Илебездә Мәдәният елы игълан ителү шушы өлкәдә эшләүчеләр өчен көтеп алынган вакыйга ул. Елны мәдәният хезмәткәрләре генә түгел, республика халкы да истә калырлык итеп үткәрү өчен зур көч салынырга тиеш.

Шушы тармаккка караган авыллардагы клублар эшчәнлеген яктыртып баруны без дә үз бурычыбыз дип билгеләдек. Сер түгел, авылларда гөрләп эшләгән мәдәният учаклары белән беррәттән йозак эленгән, җылытылмаган, юньләп эшләмәгән клублар да бар. Әнә шундый клублар эшен дә тергезеп җибәрербез дип өмет итәбез. Кайбер урыннарга барып рейдлар үткәрергә дә исәплибез. “Күмәк көч яу кайтарган”, - диләр бит, бергәләп тотынсак , шөкер, максатыбызга ирешербез. Ә шулай да, авылларда гөрләп эшләп торган клублар җитәрлек. Нинди генә бәйрәмнәр билгеләмиләр, нинди генә чаралар үткәрмиләр! Түгәрәкләр турында әйтәсе дә түгел. Әнә шуларны искә алып без “Мәдәни учак” дигән яңа конкурс игълан итәргә булдык.

Җиңүче дип табылган авылга “Өмет”челәр артистлар белән барып, “Моңнар кайтсын авылга” акциясен уздырырга да вәгъдә итә.

  

             “Мәдәни учак” акциясенә кушылыгыз, дуслар!

 Безнең партнерлар

  

Государственное унитарное предприятие Республики Башкортостан Издательский дом «Республика Башкортостан»
Филиал: Редакция газеты «Омет»- филиал государственного унитарного предприятия Республики Башкортостан Издательский дом «Республика Башкортостан»
450079, г. Уфа, ул. 50-летия Октября, дом 13, 9 этаж, тел. 273-94-38, 273-64-81, e-mail: omet-ufa@mail.ru
Вся информация и материалы, размещенные на сайте редакции газеты «Омет» защищены международным и российским законодательством
об авторском праве. Все сообщения газеты «Омет» предназначены для пользователей старше 12 лет.
При перепечатке или цитировании ссылка на газету «Омет» обязательна.
Дизайн сайта- Абдуллин Фаниль
>