Укладка ламината на пол. Быстрая укладка ламината своими руками видео. Укладка ламината по диагонали. Пробковое покрытие для пола. Качественная укладка пробкового пола. Пробковый пол плюсы и минусы. Смеси для выравнивания пола. Быстрое выравнивание бетонного пола. Выравнивание пола стоимость. Самоделки для дома. Лучшие самоделки для дома своими руками. Полезные самоделки для дома. Как обустроить кухню. Как обустроить маленькую кухню быстро. Как обустроить кухню фото. Как открыть свой магазин. Хочу открыть магазин с большим капиталом. Сколько стоит открыть магазин. Диван своими руками. Как сделать диван своими руками для дома. Диван своими руками чертежи. Дизайн маленькой кухни. Красивый дизайн интерьера кухни фото. Малогабаритные кухни дизайн.

 

 

Чишмәле балалары

    

Нәзер су ярата инде, көненә ничәмә тапкыр  коенса да туймас, әнә, тагын да йөгереп барып башы белән буага чумды. Аңа, әлбәттә, Гаян да кушылды, алар шулай агылай да тагылай инде. Ә Сәфәр күбрәге кызынырга ярата, шуңа да ул, бер киерелеп алды да, җайлабрак ятты. Тик, күзләре Нәзернең ачык калган китабына төште, нәрсә укый соң бу су бакасы бертуктаусыз, дип бәләкәй таш белән бастырылган китап битенә күз ташлады. “Изгеләр чишмәсе” дип аталган поэма икән.  “Эх-ма, чукып карга булмассың, укып мулла булмассың, күпме генә шигырь укыма, шагыйрь булмассың әле Нәзер. Безнең ни, авыл баласының шул инде, тракторчы, комбайнер, я булмаса төзүче булачакбыз. Бәхетлеләр, әнә, Себергә йөри. Тик, нечкә күңелле Нәзер белән мин анда түзәлмәбездер шул,”- дип уйланды Сәфәр.

- Кызыкмы? – дип сорады ул судан чыккан Нәзердән, китапка ишарә ясап.

- Кызык.

- Нәрсә турында?

- Изгеләр чишмәсе турында, укый беләсең лә үзең.

- Харап икән. Изгеләр чишмәсе безнең якта да булган.

- Нәрсә? Чынлап әйтәсеңме? – дип гаҗәпләнде Нәзер.

- Әйе. Миңа Сөнгатулла картәти сөйләгән иде.

- Нишләп алайса хәзер юк, кая булган соң ул?

- Юкка чыккан, - диде битараф кына Сәфәр.

- Алай булмый ул, - дип белдекле кыяфәт белән сүзгә кушылды Гаян. – Ничек инде чишмә югала, ди, җиргә сеңгән сулар барыбер бер юл табып җир өстенә килеп чыга инде ул.

- Мин кайдан белим инде. Картәти булмаганны сөйләмәс, элек булган, хәзер – юк, шуның белән вәссәлам, - дип тавышын күтәрә төште Сәфәр.

- Кызганыч, синең картәтиең былтыр үлде бит инде, сорашып булмый.

- Аның каравы, минем картәти бар, - диде Гаян.

- Синең картәтиең Сөнгатулла бабайга караганда ничә яшькә кечерәк, беләсеңме?

- Булса соң. Минем картыйга аның әтисе, яки картәтисе сөйләгән булуы мөмкин.

- Менә монысы дөрес, - дип килеште Нәзер.- Димәк, анардан сорарга мөмкин.

- Ә нигә кирәк әле ул сиңа? – дип битарафлануын дәвам итте Сәфәр.

- Алайса, син башта менә бу поэманы укып кара, аңларсың.

Нәзер акрын гына китабын укый башлады, башта шулай ваемсыз кыланган дуслары торган саен аңа якынрак тартылды, аларның кичерешләре йөзләренә чыккан иде. Ә Нәзер, поэманы тәмам иткәч, китабын шап иттереп ябып куйды, янәсе, менә шундый хәл, мин укыдым, ә сезнең юньсез фикерегез мине кызыксындырмый.

-  Карагыз әле, бу чишмә үзе бер тарих китабы кебек булып чыккан бит, шундый вакыйгаларга шаһит булган, искитәрлек, - дип куйды әсәрләнгән Гаян.

- Шулай шул менә. Авылның горурлыгы булган ул, аның томаланып калуы бик кызганыч.

- Нәкъ безнең авылдагы кебек инде, бездә дә Изгеләр чишмәсе булган бит, - дип куйды Сәфәр, аның битарафлыгы күптән юкка чыккан иде.

- Хәзер булса иде ул чишмә, югыйсә авыл Чишмәле дип атала, ә чишмәсе юк. Бу поэмада нәкъ безнең авылны язганнар шикелле.

- Чыннан да, әйдәгез, малайлар, шул чишмәне эзләргә тотынабыз, - дип бөтенләй үк дәртләнеп китте Нәзер.

- Ә ял итү, су коену, бакча утау?

- Тырышырга туры килер, аның каравы, авылда Изгеләр чишмәсе булыр, бабайлар шунда килеп дога укыр, ә без аны киртәләп алырбыз, тирә-ягына чәчкәләр утыртырбыз.

- Мин риза, диде Гаян.

Бераз икеләнеп торганнан соң Сәфәр дә ризалыгын белдерде. Чыннан да, әгәр дә Изгеләр чишмәсен тапсалар, бөтен халык малайларны мактаячак, ә Сәфәрне искә алучы да булмаячак. Юк, авыз ачып калырга ярамый.

- Ә мин күптән риза инде, - диде ул үзенең икеле уйларын сиздермәс өчен.

- Димәк, хәзер кайту белән олылардан сорашыгыз, кем нәрсә белешә хәтерегезгә киртеп куегыз, - дип команда биреп ташлады Нәзер.

Малай үзе аеруча нык дәртләнгән иде, гүя соңга калудан курыккандай, ул тиз-тиз киенә башлады. Әтисенең эштән кайтуын  чак көтеп алды. Рәхмәтулла абзый улының гадәти булмаган соравына ни әйтергә белми аптырап башын кашып торды.

- Кайчандыр бала чакта ишеткән идем мин бу хакта. Тик, кем белсен инде аны хәзер. Техника заманы бит, авылга газ керттеләр, электр линисе, юл төзеделәр, туйралык артында сазлыкны киптерделәр, ике буа будылар, ничә урынга чүп,  тирес өйделәр, дүрт-биш урында карьер казып таш актарып маташтылар. Казылмаган җир калмады дияргә була. Кайда күмелеп калды икән соң? Туктале, Кызылбай тавы астында урман төпләп иген басуы булдырганнар иде, чишмә ул бит тау астында була, бәлки, шундадыр.

Икенче көнне малайлар янә очрашты.

- Минем әти Кызылбай тавы астында булырга мөмкин, дип әйтте, - дип сүз башлады Нәзер.

- Ә минем әти аргы буа астында калмады микән, - ди.

- Чишмарал кулында зур итеп күпер салдылар, юл полотносын ике өй биеклеге кадәр күтәрделәр, шунда күмелмәде микән, - ди минем картәти. – Ул хаклырак түгелме соң. Чөнки Чишмарал ул чишмә аралыгы дигән сүз, ә хәзер анда бер генә чишмә ага, белдегезме, - дип ачып салды үз хәбәрен Гаян. Янәсе, аның сүзе иң ышанычлысы.

- Менә сиңа башваткыч, болай булса эш өч мәртәбәгә арта түгелме соң? Нишлибез?

- Мин ярдәмгә Ризаны чакырам. Сез дә берәр малайны чакырыгыз да, парлашып, иртәгә үк эзләргә чыгабыз.

- Бик дөрес фикер. Шулай итик булмаса. Көрәкләр алыгыз, ашамлык та кирәк булыр. Сез шуңа игътибар итегез, кайда су саркып тора яисә үләннәр икенче төрле, яки чокырлы урын бар, шунда казыныгыз,- диде Нәзер.

- Ә мин ничек эзләргә беләм. Казлар яткан җирдә су була икән.

- Бик акыллы фикер, алайса син казларыңны күтәреп бар да, кая ятканнарын көтеп утыр, - дип Гаянның тәкъдименнән көлде Сәфәр.

- Беләсезме, калын тимерчыбыктан таяклар эшләп алырга кирәк, - дип тәкъдим кертте Нәзер.

- Анысы нигә?

- Дымлы җир йомшак була. Төрткәләп эзләү өчен.

Малайлар шулай карар итте һәм иртәнчәк  өч пар эзтабар авылның өч ягыннан чыгып та китте. Нәзер белән Риза өлешенә иң кыены туры килде, ахры, асфальт юлның олы күпере янында эзләнделәр алар. Тау битләвен, яр буйларын тикшереп чыктылар, бер өметле урын табалмадылар, димәк, чыннан да чишмә юл полотносы астында калган булырга мөмкин. Берәр җирдә тамчылап булса да су тибеп чыкмый микән дип ике якта да борыннарын җиргә төртә язып эзләнеп йөределәр. Шуннан тау кадәр өелгән юл полотнасын казырга керештеләр, тик монысы бөтенләй дә мөмкин түгел икән, чөнки авыр самосваллар дәү-дәү ташлар ташыган, аларны ни кузгатырлык, ни ватарлык түгел иде. Өстенә үлән үсеп киткәнлектән монда туфрак дип уйлаганнар иде, ялгыштылар малайлар. Күпердән астарак бу ерынга икенчесе килеп кушыла, анда  челтерәп чишмә ага. Ләкин анысы инде икенче чишмә, ә югалганы түгел. Көннең кичкә авышканын күреп, арып-талып кайтырга юнәлделәр. Сәфәр белән Рөстәм, Гаян белән Фәриз дә уңышка ирешә алмаганнар иде.

      -                   -                      -

Кайда соң бу Изгеләр чишмәсе?  Үзсүзле малайларның гарьлегенә тиде бу хәл, нишләп инде без табалмыйбыз соң, дип үз-үзләренә сорау бирде алар һәм яңадан өлкәннәрдән төпченә башладылар. Ләкин һаман да “кем белсен, тегендәдер, мондадыр” кебек сүздән башканы ишетә алмадылар. Шулай да, беркем дә бу бит әкият, легенда димәде, элек булган ул, диләр. Булган икән, табарга мөмкин. Өч мәртәбә чыктылар алар көрәкләр күтәреп, буш кайттылар. Тау асларын, яр буйларын ничәмә мәртәбә карап чыкканнардыр, монысы да нәтиҗә бирмәде. Инде хәзер көз дә якынлашты, казлар да үсте, аптыраудан аларның кайларда йөрүен дә күзәтеп карадылар дуслар, тик авыл эчендә ике буа булганлыктан, йорт кошлары әллә кайда дымлы җир эзләп йөрмәде. Нишлисең инде, аларны чишмә эзләргә өйрәтеп булмый иде.

Ә  бер көнне җиргә кар ятты. Ничектер, җиңел генә төшеп ятты да, эремәде. Салкыннар башланды. Изгеләр чишмәсен таба алмаганлыктан малайларның кәефләре кырылыбрак йөри иде, ап-ак йомшак кар аларның бу хәсрәтләрен оныттырып куйды, шикелле. Кыш килгәндә кем генә шатланмый соң! Җитмәсә, Гаянның әтисе аучы, ягъни ул Гаянга мылтыгын биреп торырга мөмкин. Ныклап кыш башлануын көттеләр дә, Нәзер, Сәфәр һәм, әлбәттә, мылтык хуҗасы Гаян, ауга чыгып киттеләр.

  -          -             -

Ничек әле: “Анда җил дә вакытында исеп, яңгыр да вакытында ява”,- дип мактаганмы Тукай үз авылын. Эх бөек Тукай, бөек Тукай, әгәр син Чишмәле авылының кышкы иртәсен күргән булсаң ничек кенә язар идең дә, нинди генә сүзләр тапкан булыр идең икән. Юк-юк, бу матурлыкка хәйран-вәйран булып телсез калыр идең син, сүз тапмас идең. Беләсезме, чатнама суыклар атна-ун көнгә сузылса нәрсә була? Карның өске катламы ката, анда инде идәндә йөргән кебек йөрергә була. Ләкин шулай да, салкын һәм аяз көнгә карамастан, каты катлам өстендә яңа гына күктән төшкән кар бөртекләре була, алар яумый, ә гамәлдә аяз күктән берәмтекләп-бөртекләп кенә коела. Ашыкмый гына, әйләнеп-әйләнеп кенә, кояш нурларында уйнап иркәләнгәндәй генә төшеп яталар да энҗе-мәрҗәннәргә әйләнәләр. Менә шул матурлыкны сүз белән аңлатып кара инде. Бу гүзәллек табигать табышмагы. Әйтик, каршыңда кызгылт-сары төстәге кар бөртеге җемелди, якынрак килеп карыйм дип кузгалуың була ул инде төсен үзгәртеп куя. Бер кар бөртеге ничә төскә керә ала соң, менә гаҗәп. Я ул югалып куя һәм аның урнына башкасы ялтлап чыга. Ләкин аякларына чаңгылар элеп алган малайларның  бүген  кар бөртекләре белән качышлы уйнарга ниятләре юк иде, аларның үз мәнфәгатьләре бар. Төлке! Бу сиңа буадан балык тоту түгел, ә чын аучылык. Дөрес, мылтык берәү генә, Гаян аны төлкегә түгел, каен төбенә атарга да иптәшләренә бирмәячәк, ләкин төлке атып алсалар без аттык дип сөйләве ни тора. Гаян мылтыклы кеше, димәк, горур, алдан бара.

- Гаян, - дип сорау биреп куйды Сәфәр, -  ике төлке очраса, нишлибез, берсен миннән аттырасыңмы?

- Әлбәттә, берсен аткач икенчесе сине генә көтеп утыра инде ул.

Малайның көлүе аңлашыла иде, шулай да Сәфәр яңадан сорау бирде:

- Бүре килеп чыкса, нишлисең?

- Эшләмим. Миңа тими бит ул.

- Нигә?

- Минем арттан зуррак малайларның килгәнен күрмәсмени, сезне ашый ул.

- Хы, - дип кенә әйтә алды Сәфәр. Инде сүзгә Нәзер кушылды.

- Шулай да мылтык тагып йөрисе килә бит әле, Гаян.

- Минем кебек төнге мунчада кара тир түгеп эшләгез дә, аннан йөрерсез.

- Аңламадык.

- Беләсезме, әти миңа нәрсә диде? Гармун алып кайтып бирде дә, менә шунарда өйрәнми торып мылтык ягына күзеңне тачырайтма, диде. Мин бер көн шыгырдаттым, ике көн.. Шайтан тавышлары килә. Башым бетте инде, ди әни. Тоттым да киттем Илдус абыйларга, ул безнең туган кеше бит инде. Кайсы төймәләргә баскаларга өйрәтеп бирде. Шунда әйтте инде, гармунда төнлә мунчада гына өйрәнеп була икән. Бер атна ләүкәдә кундым. Шуннан инде өч көйне әтигә ярым-йорты шыгырдатып күрсәттем. “Ярый, алырсың. Тик мылтыкны кешегә тоттырма!”- диде. Менә шулай, ачуланмагыз, гармунны кешегә бирергә ярый, мылтыкны – юк.

Өч малай төлке куу дәрте белән атлый торгач инде ике үр менеп үткәннәр иде. Монда ара-тирә вак-төяк әрәмәлекләр күренеп кала, төлке, куян күптер инде. Шулай уйланып барганда, алда чыннан да төлке күренде, ерак иде әле ул, ләкин төлке иде. Хәзер  “аучылар”  сак кына, сөйләшми генә бара башладылар. Чаңгыларын шуытып кына атлыйлар. Төлке әйләнеп-тулганып уйнап йөри, боларда гаме дә юк, шикелле. Дуслар һаман якынлаша, тагын чак кына барсалар мылтыктан атарга да мөмкин булачак. Ләкин шулчак төлке йөгерә башлады. Тик, күздән югалмады, бераз барды да тукталды, утырып куйды. Үзе әллә кая карый, малайларны күрәме-юкмы, белмәссең. Өч дус сак кына янә якынлаша башлады. Төлке яп-якын, ул шул тиклем яхшы күренә, сикереп торып куып тотасы килә. Бу юлы инде малайлар корсакларына ятып шуыштылар. Хәзер, хәзер, хәзер дип тибә Гаянның йөрәге, тагын ун метр гына якынлашасы иде. Һәм тагы да шул ук хәл: төлке лерт-лерт йөгергәләп китте дә барды. Үзе шәп тә чапмый бит, малайларны сизеп, куркып чапканга ошамый.

Менә шулай кабатлана торгач, дуслар ничә чакрымнар үткәннәрен сизми дә калганнар. Төлке исә, боларны үчектергәндәй, уйнап-уйнап йөрде дә, агачлыкка кереп тә китте. Бер иңкү урын иде бу, егермеләп имән һәм вак-төяк куак. Әллә кайда яшеренә алмас җәнлек. Малайлар  югалган төлкенең эзләрен яңадан тапмакчы булып куаклыкны кат-кат әйләнделәр, аннары аны аркылыга-буйга үттеләр, ә хәйлә капчыгы суга төшкәндәй юк булды да куйды. Инде хәзер эзләүдән дә файда булмас, бер үткән эзне кар күмә бара иде. Шунда гына дуслар сепертмә буран кузгалуына игътибар иттеләр. Кайтырга кирәк иде. Менә бәла, баярак кына төлке куганда бияләйләре, чалбарлары лычма су булган икән, алар бик тиз шакырдап каттылар, өшетә башлады. Җил көчәя, бик тиз суыта бара иде. Бераз атлагач, туктап каранырга керештеләр, ләкин бер генә нәрсә дә күренми иде инде. Бары тик җил улый һәм искиткеч тизлектә кар оча. Көтмәгәндә караңгы төште. Шулкадәр озак йөрделәрмени, авылга кадәр хәзер кимендә ун-унбиш чакрым бар бит, дип шомланды дуслар. Иң аянычы, алар авылның кайсы якта икәнен аңлый алмый иделәр.

Адаштык. Бик куркыныч сүз бу. Йөрәкне өшетә. Кешенең кәрәшү көчен ишеп-ишеп ашый. Мондый чакта бәндә төрлесен уйлый, ә малайлар ярый әле өчәүбез, бүре-фәлән очраса күмәкбез, мылтыгыбыз, чаңгы таякларыбыз бар, дип юанышкан булдылар. Ләкин аларга үлем ыржайган бүре рәвешендә түгел, ә адәм затын чарасыз калдырып мыскыллаган буран булып яный иде. “Туңып үләбез бит,- дип уйланды малайлар. - Бозга әйләнеп катып калмас өчен хәрәкәтләнергә кирәк, ә моның өчен хәл юк.  Урман табарга кирәк, агачлыкта буран көчле булмый”. Ләкин, күпме генә йөрсәләр дә, бернинди агач заты юк, менә гаҗәп, көндез бит кая карасаң да агачлык, әрәмәлек күрергә була иде.

Сәфәр алдан бара. Класста ул иң көчле чаңгычы. Кинәт ул күз алдында юк булды, тик  “ай!” дигәне генә ишетелеп калды. Алда  яр булган икән, Сәфәр егылып төшкән, җитмәсә, бер чаңгысы чатнаган, сынып чыгарга тора. Җилкәсенә кар тулып беткән. Менә хәзер ул өши дә өши инде.  Монда җил улкадәр көчле түгел, ләкин суык шул ук. Юк, тик утырсалар мотлак туңачаклар. Әмәлен табарга кирәк. Бер урманга юлыгып учак ягарга.

- Малайлар, кемнең шырпысы бар? – диде Нәзер.

Эндәшүче булмады.

- Гаян, син бит аучы, шырпың булырга тиеш?

- Онытканмын.

Аңлашылды, хәзер инде учакка да өмет калмады. Карны казып ятыйк та инде, шунда я исән калырбыз, я үләрбез. Дуслар ничек җитте шулай чокыр казыдалар да, сыенышып яттылар. Ләкин, өстән капларга берни дә булмагач, салкын тагын да ныграк сөякләренә үтте, хәрәкәтләнми яту файда бирми иде.

Күпме вакыт узгандыр, белүче юк, селкенеп тә карадылар, бер-берсен кочаклап ятып та тордылар – барыбер салкынга түзә алмадылар. Җитмәсә, кузгалырлык хәл калмады, ашарга да алмаганнар бит.

- Без кайдабыз соң?- дип җан ачысы белән кычкырып җибәрде Сәфәр. Аңа аеруча кыен иде, түземлеге калмаган.

- Малайлар, - дип җаваплады хәлсез тавыш белән Гаян. – Уйлыйк әле, чыннан да, без кайда, мондый тирән ерганак адым саен очрамый бит. Мин өченче ел шундый бер ерганак күргән идем, тик җәй көне иде, шул түгел микән?

- Я, тиз сөйлә, кайда иде ул?

- Без бит Ташлыелга авылы ягына таба килдек, әйеме? Анда минем әнинең абыйсы яши, шуларга кунакка барган идек. Без төшкән чокыр шушы ташлы елганың башы түгел микән?

- Дәрес сөйлисең, без шушы юнәлештә килдек шикелле, - диде Нәзер.

- Шулай булса, авыл моннан ике генә чакрымда булырга тиеш, менә бу якта.

Туңып барган балалар кыймылдый башлады. Тик чокырдан менеп булмый, карт көртләре кәрнизләр ясап аска дугаланып тора иде. Бик зур кыенлык белән генә бер урыннан күтәрелә алдылар. Җил хәзер нәкъ каршыга иде, ул күздән яшьләр сыгып чыгара, ә күз яше шунда ук туңа иде. Өшегән куллары, шарф очлары, якалары белән бит-күзләрен туңудан сакларга тырышып малайлар алга ынтылды. Хәл күптән беткән иде. Инде ашыйсы да килми шикелле. Бары тик сүнмәгән җан, өмет аларны алга атларга мәҗбүр итә иде. Алда, инде килеп төртелер якынлыкта гына, бер шәүлә күренде. Багана! Элект линиясе ләса. Димәк, авыл яп-якын. Ярты чакрымлап атлаганнар иде, тонык кына булып бер яктылык күренде, ферма водокачкасындагы лампочка иде бу. Дәүләтша абыйларга төнге сәгать икеләрдә кар-бозга әйләнеп беткән өч малай килеп кергәч, хуҗалар куркыбрак киткән кебек булды. Боларның аяк-куллары туңган булса, нишләрсең. Ярый әле Гаянның Маһитап ак әбисе бик өлгер булып чыкты, ул мич култыгыннан алып малайларга җылы пималар кидерде һәм тиз генә мич башына менеп ятарга кушты, өсләренә кат-кат туннар япты.

Монда ифрат җылы иде, яңа гына икмәк пешеп чыккан. Пары чыгып торган икмәк, кура җиләкле кайнар чәй малайларга җан кертә башлады. Хәер, алар үзләренең җылынганлыгын, исән калуларын аңлап өлгермәделәр шикелле, тирән йокыга талдылар. Икенче көнне бик соң гына, анда да таныш тавышлар ишетеп кенә, уянып киттеләр.

Чишмәле авылында боларны югалтканнар икән, барлык ирләр җыелып чыгып бик озак эзләгәннәр. Иртән Нәзернең әтисе Рәхмәтулла авыл хакимиятенә барса, анда Мөҗәһид абый аны көтеп утыра икән.

-  Әле генә Ташлыелга авылыннан Дәүләтша исемле кеше шылтыратты. Малайлар анда икән, өчесе дә исән, арып йоклап яталар, - диде.

Шуннан, билгеле инде, әтиләр “ә” дигәнче ат җигеп Ташлыелга ягына чаптыралар.

                -                -                    -

Адашканнан соң  Нәзерне әти-әнисе бик нык кисәтеп куйсалар да, үз күрәчәген күрми чебен дә очып йөрми икән.  Кышның кәнди уртасында бер бәйрәм бар – Яңа ел дип атала. Ә Яңа ел инде чыршысыз булмый. Чөнки борын заманда чыршыны урман иясе, җанлы агач дип белгәннәр. Шуңа да бизәгәннәр, кадер-хөрмәт күрсәткәннәр. Шулай итсәң ел имин, уңышлы килә, маллар үрчемле, бәндәләр исән була, ди.

Шуларны уйлап, Нәзер балта алды да урманга китте. Сеңлесе Карлыгачны бизәлгән чыршысыз калдыралмый бит инде ул. Ә чыршы дигәнең бары тик ерак урманда гына бар, әлеге шул теге чакта малайларны адаштырып куйган җирдә. Ләкин бүген куркасы юк, кулда үткен балтасы, барасы да кайтасы. Йөгерә-атлый турыга гына баргач, урманга бик тиз килеп җитте Нәзер. Тик, Яңа ел чыршысын сайлау алай ансат түгел икән, иң матуры кирәк бит. Ә монда агачлар күккә ашкан, бәләкәйләре  сирәк очрый. Менә бер сылу тора, үзе ямьле, үзе төз. Ылыслары ничек ялтырый, бу бит уенчык элмичә дә бик матур. Нәзер балтасын чабам гына дигәндә кинәт чыршы ботаклары арасыннан ике кызылтүш пырхылдап чыкты һәм чыр-чу килеп, әйләнә-әйләнә очып йөри башладылар. Әллә малайны әрлиләр, әллә инде  “бу чыршыга тимә” дип ялваралар. Нәзер уйланып торды, аннары: “Ярый, бусы кошларныкы булып чыкты. Икенчесен кисәрмен әле, урманда чыршы бетмәгән”,- дип ары китте.

Малай ялгышмады, бераз эзләнгәч моннан да матуррагын очратты. Хәтта балтасын алырга ашыкмый, сокланып карап торды. Инде урман гүзәлен төбеннән чабып алам дисә, ботак астыннан ап-ак куян чыгып чапты. Кайчыколакның оясы шунда микән. Димәк, бу  чыршыны алып булмый да булмый инде, куянга торак кирәк, мин үземә табармын әле, дип Нәзер тагы да ары китте.

Йөри торгач, өченче чыршына очратты ул. Матурлыкка монысы тегеләреннән һич тә калышмый.  Ярый, моның ботакларын имгәтмичә генә кисеп алам да, кайтып китәм, дип уйлый Нәзер. Балтасын алып чыршы төбенә чүгәләсә, башына кар кисәге килеп төште. Малай аптырабрак калды, кайдан килеп төште соң бу кар, ул бит карлы ботак астында тормый, чыршыны дер селкетеп карларын койган иде. Ярый, бу чыршыны барыбер алырга кирәк инде, югыйсә озак йөреде, күк йөзе дә томаланып бара.  Балтасын ныклап тотып чыршыга чабам дигәндә башына тагын бер йомарлам килеп бәрелде. Малай бу юлы ныклап аптырады. Ни хикмәт бу? Нәзер башын күтәреп карана башлады, әһә, янәшәдәге дәү чыршы ботагында тиен утыра икән, шул ыргыта, ахры. Үзенә калса, бу чыршы минеке, тия күрмә, дип аңлатырга тырышадыр инде. Шундый матур җан иясен ничек тыңламыйсың. Нәзер бу чыршыны да исән калдырырга мәҗбүр булды.

Әнә шулай бер файдасызга йөреп вакыт уздырган арада бик тиз көн караңгыланып, буран да чыккан икән. Кай тарафка карасаң да һични күренми башлады. Инде битләрне чеметеп каты кар бөртекләре оча иде, агач башларын ия-бөгә җил дуларга тотынды. Нәкъ теге вакыттагы кебек, дип уйлап кына өлгерде Нәзер, авылның кайсы якта икәнен онытты да куйды. Димәк, тагын да адашты. Әтисе әйткән иде бит, бу урманда кешеләр еш адаша, йөрмә анда дигән иде. Олыларны тыңламасаң шулай була ул. Ачуың килмәсмени, ничек инде ул ике тапкыр тоташ урманда адашып йөри. Юрамал кыланган кебек. Кеше ышанмаслык хәл. Хәзер әти-әни нишли инде, тагын да мине эзләп чыгарлар микән? Менә тиктомалдан бәла. Куянны кызганды, тиенне җәлләде, ә аның үзен хәзер кем коткарыр. Шушындый күңелсез уйлар белән бик озак йөрде әле Нәзер, тәмам арып, хәлдән таеп беткәндә бер олы чыршыга килеп юлыкты.  Малайның атларлык хәле калмаган иде инде, аның чамалавы буенча, хәзер кимендә төн уртасы булырга тиеш, димәк, арытаба эзләнүнең файдасы юк, кола яланга чыгып туңып үлгәнче менә шушы чыршы төбендә йоклап алу яхшырак булыр.

Карт чыршының түбәнге ботаклары озын була, аска бөгелеп тора. Кыш көне шушы себеркеләргә кар кунып, аларның очларын җиргә тигәнчегә кадәр бөгеп куя. Ә ботаклар астында куыш кала, хәтта коры, ылыс түшәлгән йомшак җир була анда. Нәзер ботакларның карын коймаска тырышып, аларны сак кына аралап керде дә ятты. Монда җил үтми, тыныч икән. Дөм караңгылыкта калгач, кесәсендә шырпы барлыгы да исенә төште. Нәзер салам калынлыгы гына чыбыклардан учак ягып кулларын, аякларын җылытып маташты, бер стакан су кайнатырга да көче җитмәгән учактан әллә ни файда юк иде, ләкин кар белән капланган ботаклар астында салкын түгел иде инде. Һәм арыган Нәзер йоклап китте. Ә уянып киткәч, тиз генә ике ботакны ерып көнгә чыкты һәм чын шатлык кичерде: буранның эзе дә юк, чалт аяз көн, күктә кояш көлә, ә җирдә әллә нинди төсләр белән миллионнарча кар бөртекләре җемелди иде. Чыршылар иртәнге сафлыкта бигрәк тә матур күренә. Ләкин Нәзернең аларны харап итәсе килми иде инде. Ул бәләкәй балтасын билбавына ныграк кыстырып куйды да, тизрәк кайтырга ашыкты.

Өйдә эләкте инде үзенә! Әти-әнисе малайны тетте генә. Күрше-күлән дә ризасызлык белдерде: “Без әллә сезнең ул юньсез малаегызны төн саен эзләп йөрергә тиешме?”- диючеләр булды. Аның каравы, Нәзер иптәшләре арасында геройга әйләнде. Кыш уртасында, урманда беръялгызы төн кунган кеше бит ул! Димәк, йөрәкле, ышанычлы малай, мондый адәм белән дуслашырга була. Тик менә Карлыгач алдында гына кыенрак иде.

- Гафу ит инде мине, туганым, чыршы алып кайтмадым, - диде ул сеңлесенә һәм урманда күргәннәрен сөйләп бирде.

- Ярый, абый, борчылма, син дөрес эшләгәнсең, тере чыршы бигрәк матур бит ул, хайваннар кинәнсен әйдә. Аның каравы, яз көне без бакчага чыршы утыртырбыз, ул ел буена безгә бәхет теләп торыр.

- Бик акыллы сөйләдең әле, туганым. Янында зур агач үсеп утырган йорт чыннан да бик күркәм була ул, - дип хуплады кызны абыйсы.

Өч көннән Яңа ел җитте. Тышта инде караңгы, ә өй эче яп-якты. Өстәл тулы тәмле ризык. Тик беркем дә ашарга утырмый. Нидер көтәләр кебек. Менә ишек ачылып китте һәм салкын парларын ияртеп бер бабай килеп керде. Ап-ак сакаллы, җылы туннан, өс-башына кар бөртекләре кунган.

- Ура! Кыш бабай! Безгә Кыш бабай килде, - дип шатланып кычкырып җибәрде Карлыгач.

-Дөрес, балакаем, мин Кыш бабай. Беләсеңме мине кем җибәрде? Урмандагы иң олысы, абыең Нәзергә таныш чыршы туп-туры  сезгә килергә кушты.“Анда бик сөйкемле, бик акыллы бер кыз бар, шуңа бүләк итеп бир!”- диде. Исәнме, кызым, мин сиңа бүләкләр белән бергә гомерлек бәхет тә алып килдем әле. Ярый, анысын үскәч аңларсың, ә хәзер син минем бүләкләремне кара.

Кыш бабай Карлыгачка бик матур курчак алып килгән икән, үзенә таман бишеге дә бар, әллә ничә күлмәк тә куйган Кыш бабай. Карлыгач шатлыгыннан нишләргә белмәде, ә кунак сүзен дәвам итте:

- Кайда әле яхшы укыган, әти-әнисен тыңларга сүз биргән акыллы егет Нәзер? Аңа да бүләгем әзер. Бүләкнең дә иң кәттәсе. Мә, ал, улым, файдасын күр.

Кесә телефоны булып чыкты ләса бу.  Их, Нәзер бу хакта күпме хыялланган иде. Хәзер ул белер ничек яшәргә! Малай чыннан да бәхетле иде. Дөрес, ул Карлыгач түгел, Кыш бабайның килүен, бүләкләр бирүен әтисе оештырганлыгын аңлый иде. Бәлки әтисе, тагын да югала башласаң телефоннан хәбәр бирерсең, дип киная белән сайлагандыр әле бу бүләкне. Ләкин аңа карап әйбернең кадере кимеми, Карлыгач та, Нәзер үзе дә бик бәхетле иделәр бу кичтә.

           -              -                     -

Фәриз бер көнне Нәзергә район гәзитен китереп тоттырды. Малайның көн-төн китап укуын, күпне белүен тиңдәшләре аңлый иде инде, класста иң көчлесе ул булмаса да, сүзен тыңлыйлар, исәпләшәләр иде. Менә бит, Фәриз дә, ни уйларга аптыраганлыктан, Нәзер янына килгән. Гүя ул аңа әкияттәге бабай, хәзер менә әфсен-төфсен укый да шушы хурлыклы гәзитне юкка чыгарып куя.

Гәзит хурлыклы түгел инде, ә менә анда басылган мәкалә авыл халкын бизәми иде. Нәзер аны дикъкать белән укып чыкты.

Атка атланган командир алдан килә. Артында зур булмаган җәяүле отряд.

Аклар инде кызылларның якынлашуын күптән белә иде, алар, каен төпләренә яшеренеп, винтовка төзәп яталар. Беренче ату яңгырый. Кызылларның командиры, күкрәген тотып, атыннан авып төшә. Отряд офицерның гәүдәсен алып тиз-тиз ышыграк урынга чигенә.

Икенче көнне кызыллар зур көч белән килеп, авылны яулап алалар. Офицерны Чишмәле авылы буендагы урманга якын җирдә җеназалап куялар.

Вакыт уза. Командир кабере өстендә каен үсеп чыга. Берәрсе утыртты микән, әллә җил алып килдеме орлыгын. Әмма шунысы бар, печән чабучыларның чалгысы кисмәде бу чыбыкны, тракторларның сабаны урап үтте. Чөнки һәркем белә иде – монда кабер, монда офицер каены. Соңрак офицер каены турында бер укытучы шигырь дә язган иде әле.

Совет властен кадерләгез, зинһар,

Андый гадел власть юк җирдә.

Хаклык яклап, туган илне саклап

Күпме кан түгелгән бу илдә.

Менә шундый иде бу шигырьнең соңгы сүзләре. Саклый алмадык шул. Их, нигә дөнья шулай икән, политиклар, патшалар бәхәсләшә, ә халыклар җан бирә?

Еллар үтте, заманалар узды, җилләр исте, уңнан, сулдан, әллә кайдан, хәтта океан артыннан. Авылда калган халык җир сөрми, иген икми яшәргә өйрәнде. Шуның өчен иген кырларында урманнар үсеп чыкты. Офицер каены шулар арасында югалды, хәзер инде кызыл командирның каберен белүче дә юк. Шулай инде, халык өчен җанын фида кылган кеше беркемгә кирәкми.

Аның каравы, халыкны кырган Иван Грозный, Тевкелев кебек палачларга һәйкәл куя башладылар. Берзаман Власовка да куймаслармы? Белеп булмый, дөнья бу, нәрсә генә булмас дисең.

Ә кадерсез кабер кайдадыр шунда ята бит әле. Дин әйтә, кешенең җаны үлми, ди. Кызыл командирның да рухы торып калды микән. Ул бу тормышны, бүгенге көнне күрә микән, белә микән? Халык азатлыгы өчен көрәштеләр, хәзер халык юк – авылда ике дистә карт-коры да, тагы да үлеп бетәлми калган дүрт-биш  сәрхүшбаш. Җир өчен аклар-кызыллар бер-берсен үтерделәр. Хәзер җир, әнә, беркемгә дә кирәкми, кысыр ята. Кем хаклы бу тормышта, кем хаксыз, кем гадел дә кем явыз?

Белмибез шул, ә әрвахлар эндәшми. Алар дәшмәсеннәр, дөресен әйтмәсеннәр, күзебезне ачмасыннар. Берни аңламый, уйланмый яшәве тынычрак. Бүген азатлык өчен көрәшүчеләрне хәтерләү “модада” түгел. Шуңа да аларны оныту, каберләрен урман басуы хәерле. Шулай бит?!

- Хы, кара нәрсә дигән. Азат тормыш өчен көрәштә гомерен кызганмаган кешенең каберен карамадылар, бөтенләй онытып куйдылар, дигән. Бәлки, без аны карамаганбыздадыр, ләкин без берни белмәдек бит. Ә ник белмәдек соң? Карале, ни өчен әле без Изгеләр чишмәсен белмибез, офицер каберен белмибез, чыннан да берни белми торган маңкорт халык булып чыгабыз түгелме? Ни өчен олылар сөйләмәгән? Чөнки безнең белүебезнең әһәмите юк дип санаганнар.  Ул гына җитмәгән, мәктәптә туган як тарихын укып йөрегән булабыз бит әле. Оялмыйча. Нәзер шулай тиргәнде дә, гәзитне алып кайтып әтисенә тоттырды.

- Дөрес язылган шул. Чыннан да без малай чакта офицер кабере бар иде, киртәсе дә, баш очындагы ташы да саклана иде. Ни арада шулкадәр гомер узган да барысы да онытылган, - диде Рәхмәтулла  абый, мәкаләне укыгач.

- Кайда иде соң ул?

- Чаукалыкның аргы ягында, шунда урман авызында инде ул кабер. Хәзер аны табып була ди мени, киртәсе юк, ташын туристлар кутарып ташлаган иде, ә урнында инде яшь каенлык үсеп утыра. Белмим инде, ничек табарга мөмкин соң, эзләргә аның вакыты бармы тагын, җәй көне мәшәкать болай да баштин ашкан.

 “Ярый, синең вакытың булмаса, безнеке бар”,- дип уйлады Нәзер һәм малайлар белән киңәшергә булды.

  Фәриз, Сәфәр алтынчыда, Нәзер белән бер класста укыйлар, ә менә Гаян белән Риза  бер яшькә бәләкәйрәкләр. Шуңа бер буш класска җыелырга туры килде. Мәкаләне барсы өчен кычкырып яңадан укып чыгарга кирәк иде. Ләкин шулчакны класска Зөләрә белән Тәслия килеп керде.

- Монда нишлисез сез, сыпырыгыз өегезгә, безгә идән юарга кирәк! – диде төксе итеп Зөләрә.

Укучылар идән юмый, ләкин Зөләрәнең әнисе мәктәптә җыештыручы булып эшли, әле ул авырып киткән. Шуңа да кыз әнисе өчен идән юа, һәм малайларга әнисе вазыйфасыннан карап, олыларча боерык бирә иде. Ә Тәслия аңа ярдәм итә. Алар бит ике сыңар бер кием.

- Без тәмәке тартырга җыелмадык, курыкма, Зөләрә. Син биш минутка гына ашыкмый тор, без менә моны укыйк әле, - диде Нәзер олыларча төпле сүз белән.

Кызлар, бер-берсенә карашып алдылар да, риза булдылар, малайларның серен белергә дигәндә алар атлыгып тора инде ул.

Мәкалә барсының да башын идерде.

- Болай булгач, без ике нәрсәне беръюлы эзләргә тиеш булабызмыни инде? Ай-хай. Былтыр җәй буена Изгеләр чишмәсен таба алмадык бит әле, - дип куйды Риза.

Эшкә соңыннан гына кушылган малайның шулай дип торуы Нәзергә ошамаса да, ул эндәшмәде, әрепләшер вакыт түгел. Монда нык итеп башны эшләтергә кирәк. Барыбызныкын беръюлы.

- Икесе бер төрле эш инде ул, уйлап карасаң, димәк, ике эзләнүне бергә алып барып була, - дип төпле фикер әйтте Гаян.

- Малайлар, бу офицер зираты сезгә Изгеләр чишмәсен дә эзләргә ярдәм итә түгелме соң?- дип сорап куйды Тәслия.

- Ничек инде? – дип гаҗәпләнде малайлар.

- Анда офицер үзенең отряды белән юлдан килгән диелә түгелме соң?

- Юлдан килгәндер инде, билгеле.

- Ә бит Изгеләр чишмәсенә дә башка авыл кешеләре юлдан килгән. Минемчә, шул ук юлдан булырга тиеш.

Фәриз сикереп торып кызны мактарга тотынды.

- Ну синдә баш, Тәслия. Прәме академик. Без, малайлар, инде бер ел баш ваттык, ә син “ә” дигәнче аңладың. Чыннан да шулай, без бит, яңа юл, асфальт яныннан эзлибез. Җитмәсә, аның иң текә тауга күтәрелгән урныннан. Вәт ахмаклар. Элек бит мондый урынны урап юл ярганнар. Димәк, безгә искә юлның кайдан үткәнен белергә кирәк.

- Дөрес, әйтәсең, дус. Ә иске юлны якынча чамаларга да була. Әти әйтә, офицер кабере каен урманы янында иде, ди. Үзе үлгәч аның мәетен әллә кайда күтәреп йөрмәгәннәрдер инде. Шунда, юл читендә генә ашык-пошык җирләгәннәр дә ары киткәннәр. Хәрби кешеләр бит.

- Әйе, шулай булырга мөмкин, димәк, эш җиңеләя, - диештеләр малайлар. Аларның йөзләре яктырып китте. Менә шулай, класска очраклы рәвештә генә килеп кергән Тәслия боларның олы башваткычын чиште дә куйды.

         -                -                     -

Язга таба көннәр озая, озайган саен тизрәк үтә икән. Көн саен бернәрсә булып торгач, Нәзернең дә боегырга вакыты юк. Бүген, әнә, Себердә эшләгән Айрат абыйсыннан хат килгән: “Май аенда, бәлки, отпускага кайтырмын әле”, - дигән. Бик шәп булачак, малайларга булышырга, җир казышырга көчле, таза-сау кеше өстәләчәк. Нәзер бер яклап шатлык кичерсә, абыйсы алдында үзен “гаепле” дә тоя иде һаман. Үзенең юләрлеген ул беркемгә дә сөйләгәне юк, әнә шуңа күрә дә бу хатирә намусын бимазлып хәтердә йөри дә йөри.

Ничек булды соң әле бу? Әйе, нәкъ менә бүгенге кебек өйгә эшне эшләп утырганда дәфтәре тулды. Сумкасында запасы да юк икән.  Бәла түгел инде монысы, әнисе әллә күпме дәфтәр алып куйган, сандыкта саклый, тик менә ул үзе каядыр чыгып киткән икән. Малай шул сандыкка карап-карап алды, уйланып, икеләнеп торды. Биредә бернинди гаеп эш юк кебек,  йозаксыз мөлкәтне ачасы да аласы, шулай да сорамыйча актарыну яхшы түгел бит әле. Шул ук вакытта өйгә бирелгән мәсьәләләрне дә эшләп куярга кирәк.  Уйланып торгач, Нәзер тәвәккәлләде, япмасын ачып ташлап, сандыкның киң капкачын күтәреп ачып куйды. Әнисенең яулык, күлмәк кебек әйберләрен туздырмаска тырышып, кулын төпкәрәк тыкты. Бармаклары каты, түгәрәк нәрсәгә тигәч, кызыксынуы җиңде, шуны тартып чыгарды.

Кулъяулыкка төрелгән прәннек иде бу. Бөтен түгел, зур гына итеп тешнәлгән, таш кебек каткан үзе. Шунда барсы да Нәзернең исенә төште. Былтыр аның абыйсы Айратны армиягә алдылар. Китәр чакта, инде озатырга килүче дуслары белән ишеккә юнәлгәндә, әни кеше кинәт талпынып китте.

- Улым, туктале, - диде ул һәм, өстәлдәге савыттан прәннек алып, Айратка сузды. – Менә шуны зур итеп тешнәп ал әле. Калганын кайткач ашарга язсын, балам.

Шулай киткән иде Нәзернең абыйсы армиягә. Димәк, кешенең ризыгы торып калса, ул исән-сау кире әйләнеп кайта икән. Шулай дип саклый инде әнисе бу прәннекне. Тик, кайткач, Айрат моны ничек ашар соң? Прәннек әле үк таш кебек каты, ә абыйсына тагы да бер ел хезмәт итәсе бар. Чыннан да, ничек ашар икән? Әллә тешнәп карарга инде, Нәзернең теше үтсә, абыйсы ничек тә кимерер иде, бәлки. Шулчак малайның башына бер уй килде: прәннекне алыштырып куйганда ничек булыр соң, яңасын Нәзер үзе тешнәп, монысына охшатып куя ала бит.

 Малай ике кабымлык ризык кисәгенә озак итеп карап торды, күз алдына китерде. Юк, ул  тешнәсә болай булмый, аның теш казнасы бәләкәйрәк ләса, әнкәсе сизми калыр дисеңме. Шулай шәп уенннан кире кайтып Нәзер төенчекне урнына яшерде.

 Көткән, сагынган кеше өчен вакыт озак сузыла инде ул. Шулай да, исән адәмнең гомере алга бара, көннәрне саный торгач ел узып та китте һәм солдат киемендә ялтырап Айрат та кайтып төште. Егет белән бергә өйгә шатлык кайтты, кичен күрше-күлән, туганнар җыелды. Шулчак әниләре сандыгын ачып җибәрде.

- Менә, балакаем, сине туган йортка тартып торган ризыгың. Ходай догаларымны кабул кылды, күрәсең, Аллага шөкер!

- И-и әни, чыннан да, менә шушы ризык, синең изге теләкләрең мине хәтәрдән алып калмады микән? Дусларым харап булганда мин исән калдым бит.

Солдатның шушы сүзе абзыйларга җитә калды, нәрсә булды, сөйлә инде, дип бар игътибарларын Айратка юнәлттеләр. Егет үзе кыенсыныбрак калды, артыгын әйтеп ташладым, дип уйлады, кирәкмәгәнне сөйләп әнине нигә хафага салырга. Шулай да, якын кешеләрең үтенгәч, ничек сөйләмисең.

- Шартлау булды, - диде Айрат. – Снаряд бушатканда бәлагә тарыдык. Шартларга тиеш түгел бит инде ул снарядлар, тик, агач мылтык та елына бер атыла, дигәндәй, нинди генә коралның да хәтәре бар инде ул. Берәрсе әллә төшереп җибәрдеме, снаряд төзек булмаганмы анысын әйтә алмыйм, күрмәдем. Мин йомыш белән агач артына киткән идем. Ни әйтсәң дә, без бит мөселман халкы, кеше күзеннән ераккарак китәбез. Менә шул коткарды мине.

Табын тынып калды. Һәркем уйда иде. Йа Хода, әгәр... менә шушы бүгенге бәйрәм дә булмас иде, Айрат үзе дә булмас иде, әти-әнигә гомерлек кайгы булыр иде. Ул чакта Нәзер дә йомылып калган иде. Олыларча: “Йа Хода!”- димәсә дә, малай нәкъ шул халәттә иде. Былтыр бит ул каты прәннекне озак тотып утырды, төрлесен уйлады, ярый ашамады, ярый ташламады. Андый нәрсә белән шаярырга ярамый икән шул...

Менә шуннан бирле абыйсы искә төшкәндә Нәзер үзен уңайсыз тоя. Аның шулай абый бу прәннекне ничек ашар соң дип борчылуы гаҗәп тә түгел, югыйсә, чөнки икенчедә генә укый, бала гына иде бит әле. Ә хәзер алтынчыда. Ярый, Айрат абый үзе кайтса сөйләп бирер әле ул аның язмыш прәннеген чак кына алыштырып куймаганын.  Тиргәмәс ул. Үткән эшкә салават, дип кенә куяр.

Карасана, уйланып утыра торгач, вакыт соңлап киткән ләса. Әнисе Карлыгачка әкият сөйләп утыра. Көн дә тими мондый бәхет, шунлыктан, Нәзер янә шым калып әнисен тыңларга булды.

“Бу дөнья үзгәрми генә тормый, - дип башлады сүзен әнкәй. – Бик күп мең еллар элек, кадимге заманда ук инде, безнең якларда кыш булмаган, хаттә мамонтлар яшәгән, ә кошлар инде очып китәргә уйламаган да. Ләкин бермәлне табигать үзгәрә башлаган, кышын салкын җилләр искән,  җирне кар каплаган. Үлән, орлык, бөҗәкләр булмагач, кошлар дөньясында  ачлык башланган. Шуннан канатлылар ыруы кар төшмәгән  җылы җирләр эзләп карарга булган.

- Син арада иң зуры, канатларың киң, озак оча аласың, яңа җирләр эзләргә син юллан, - дигәннәр торнага.

Торнакош озак очкан, күп җирләр кичкән, шулай да бик еракта кышын да кар яумаган, үлән-чәчкәләр үсә торган җирне табып кайткан. Шуннан бирле бу кошлар ел сан көзге салкыннар җитә башлауга җылы якларга оча. Алар теләсә ничек бармый, ә почмак булып, яисә ук шикелле тезеләләр. Шушы укның очы көньякка карый, торналар шулай башка кошларга юнәлеш күрсәтеп баралар.

Торналарның тавышы моңлы. Алар әллә “торыйк” ди, әллә “корыйк” ди. Инде йөз мең ел элек үтсә дә алар элекке җылы вакытны, туган җирдә генә яшәгән чакларын онытмый, бик тә сагыналар икән. Шуңа да тавышлары сагышлы”.

Карлыгач өчен әкият йокы даруы белән бер инде ул, аның башкача өне чыкмады, ә менә Нәзернең, киресенчә, бу әкият йокыларын очырды. Кошлар да үз илләрен онытмасын әле, ә кешеләр бәгырьсез җанмы? Күр әнә Нәзернең абыйсы Айратны, элек армиядән авылны сагынам дип хат язып торды, хәзер Себердән яза. Гәзит хәбәрчесе юкка гына безгә үпкә белдергән, янәсе, монда авыл тарихына битараф булган халык яши. Юк инде, ант итеп әйтәм, без офицер каберен дә, Изгеләр чишмәсен дә табачакбыз. Менә абый гына кайтсын...

       -                -                           -

Күптән көтелгән май айлары җитте. Дөнья чәчәктә, малайлар чымырткы хәлендә. Аларның инде түзерлек тәкатьләре калмаган иде, һәркайсы чәм белән яна. Йөрәкләрендә дәрт-дәрман  арта, беләкләре дә саллылана төште. Сәрвәрне кара син, гәүдәгә ничек зурайды, ыржык бер адәм булыр бу. Ә менә Гаян кыш буена үссә үскәндер бер иле, ләкин үзе шыр тиле, Изгеләр чишмәсен барыбер мин табам, дип хыялый була инде.  Тапмас димә, үзенә ирләр төсе керә башлады бит, тавышы ничек калынайды. Ә Нәзернең һаман да кызлар тавышы, Гаян белән сөйләшкәндә аңа хаттә кыен булып китә, шуңа да тамак төбе беләнрәк әңгәмәләшә.

Дәрестән соң алты малай янә җыелдылар. Киңәшергә кирәк, алда зур эш тора. Зур эш күп көч сораса да, болар үз ниятләрен башкаларга чишмәде, киресенчә, Гаян кебек үк һәркем чишмәне, я булмаса офицер каберен мотлак үзе табарга тели иде.

- Кемнең өендә нинди ризык бар, алыгыз әйдә күбрәк, кырда бергә кушып ашарбыз әле, - дип киңәш бирде үзенә күрә  әйдәман булып алган Нәзер. – Йомырка, бәрәңге ише нәрсәләрне пешереп тә ашарга мөмкин булыр. Иң мөһиме, көрәктән тыш, бер-ике балта кирәк булыр, тимер таякларыгызны да онытмагыз.

- Кая барабыз соң? – дип сорап куйды Рөстәм.

- Бу хакта сөйләшеп куйган идек бит инде. Тәүдә офицер каберен эзлибез. Чөнки бу эш җиңелрәк һәм, һичшиксез, бик тиз уңышка ирешербез, дип уйлыйм.

Нәзернең исәбе аек иде, онытылган каберне таба алсалар малайлар тагын да дәртләнеп китәчәк, аннан инде алар арыдык-фәлән дип кире чигенмәс. Аннары, беренче эштән соң тәҗрибә кебек нәрсә дә булырга тиеш инде ул.

Иртәнге сигездә сәер отряд авылдан чыгып каен урманына карап юлланды. Читтән караганда чыннан да бик мәзәк күренә иде эзтабарлар. Болай да алпан-тилпән атлаучы Фәриз балтасын да, арматурадан эшләнгән таяк та, озын саплы көрәк тә алган. Кем килә дисәң, эш батыры инде, билләһи. Озын сыйраклы Риза зур рюкзак аскан, әйтерсең бөтен отрядны ашатырга ниятли. Гаян гармун уйнарга күнеккән кулларын ничек селтәп атларга белми, көрәген я бер, я икенче кулына күчерә. Сәфәргә инде бу гәүдәсе белән җәяүле сәфәр бер дә уен эш түгел, ләкин түзем генә атлый. Бер сүз белән генә әйткәндә, шәп егетләр инде.

Урман аша үткәч, әлбәттә, кайда булуларын төгәл аңлавы читен икән, кайда иске урман бетте дә, кайда яшьрәк каенлык башланды исләми дә калдылар – ызаны юк ләса. Ләкин моны мотлак белергә кирәк иде, чөнки офицер кабере каенлыктан илле-алтмыш адымда булуы билгеле. Шуны уйлап, Нәзер малайларга яланга чыгарга тәкъдим итте.

- Безгә ике нәрсәне аңларга кирәк. Беренчедән, үзегез күрдегез, иске урман белән яңасы арасын шәйләве кыенрак, чөнки гражданнар сугышы вакытындагы каеннар күптән киселеп яки череп авып беткән. Алар урнына яңалары үскән. Ләкин шулай да, колхозлар бетерелгәннән соң калкып чыккан чаукалыкта карт каеннар юк. Булса, бары берәү булыр, менә шушы калынлыкта, - дип Нәзер чыбык кисәген күрсәтте. – Без эзләгән каенга туксан елдан артык бит инде, димәк, аның диаметры менә шул чама булырга тиеш.

Икенчедән, иске юл урынын чамаларга кирәк, ул чагында эзләү мәйданы бәләкәй булачак. Карагыз, әнә, моннан бер чакрым ары ерынты бар, әгәр юл шуннан узган булса анда я күпер, я булмаса ярны сөзәкләп кистергән урын булырга тиеш. Шуны тапсак, туп-туры авылга юнәлешне билгелибез, чөнки авылга кадәр, каенлыкны исәпләмәгәндә, башкача каршылык юк, димәк, юл туп-туры булган.  Шушы сызык белән иске һәм яңа урманнар ызаны кисешкән нокта безнең эзләгән җиребез булыр. Аннан инде илле-алтмыш адым радиуста һәр каенны капшап чыксак та проблема түгел. Ягез, Сәфәр белән Рөстәм тиз генә барып тикшереп килегез. Ә сез, малайлар, урманны карый башлагыз.

Анык план булгач эш ифрат җиңел башланды. Сәфәр белән Рөстәм теге ерынтыга барып җиткәч, унбиш минут та үтмәде, сикерә-сикерә кычкыра башладылар.

- Әй, таптык! Монда ике якта да сөзәкләтелгән урын бар.

- Хәзер инде туп-туры авыл ягына карап атлагыз, - дип кычкырды аларга Нәзер.

Болар шулай эшләде дә, юнәлеш төгәл булсын өчен бераз ара белән аллы-артлы килделәр дә Нәзер басып торган җирдән өч йөз метрлап арырак яшь урманга килеп төртелделәр. Шул арада мондагы малайлар да ике урман арасын табып чыктылар. Бу  эш тә уйлаганча читен булмаган, аерма агачларда гына түгел, иске урман буенда элек арба юлы булган, урыны белән шуның эзләре һаман да сакланган икән. Нәзернең эченә җылы йөгерде, эзләнү уңышлы бара, хәзер иң мөһиме шул, карт каенны берәр абзый кисеп утынга алып кайтып китмәгән булсын.

- Малайлар, игътибарлы булыгыз, иң мөһим эш хәзер булыр. Ун-унбиш метрлап ара калдырып тезеләбез һәм тезмә булып урман эчләп барабыз. Өч-дүрт йөз адымлап барырга кирәк. Гаян, син ике урман кушылган ызанны таптың инде, беренче булып бас та, шул эз буйлап алга атла, тик ашыкма. Икенче булып мин басам, аннары башкаларыгыз. Ягез, тезелегез!

Нәзер бер дә юкка икенче булып басмады. Бер яктан, ул Гаянны күзәтеп барырга тели иде, анысы ялгышмый межадан дөрес барырмы, икенчедән, аның уң яктан беренче яки икенче күршесе карт каенга барып юлыгырга тиеш иде. Боларны да Нәзер контрольдә тотачак. Дөрес, урыны белән яшь каеннар еш үскән, ләкин кычкырып, хәбәрләшеп барачаклар.  Барсының да торналар кебек тигез тезелгәнен күреп, Нәзер команда бирде.

- Алга, егетләр! Тик, ашыкмагыз, зинһар, уң һәм сул күршеләрегезне югалтмагыз, араны саклагыз, аерылсагыз каен урталыкта торып калырга мөмкин.

- Вәт кызык. Без солдатлар кебек булдык ләса, - дип кычкырышып малайлар сафы каенлык арасына сеңеп куйды.

Чү, Гаян нәрсә ул бик еш иелә? Карт каенны аяк астыннан эзлиме әллә? Һәй юньсез, ул бит кечкенә аланлыкта, кояш төшкән урыннарда кузгалак ашап маташа. Башкалар хәзер алга китеп чылбыр бозылачак ләса.

- Әй, син нишлисең? Тиз генә бераз алга атла, башкалар белән тигез барырга тырыш! – дип кычкырды аңа Нәзер. Тегесе, гаеп эш эшләгәндәй, ялт итеп каранып алды да бер ун адым алга йөгерде. Менә шулай! Малайларның һай-һаулавына караганда рәт тигез бара иде.

- Килегез, килегез монда! Мин таптым!

Монысы Риза кычкыруы иде. Менә бит, арада иң юаш малайга туры килгән, бәхете бар, ахры. Дуслар “ә” дигәнче җыелып өлгерде. Чыннан да, каен олы иде. Нәзер шуңа да игътибар итте, агач төбендәге җир калкыбрак тора, шикелле. Аның йөрәге дөрс-дөрс тибә башлады – чыннан да офицер кабере булыр микән?!  Шулай гына була күрсен иде инде, өлкәннәр әйтмешли, бер  гозеребезне үтәр идек.

- Маладис, Риза, син чын разведчик икән! – дип мактап алды иптәшен Нәзер. – Ә хәзер моның без эзләгән каен икәнлеген белү өчен кабер ташын да табарга кирәк. Таякларыгыз белән төрткәли башлагыз.

Шунда малайлар аптырашып калды, берсенең дә тимер таягы юк икән ләса, көрәкләр дә юк, балта да... Барысы да урман башында, тукталган җирдә торып калган. Кире киттеләр. Алда баручылар кинәт кычкырып җибәрде, ниндидер җәнлек сумкалар янында чокына иде. “Бурсык бу”, - диде кемдер. Ярый әле вакытында чыктылар, югыйсә ашамлыксыз кала иделәр.

- Мин күп итеп бәрәңге алдым, әйдәгез, учак ягып, кыздырып ашыйбыз, - дип ымсындырды Сәфәр. – Кабыгы көя-көя пешкән йомры бәрәңгедән дә тәмле нәрсә юк бу дөньяда.

Башка чакта булса малайлар шау-гөр килеп учак яга башлар иде, ә бүген “ых” та итмәделәр.

- Син нәрсә сөйлисең? Башта эшне тәмамларга кирәк, офицер кабереме бу, юкмы? Әгәр булмаса, яңабаштан эзләргә туры киләчәк, - дип эзтабарлар озаклап ял итүдән баш тарттылар.

- Алайса, нигә бурсыкны куркыттыгыз, ичмасам, ул туйган булыр иде, - дип елмайды Сәфәр.

Ә Гаянның елмаерга исәбе юк, кара, йөзе нинди җитдиләнде. “Бурсык” сүзен ишеткәннән бирле карана, хәзер инде торып басып карашы белән урман авызын байкый иде. Әйтерсең шушы сак җәнлекнең оясы күренеп торырга мөмкин.

- Әй, Гаян, син алай каранма, мин сиңа ияреп башкача ауга чыкмаячакмын. Бер адашып йөргәнебез дә җиткән, - дип үртәмәкче булды малайны Нәзер, тик анысы юморга тагын да остарак булып чыкты.

- Ә нигә сиңа мин? Син бит берүзең дә адашып урманда төн чыга беләсең...

Малайлар ихахайлап көлеп җибәрде.

- Көлегез әле, көлегез, хәзер еларсыз. Ташны таба алмасак, үкереп еларга туры килер.

- Табарбыз, табарбыз, - булды җавап.

Чыннан да, ташны табуы бигрәк тә җиңел булды, тимер таяклар белән җирне төрткәли бшлаганнар иде, “шык”  иткән тавыш чыкты. Табышны чистартып карадылар, әйе, кабер ташы. Инде каен төбеннән берара калдырып, таш аумасын өчен җирдә уенты ясадылар да, алты малай “ых” та итми ядкарьне китереп бастырып куйдылар.

- Хәзер киртәлибезме инде? – диде малайларның берсе.

- Әйе, киртәлибез.

- Монда мал йөрми бит.

- Эш малдамыни, - дип  җанланып китте Риза, - кабер киртәләнгән була инде, мәет яткан җир фани дөньядан аерымрак торырга тиеш.

- Оһо, багыгыз әле, бу ничек сөйләшә! Әти-әнисе дин тота шул, шуңа күпне белә, - дип Ризаны хуплап куйды Сәфәр һәм шуның белән бәхәс бетте.

Киртәләү бер хәл, ә баганасын кайдан алырга? Нишлисең инде, тазарак бер каенны аударырга туры килде, ә киртәлекнең монда исәбе юк. Урманы белән кырсаң да беркем бер сүз әйтмәячәк, чәнки бу “иген” кыры. Шулай да малайлар тузынмады, бер-берсенә сыенып артык куе үскән берничә яшь каен аларга җитә иде. Дүрт чокыр казылды, каезланган баганаларны төя-төя утырткач, тиз кулдан киртәләр дә кагып куелды. Шулай итеп  каен урманы эчендә туксан елдан ашу элек һәлак булган кешенең кабере барлыкка килде. Бу гаҗәп иде. Буш урында  әле генә чыбырдашкан малайлар җитдиләнеп тынып калды, эшне бетергәч, алар  киртә буена җыелып, кабергә карап уйга талды. Һәрберсенең башында олыларча гөман иде. Нәзер дә уйда, баганаларның тиз чери торган каеннан булуы аңа ошап җитмәде, хәзер бәрәңге бакчасын да тимер баганалар белән, кибеттән алынган челтәр, калай рәшәткә белән ураталар. Ярый, монысы вакытлыча гына булыр, өлкәннәр матурлап эшләр әле. Эшләмәсәләр, берничә елдан үзебез зур кеше булачакбыз. Иң мөһиме, хәзер кабер югалмаячак.

                  -                 -               -

Тиздән укулар тәмамлана, буш вакыт күп булачак, ләкин ашкынган күңел көтәргә теләми. Ул яна. Алга әйди. Малайларның офицер каберен табуын инде бөтен мәктәп белә, шунлыктан алар инде  зур ярышка әзерләнгән спортчылар кебек атлыгып тора иде. Эшне яртылыкта калдырып булмый ләса. Якшәмбе көн җитүгә алты эзтабар янә юлда иде.

Элекке көндә тукталган урынга җиткәч, аркаларындагы сумкаларын сала башладылар, көрәкләрен җиргә кадап куйдылар. Барысы да Нәзердән сүз көтә иде: ничек эзләргә, кайдан башларга? Нәзер – башлы малай, аның бер планы булырга тиеш, атна буена гамьсез йөрмәс, уйлангандыр.

- Дуслар, - дип башлады сүзен Нәзер, - без хәзер беләбез, иске юл менә шушы тирәдән үткән. Һәлакъ булган офицер җитәкчелегендәге отряд килгән юл Изгеләр чишмәсе яныннан үткән булырга тиеш. Шунысы да факт, юл бит Дәүбаш авылы аша үтә, димәк, юнәлеш билгеле.

- Шулай да ничек эзлибез соң? – дип сорап куйды түземсез Рөстәм.

- Юнәлеш билгеле дим бит. Менә шуннан юл уза дип күз алдыгызга китерегез. Димәк, без шушы юл ыңгаена, ягъни параллель рәвештә, эзләнү алып барачакбыз. Урманда тезелеп барган шикелле. Тик бу юлы илле-алтмыш метр ара калдырып тезеләбез. Игътибарлы булыгыз, тагын бер әйтәм, чокыр, куак, кыяк үлән, камыш күрсәгез тикшереп үтегез.

Малайлар тиз генә тезелешеп алды да эзләнергә тотынды. Дикъкәт белән генә аяк асларын күзәтеп бер болынны үттеләр, икенче үзәнне үтеп Дәүбаш урманына җиттеләр. Монда туктап бер тын ял иттеләр дә, яңадан тезелеп, кире якка атладылар. Бу яктагы каенлыкка җиткәч янә дә борылып киттеләр һәм тагын да Дәүбаш урманына чыктылар. Инде шактый киң мәйдан тикшерелде, ләкин өметле урын күренмәде.

- Без ни өчен монда туктыйбыз соң, бәлки, чишмә арырак булгандыр, мәсәлән, урман эчендә, - дип сөйләнде Сәфәр.

- Юк инде, ары барудан файда юк. Бу бит башка авыл урманы. Әгәр чишмә анда булса, Дәүбаш чишмәсе дип аталыр иде. Чишмә безнең авылга якынрак булырга тиеш, - дип Нәзер әйтеп кенә өлгерде, кесәсендәге телефоны шылтырады.

- Әйе, тыңлыйм, әнкәй, - диде ул аппаратка.

- Бу әнкәй түгел әле, бу мин әле, энекәш. Хәлләр ничек соң?

- Абый?! Син кайттыңмы әллә?

- Кайттым инде, кайттым. Ә сез Изгеләр чишмәсен эзләп йөрисез икән. Таптыгызмы соң?

- Юк әле.

- Ярый, борчылма. Эзләсәгез, табасыз инде аны. Мин хәзер пилорамга барып такта сатып алам, матур иттереп киртәләп тә куярбыз инде. Әлегә хуш булып тор.

Телефоны сүнүгә малай кычкырып ук җибәрде:

- Ура! Минем Айрат абый кайткан. Машинасы белән. Такта төяп китерәм, диде.

- Тактасы такта да, чишмәсе кайда?

- Булыр, булыр чишмәсе. Без аны тапмыйча калмабыз. Ярый, әле без юлның бер ягында эзләндек дип фараз итик, ә хәзер иң тәүдә үткән эзнең теге ягына чыгып яңадан башлыйбаз.

Шулай эзләделәр. Беренче тапкыр Дәүбаш урманына чыккан җирдән үз авыллары ягына карап хәзер инде сул якка чылбыр булып  тезелделәр. Кемдә көрәк, кемдә таяк, еш-еш җиргә дә төртеп алалар, аптыраганнан инде, ачу килгәннән.  Бу якка килеп җиткәндә аларны Тәслия белән Зөләрә көтеп тора иде.

- Без булышырга килдек. Әйтегез, нәрсә эшләргә? – диделәр алар.

- Туктагыз әле, аз гына ял итик, - дип эндәште Сәфәр. Чыннан да кайбер малайлар аякларының аруын сизә башлаган иде. Түгәрәк ясап чирәмгә утырып алдылар.

- Нәрсә, чишмәне тәки таба алмадыгызмы? – дип төпченде һаман Зөләрә.

Эндәшүче булмады.

- Гаян, синең нигә бер аягың юеш ул?

 “Ялт” иттереп барча малайлар Гаянның кроссовкалы аягына карады, һәркемнең башыннан әллә нинди уйлар йөгереп үтте.

- Чыннан да, нишләп сыңар аягың чыланган синең? – диде Нәзер.

- Кайдадыр баткакка баттым, шикелле.

- Ә?! – дип гаҗәпләнде барсы бертавыштан.

- Соң, без шушы сулы урынны эзлибез ләса, ә син, ахмак, суга батканыңны да сизмисең! – дип кычкырып җибәрде гадәттә тыйнак булган Риза.

- Исәр!

- Тиле баш!

- Һушсыз хыялый.

- Булса да булыр икән дивана.

Үзенең искитәрлек ахмаклык эшләвен, бик зур гаепле булуын аңлаган Гаянның күзеннән яшь атылып чыкты.

- Ярар инде сезгә, җитте, - дип аны яклашты Тәслия.

- Чыннан да, артык нык каныкмагыз әле кешегә, бүгенгә исән калдырыгыз, - дип сүзгә кушылды Нәзер. – Бу иптәш хөзер безгә бик нык кирәк. Яле, Гаян, исеңә төшер, кайсы җирдә суга баттың?

Гаепле малай җилкәләрен генә сикертеп куйды.

- Ярый, алайса, без синең эзеңнән барып ул урынны табарбыз.

- Монда нинди эз калсын инде, сөргән җир түгел ләса.

- Алайса, уйлашып алыйк. Минем белән янәшә Рөстәм атлады, ә Рөстәмнән соң Гаян иде, шулаймы? Ә мин бит үземнең кайдан үткәнемне яхшы хәтерлим. Артта урман каршында карт имән тора иде, ә алда нәкъ кабер турысы. Кабер каенлыкта булса да, турысын төгәл беләбез бит. Атлаганда нәкъ шуны уйлап бардым мин.

- Мин дә уйга баткан идем шул, - дип, ниһаять, өн чыгарды Гаян.

- Уйга түгел, ләпеккә баткансың син, исәрлеккә чумгансың.

- Дивана.

- Аңгыра, диң.

Малайлар тагы да кызып-кызып тиргәрләр иде, Нәзер, тавышын күтәрә төшеп, бүлдереп куйды.

- Туктагыз әле, соңыннан әрләшерсез, башта мәсьәләне ачыклыйк. Шунысы кызык, нәрсә уйладың соң улкадәр, күзең күрмәс хәлгә җиткәнче?

- Шигырь.

- Шигырь?

- Әйе.

- Уйлап чыгрдыңмы соң?

- Әйе.

- Сөйләп күрсәт, - диде кемдер, гүя Гаянның акылы камил булуын белергә теләгәндәй.

Гаян шигырь сөйләргә җыенды. Аңа иптәшләренең битәрләвеннән котылырга кирәк иде. Һәм ул басынкы гына сөйли башлады:

-Буран, ни кыландың бүген,

Син  бит яхшы беләсең,

Ай сукмагы яктырганда

Сөйгәнемнең киләсен.

Тукта, буран, ерак кит син,

Югал кара урманда.

Сөю татлы буламыни

Кышкы салкын буранда.

- Гыйбрәт, кара нәрсә язган, укытучы Идалия апа ишетсә тәртибеңнән берле куя бит сиңа! – дип янады Зөләрә.

- Җитмәсә, малай бит әле! – дип аңа кушылды Тәслия, ә үзенең никтер битләре янып чыкты.

- Шигыре әйбәт кенә ләса моның, - дип каршы төште малайлар.

- Тик, бүген җәй икәнен генә оныткан, теге вакытта адашуыннан айный алмый, ахры.

- Туктагыз әле, сез нәрсә, шигырь тикшерергә җыелдыгызмы монда, әллә чишмә эзләргәме, - дип  Фәриз Нәзергә үпкәчел караш ташлап алды, янәсе, вакытны әрәм итәсең.

- Чыннан да, эшне дәвам итик. Димәк, мин узган эздән йөз метрлап сулдан Гаян үткән. Күмәкләшеп шул турыдан барсак,  мотлак табырга тиешбез.

Малайлар бу юлы сикерешеп үк торды. Инде елга якын сузылган  эзләнүләрнең ахыры якынлаша иде. Ике болын арасындагы ызан сизелер сизелмәс кенә иңкүлек булып сузылган. Анда бер урында саз үләннәре дә бар икән, ерактан күренми, май башы гына бит әле, калкынып кына киләләр. Шунда Гаянның аяк эзе дә ярылып ята. Түз, йөрәгем, ашыкма, әле шатланырга иртәрәк. Һәр малай шулайрак уйлады, шикелле, чөнки шатлыктан шашучы булмады, таякларын алып төрткәләргә тотындылар. Кат-кат тикшеренгәч шул аңлашылды, - таш бар. Ул бер генә урында, дуга рәвешендә. Димәк, чишмә күзен уратып таш тезелгән булган. Изгеләр чишмәсе шул!

Ниһаять, чишмә табылды. Иң мөһиме эшләнде, ләкин әле аны казып тазартасы, читләтеп таш тезәсе бар иде. Алты көрәк кызу-кызу эш башлады. Кызлар, тик торасылары килмәгәнлектән, үлән йолыкты, малайларга булышты. Казыган саен су артты, чишмәнең ташлары күренде, ә дусларның күңеле шатлыктан ташты. Шулчакта болайга  табан килүче машина күренде. Ул туктауга җәһәт кенә ишеге ачылды һәм тавыш яңгырады:

- Нәзер!

- Абый!

Нәзер йөгереп барып абыйсын кочаклап алды. Айрат берүзе килмәгән икән, әтисен,   Ризаның әтисе Усман абзыйны да утыртып алып килгән икән. Барсы да эш кораллары белән килгән.

- Син кайдан белдең? – дип сорады Нәзер абыйсыннан.

- Күңелем сизде. Сезнең кебек егетләр тапмый каламыни инде.

Айрат  чишмәне килеп карады да: “Шәп!”- дип куйды.

- Егетләр, прицепны бушатыгыз. Хәзер ялпәк таш алып килергә кирәк. Моның ташлары ләмгә батып беткән бит инде, алыштырабыз. Яңарткач, яңартабыз инде.

Бер мизгелдә такталар бушатылды һәм  Нәзер белән Сәфәр машинага кереп тә утырды. Каръерларның берсе ерак түгел иде, бер шәптә егетләр таш төяп килеп тә җиттеләр. Фәриз, Гаян һәм башкалар чишмәне киңәйтеп, ташларын чыгарып та өлгергәннәр иде. Өлкәннәр үлчәп-үлчәп такта, борыс кисә, багана утырта. Айрат җиң сызганып таш тезә башлады, башта ул берничә рәтне түгәрәк кое рәвешендә тезде, аннары түбән ягын ачык калдырып дага формасында тезә башлады. Тиздән бу корылма әзер дә булды, аның эченә су җыелды һәм ул таш бураның ачык ягыннан ташып чыгып шарлама булып ага да башлады.

- Чишмә менә шулай челтерәп агарга тиеш, - диде Айрат.

Үрдә тагы да бер машина күренде. Авыл башлыгы Мөҗәһид абый булып чыкты.

- Исәнмесез, сездә кызу өмә икән, ә мин белми йөрим, - дип исәнлек бирде ул.

- Ярый, ярый, синең үз эшең күп бит, - дип барсы өчен җаваплады Усман бабай.

- Ничек эшләргә булдыгыз инде?

- Бер эшләгәч матур булсын дип алты почмаклы чардуган корырга уйлаган идек тә, менә, Айрат улым алып килгән такта җитмәс инде.

- Шулаймы? Алайса, Айрат, син тиз генә пилорамга чаптырып барып кил. Җитәрлек итеп төя. Хакимият исәбеннән булыр, мондый эшкә акча кызгану килешми инде.

Айрат тиз генә машинасына кереп утырды да кызулатып китеп тә барды. Ә өлкәннәр инде баганаларга борыслар, борысларга такта кага башлаган иде.

Өч-дүрт сәгать вакыт үтте. Тирмәгә ошатып, алты мөгешле итеп эшләнгән чатыр әзер булды, тирә-яктагы чүп-чар җыелып Айдарның арбасына төялде, чишмәне карадылар – суы тонган, төбендәге чуер ташлар ялтырап күренеп ята иде. Анысын Айрат әтисенең мунчага дип җыйган запасыннан алып килде.  Инде хәзер чират Усман бабайга җитте. Ул чишмә каршына тезләнеп, кыйбла ягына карап бик озак укыды һәм, Аллаһы әкъбәр әйтеп, куш учы белән су алып иреннәренә китерде. Тәмләп карады.

- Һәйбәт су. Бик һәйбәт, йомшак, татлы су, балалар. Халыкка игелек булсын, Аллаһы тәгалә ризалыгы белән шушы суны эчеп яше-картына җан асрарга насыйп кылсын.

Шушы сүзләр белән Усман бабай кесәсенә тыгылды. Аннан бер көмеш тәңкә алып чишмәнең нәкъ уртасын төшереп җибәрде.

- Ин шәә Аллаһ. Авылыбызның Изгеләр чишмәсе яңадан кайтты. Аны эзләгән, онытылган юлларын тапкан колларыңа рәхмәтле булсаң иде, Аллаһым. Авылыбызны бәла-казалардан сакласаң иде, инсаннарыбыз Изге чишмә юлында, дин юлында йөрсә иде.

Бабайның йола башкаруында тынлык хөкем сөрде. Аннары кинәт барсы да җанланып китте, һәркем үзенекен сөйләргә ашыкты, бер-берсен тәбрикләде.

- Иртәгә килеп буйыйсы калды.

- Без тирә-якка чәчкәләр утыртырбыз. Кызлар күп килер әле.

- Дөрес, агачлар да утыртырга кирәк. Тиз үсә торган тал, муел, балан, карлыган куаклары. Алар су саклый, өстәвенә җимеш бирер.

- Йа Хода, искә төште бит, мин бәләкәй чакларда монда чыннан да әрәмәлек иде, бик күп муел, карлыган үсә торган иде. Картәниләр чиләкләп шомырт тирпеп кайта иде. Куаклар беткәч, суы да накысланып калды микәнни чишмәкәйнең.

- Мин дә бернәрсә белдем, - дип сүзне дәвам итте авыл башлыгы. – Безнең авылга беренче булып килеп утырган адәм Мостафа атлы булган. Ул берничә иптәше белән әүвәлге мәлдә менә шушы изге чишмәгә якын җирдә нигез корган. Аннары, ни сәбәптәндер, хәзерге урынга күченгәннәр, ә авылның исеме үзгәрешсез калган. Шулай итеп, чишмәсез Чишмәле авылы булып йөрдек без. Әйтегез әле, кемнең башына килде мондый уй, кем кузгатты бу эшне?

Малайлар Нәзергә карады. Мөҗәһид абый аңлады.

- Рәхмәт, энем, дусларың белән бик зур эш башкаргансыз. Рәхмәт, егетләр, барыгызга да. Сез чын кеше икәнсез, Чишмәле авылының горурлыгы.

Нәзернең әтисе дә кулын улының иңбашына китереп куйды: “Синең бу як урманнарда адашып йөрүең юкка булмаган инде, алайса, фәрештәләр эшкәрткәндер үзеңне”,- дип пышылдады ул.

Менә гаҗәп, авыл башлыгы үсмерләрне егетләр дип атап рәхмәт әйткәндә, алар сафка тезелгәндәй буйларын төз тотып тип-тигез булып басып торалар, имеш. Күзләрендә горурлык. Йөзләрендә кичке кояш кызыллыгы. Кояш бу мизгелдә чыннан да үр өстендә асылынып тора иде, гүя ул, ярар, малайлар эшләрен бетерсеннәр, Изгеләр чишмәсе чардуганына туйганчы карасыннар да, шуннан баермын, дип уйлап эленеп калган. Ә көн тәмам иде. Зур һәм игелекле эш тәмам иде.

Мин – балыкчы


Мин балыкчы, киттем күлгә:
“Дәү чуртан тотам!” –диеп.
Зур чиләк алып кулыма,
Аякка итек киеп.
Күлгә килеп, кармак салдым,
Тик чуртан юк –эләкми.
Ә миңа бит вак балыклар
Бернигә дә кирәкми.
Менә кинәт берәү капты,
Калкавыч китте алга.
Бәп-бәләкәй бер ташбашны1
Тартып чыгардым ярга.
Кайда булган чуртан балык
Төшкәнме ул тирәнгә?
Көне буе йөзеп-арып
Чумганмы әллә ләмгә?
Монда ташбаш мыжлап тора –
Алар соң кемгә кирәк?
Эләккән балыкны тотып
Кайттым өйгә тизрәк.
Әтием юаткан була,
Сыйпаган була баштан:
– Чуртанның баласы
бу! – дип,
Көлә теге ташбаштан. –
Чуртан балыгын бит, улым,
Тота белергә кирәк.
Ул балыкны безнең күлдә
Тота белүче сирәк.
Ә менә күрше – чуртанчы!
Даны чыккан халыкка.
Сөйләшермен, алып барыр
Үзе белән балыкка.
Мөдәрис Мөсифуллин.

Cайра син, Тургай!

Республикабызда балалар өчен телевизион җыр-моң бәйгеләре еш үткәрелеп тора. "Туган тел" каналында 2014 елда гына дөнья күргән төбәкара "Тургай" дип исемләнгән җыр бәйгесе шуларның иң чагуына әверелде.

Менә инде икенче ел рәттән ул сентябрь аенда башланып, майда гала-концерт белән тәмамлана. Анда республикабызның төрле төбәкләреннән сәләтле балалар җыела. Быел бәйгедә катнашырга теләүчеләрнең саны алтмыштан арткан булса да, сайлап алу турларыннан соң, нибары егерме ике яшь башкаручыга гына гала-концертта катнашу бәхете тия. Вокал осталыкларын мәртәбәле жюри әгъзалары бәяли. Шулар арасында Уфа сәнгать училищесының җыр бүлеге мөдире Римма Садыйкова да бар.

Тулысынча:Cайра син, Тургай!

Тормыш сукмагына чыкканда

Менә инде чыгарылыш кичәләре дә гөрләп үтте. Быел Башкортстанда 18 меңнән артык укучы гомум урта мәктәпне тәмамлады. Тугыз яки унбер ел тырышып укып, аеруча соңгы елда дулкынланулар кичереп, зарыгып көткән аттестатлар – кулда. Алда – сайлыйсы тормыш юлы, булачак һөнәр. Димәк, күпләр бүген – абитуриентлар!

Абитуриент – мәктәпне тәмамлаган яшь кешенең карар кабул иткән иң җаваплы мизгеле. Чөнки бүген син үзеңнең кем булуыңны, нинди өлкәдә эшләвеңне төгәл билгеләргә тиешсең. Синең иңнәреңдә – олы җаваплылык.

Тулысынча: Тормыш сукмагына чыкканда 

Укытучы булу җиңелме?

Заманча укыту, заманча технологияләр дибез. Укытуда яңа алымнар эзлибез. Заманасы үзгәргәч, алары да үзгәрә, һичшиксез. Укытучының беренче бурычы булып, шушы таләпләргә җавап бирерлек, көндәшлеккә сәләтле шәхес тәрбияләү тора.

Бу сорауга төгәл һәм бертөрле җавап биреп булмыйдыр.

Тулысынча:Укытучы булу      җиңелме? 

 Безнең партнерлар

  

Государственное унитарное предприятие Республики Башкортостан Издательский дом «Республика Башкортостан»
Филиал: Редакция газеты «Омет»- филиал государственного унитарного предприятия Республики Башкортостан Издательский дом «Республика Башкортостан»
450079, г. Уфа, ул. 50-летия Октября, дом 13, 9 этаж, тел. 273-94-38, 273-64-81, e-mail: omet-ufa@mail.ru
Вся информация и материалы, размещенные на сайте редакции газеты «Омет» защищены международным и российским законодательством
об авторском праве. Все сообщения газеты «Омет» предназначены для пользователей старше 12 лет.
При перепечатке или цитировании ссылка на газету «Омет» обязательна.
Дизайн сайта- Абдуллин Фаниль
>