын югалткан кода. Егет ягыннан, күрше мишәр авылы Әмирдән, туйга кыз ягына кодалар килергә тиешләр. Дүрт пар. Бар да әзер. Көндезге уникегә килеп җитәргә дип сөйләшенгән.

Тулысынча:ТУЙ

Алаймы болаймы?

М инем болай дусларым күп үзе, шуларның икесе турында гына сөйлим әле!
Беренчесе – балачак дустым, барып чыккан алкаш, хатынын кыйнаштыргалый, эшләми, хәерчелекнең теге ягында. Гаиләләр белән сирәк очрашабыз, ярты елга бер тапкыр гына. Андый очрашудан соң хатын фәрештәгә әйләнә. Миңа гашыйк була, бертуктаусыз: “Син нинди әйбәт, синең белән табышу минем өчен лотереяга бәхет билеты оту кебек булган”, – дип кабатлый...
Икенче дустымның йорты идеаль тәртиптә. Ирләр эше күзлегеннән караганда дип әйтүем. Газоннар кайчы белән кыркылган, бөтен җир ялт иткән. Бу гаилә белән аралашканнан соң мин эшлексезгә әйләнәм. Өйдә аркылыны буйга алып салмаучы хөрәсән икәнмен, интернетта казынудан башканы белмим һ.б.
Сорау туа: миңа кайсы дустым белән аралашу отышлырак?
Гали ВӘЛИЕВ.

Саф мәхәббәт

Җаным, күпме кабатларга була сине генә яратам дип? Кичәме? Нишләгән кичә? Дөрес түгел! Кем әйтте? Ләйсән белән? Ә-ә, ул ябышкакны әйтәсең икән... Клубка барганда юлыбыз кисеште шул. Син чыкмаган идең бит. Кем күргән үбешкәнне? Кочаклашканбыз-дамыни? И, юләрем, соң кочаклашмый гына үбешеп булмый бит?! Сөйлимме дөресен? Без бит, хисләнеп китеп, кинода күргәнне генә кабатладык. Сиңа шуны, сөенә-сөенә, әләкләгәннәр инде. Юк, шуннан башка берни дә булмады. Юк, ул мине кызыксындырмый. Ул кадәр көнче булма инде – үпкән-кочкан җилгә очкан диген дә, оныт

Тулысынча:Саф    мәхәббәт

“Кызыл мәйдан” китап фестивале

3–6 июнь көннәрендә Мәскәүдә узган “Кызыл мәйдан” фестивалендә Зәйнәп Биишева исемендәге “Китап” нәшрияты эшчәнлеге лаеклы бәя алды – өч диплом яулады.

Сергей Аксаковның “Иң яхшы ел китабы”на тәкъдим ителгән “Ал чәчкә” китабы мәдәни мирасны популярлаштырганы өчен Русия Китап союзының дипломын алды. “Мәдәниятләр диалогына өлеш кертүче иң яхшы басма” номинациясендә Эльза Миһранованың “Башкортлар. Традицион туклану системасы: тарихи-этнографик тикшеренү” дигән китабы бәһаланды. “Кече Ватан” XIII бөтенрусия төбәк һәм крайны өйрәнү әдәбияты конкурсының “Туган төягебез кешеләре” номинациясендә финалчы дипломына Флүрә Әхмәрованың “Хәтер битләре” китабы лаек булды.
Иң яхшы китапларны Василий Блаженный соборыннан алып Тарихи музейга кадәр урынга куйдылар. Кызыл мәйдан дүрт көнгә Китап мәйданына әйләнде. Быел фестиваль өченче тапкыр үткәрелде. Зәйнәп Биишева исемендәге “Китап” нәшрияты төп әдәби бәйрәмдә ел саен катнашып килә.

 Безнең партнерлар

  

Государственное унитарное предприятие Республики Башкортостан Издательский дом «Республика Башкортостан»
Филиал: Редакция газеты «Омет»- филиал государственного унитарного предприятия Республики Башкортостан Издательский дом «Республика Башкортостан»
450079, г. Уфа, ул. 50-летия Октября, дом 13, 9 этаж, тел. 273-94-38, 273-64-81, e-mail: omet-ufa@mail.ru
Вся информация и материалы, размещенные на сайте редакции газеты «Омет» защищены международным и российским законодательством
об авторском праве. Все сообщения газеты «Омет» предназначены для пользователей старше 12 лет.
При перепечатке или цитировании ссылка на газету «Омет» обязательна.
Дизайн сайта- Абдуллин Фаниль
>