Новая немецкая медицина. Советы от немецкая медицина. Клиника немецкой семейной медицины. Почему в израиле хорошая медицина. Главные новости медицины израиля. Медицина в израиле отзывы. Аденома простаты лечение. Быстрое народное лечение аденомы простаты. Аденома простаты и простатит. Легкий способ перестать курить. Как перестать курить уже сегодня. Как перестать хотеть курить. Уход за кожей лица. Качественный уход за кожей летом. Домашний уход за кожей. Боли на ранних сроках беременности. Быстрое лечение на ранних сроках беременности. Ощущения на ранних сроках беременности. Воспаленные гланды лечение. Чем лечить воспаленные гланды дома. Воспаленные гланды симптомы. Прыщи на лице как избавиться. Как навсегда избавиться от прыщей с лица. Прыщи на подбородке как избавиться.

 

 

 

 

 

Материалы

“Пәйгамбәрләр тарихы”

Һәр халык үзенең тарихын, динен белергә тиеш. Кызганычка каршы, безгә мәктәпләрдә әллә кайдагы Мисыр, Рим, Византия тарихларын өйрәттеләр, ә үзебезнең үткәнебез турында берни белмибез. Без дә зур тарихлы халык бит, югыйсә. Ислам дине тарихы, аның асылы да өйрәтелмәде. Нәтиҗәдә, яшьләр арасында традицион булмаган дини юнәлешләргә тартылып, ялгыш юлга басучылар күбәйде. Бу бәладән аларны бары тик белем, мәгърифәт коткара алачак. Традицион ислам диненең асылын һәркем аңларга тиеш. Шушыны истә тотып һәм дә укучыларыбыз сорауларына җавап итеп без “Өмет”тә “Пәйгамбәрләр тарихы” рубрикасы башлыйбыз.

Таныштыруны дөньяның яратылуыннан башлыйбыз, чөнки Пәйгамбәрләргә кадәр иң элек дөнья яратылган.

Күкләрне бар кылу бәяне

Аллаһы Тәгалә Үзенең чиксез кодрәте белән алты көндә җир һәм күкләрне бар итте.

Хәбәрдә килә: Хак Тәгалә барча мәхлукларны яратканчы бер гәүһәрне бар кылды. Үзенең бөеклеге һәм мәһабәтлеге белән шул гәүһәргә карады. Гәүһәр эреп су булды. Ул су хозурына җил истерде. Судан дулкыннар күбекләнеп пар чыкты. Шул пардан күкне яратты. Күбектән кәгъбә урыны хәтле генә җир яратты. Моннан соң күк һәм җирне җиде катлы итеп бар кылды. Аллаһы Тәгалә шушы кәгъбә урыны кадәр җирне мәшриктән мәгърибкә кадәр җәйде. Җир чайкалмасын өчен тауларны яратты, бастырып куйды, җиргә кадак кагылган кебек булды. Җир тынычланды.  

Хәбәрдә килә: Аллаһы Тәгалә якшәмбе көнне күкләрне бар кылды. Дүшәмбе көнне ай һәм йолдызларны яратып күктә йөртте. Сишәмбе көнне барча җанлы мәхлукларны, чәршәмбе көнне дәрья һәм балыкларны, янә агачлар, куакларны һәм үләннәрне яратты. Пәнҗешәмбе көнне оҗмах һәм тәмугъны, рәхмәт һәм газап фәрештәләрен бар кылды. Җомга көнне Адәм г-мне һәм мәхлукларның ризыкларын бар кылып өләште. Шимбә көнне һичнәрсә яратмады. 

Адәм баласы да ашыгып эш кылмаска, сабырлык белән кылырга тиештер. Ашыгу шәйтаннан, сабыр булу Рәхимле Аллаһы Тәгаләдәндер.

Күкләрнең сыйфаты

 Җәннәтнең беренче каты яшел зөбәрҗәттән, фәрештәләр анда адәм сурәтендәдер. Икенче кат күк энҗедән, фәрештәләре ат сурәтендә. Өченче кат күк кызыл якуттан, фәрештәләре бүре сурәтле. Дүртенче кат күк көмештән, фәрештәләре бөркет сурәтендә. Бишенче кат күк кызыл алтыннан, фәрештәләре хур кызлары сурәтендә. Алтынчы кат күк сары якуттан, фәрештәләре вилдән, ягъни ир балалар сурәтендә. Җиденче кат күкне нурдан яратты, фәрештәләре адәм сурәтендәдер.

Фәрештәләр, җеннәр һәм адәмнәр

Хак Тәгалә фәрештәләрне утның нурыннан, җеннәрне утның ялкыныннан яратты. Фәрештәләр Аллаһы Тәгаләнең әмеренә буйсыналар, гөнаһлы булмаслар. Җеннәр кавеме күбесе тәкәббер, гөнаһлы, бозыклыдыр. Хәбәр ителгәнчә, Аллаһы Тәбәракә вә Тәгалә тәмугъ эчендә ике мәхлук яратты. Берсе Җәмлит исемле, арыслан сурәтендә, аның койрыгы елан койрыгына ошаган. Икенчесе, Тәблит исемле, бүре сурәтендә, койрыгы чаянныкы кебек. Аллаһы Тәгалә боерыгы белән бу ике җанлы мәхлукның койрыгы төште. Җәмлитнең койрыгыннан тәмугътагы барча еланнарны, ә Тәблитнең койрыгыннан барча чаяннарны яратты. Моннан соң Аллаһы Тәгалә Җәбраил галәйһиссәләмгә әмер бирде: “Тәблитне Җәблиткә никах кылып бир”, – диде. Алар кавышканнан соң игезәк балалары – берсе малай, берсе кыз туды. Бишенче мәртәбә йөкле булгач, янә игезәк балалар туды. Малайга Харис исеме куштылар. Ул Харис  мәкерле, хәйләкәр булды. Әтисе Җәблит аны никахларга, әмма малае исә икенче кызны алырга, әтисенә каршы килергә теләде. Харис үпкәләп, тәмугъ эчендә бер почмакта гыйбадәт кылырга кереште. Күп еллар гыйбадәт кылганнан соң, Аллаһы Тәгалә аны тәмугътан җиденче  кат җир өстенә чыгарды. Анда ул тагын да күбрәк гыйбадәт кылды. Аллаһы Тәгалә аны алтынчы кат җиргә чыгарды. Монда ул моңа кадәр булганнан да күбрәк гыйбадәт кылды, хәтта аны җир йөзенә чыгардылар. Җир йөзендә шулкадәр гыйбадәт кылды ки, хәтта ул сәҗдә кылмаган урын калмады. Ул гыйбадәт кылып җиденче кат күккә кадәр күтәрелде, оҗмахка керде. Харис исеменнән Газәзил исемен алды, оҗмахның теләсә кайсы урынында йөрер иде. Анасыннан туганнан соң өч мең ел гомер кичерде. 

 

Адәм галәйһиссәләм                                                                  Ягъкуб галәйһиссәләм кыйссасы

Адәм галәйһиссәләм 2                                                               Кәгъбәне төзү

Ибраһим галәйһиссәлам                                                                           Йосыф галәйһиссәләм кыйссасы

Идрис галәйһиссәләм                                                                Лут галәйһиссәлам кыйссасы 

Шис галәйһиссәләм                                                                  Әюб галәйһиссәлам кыйссасы

Нух галәйһиссәләм                                                                   Шөгаиб галәйһиссәлам кыйссасы

Һуд галәйһиссәләм                                                                   Муса галәйһиссәләм

Ибраһим һәм Исмәгыйль галәйһиссәләм кыйссасы                      Давыт пәйгамбәр

Исхак галәйһиссәләм                                                                Юныс пәйгамбәр

Сөләйман галәйһиссәләм                                                          Ильяс пәйгамбәр

Салих галәйһиссәләм                                                                Ильяс һәм Хөзер пәйгамбәрләр 
Әльясәгъ галәйһиссәләм кыйссасы                                          Локман галәйһиссәләм кыйссасы
Пәйгамбәребез Мөхәммәд салләллаһу галәйһи вә сәлләм

 

Государственное унитарное предприятие Республики Башкортостан Издательский дом «Республика Башкортостан»
Филиал: Редакция газеты «Омет»- филиал государственного унитарного предприятия Республики Башкортостан Издательский дом «Республика Башкортостан»
450079, г. Уфа, ул. 50-летия Октября, дом 13, 9 этаж, тел. 273-94-38, 273-64-81, e-mail: omet-ufa@mail.ru
Вся информация и материалы, размещенные на сайте редакции газеты «Омет» защищены международным и российским законодательством
об авторском праве. Все сообщения газеты «Омет» предназначены для пользователей старше 12 лет.
При перепечатке или цитировании ссылка на газету «Омет» обязательна.
Дизайн сайта- Абдуллин Фаниль
>