Рейтинг:  0 / 5

Звезда не активнаЗвезда не активнаЗвезда не активнаЗвезда не активнаЗвезда не активна

Хөрмәтле “Өмет” гәзите редакциясе!
Сезгә зур үтенеч белән Аскын районы Базанчат авылыннан хезмәт ветераны, халык мәгарифе отличнигы Мәүлетҗан Нурлыгаян улы Фәтхиев мөрәҗәгать итә. Минем сезгә соравым бар иде. Ни сәбәпледер 2018 елның май аеннан алып коммуналь хезмәтләргә түләнә торган 600 сумны түләүдән туктаттылар. Бу хәл барлык ветераннарга да кагыламы, әллә миңа гынамы? Шушы хәлгә ачыклык кертергә ярдәм итсәгез иде.

Рейтинг:  0 / 5

Звезда не активнаЗвезда не активнаЗвезда не активнаЗвезда не активнаЗвезда не активна

“Ирем эшсез калу сәбәпле гаиләне туендыру, утка, суга, газга түләү берүземә калды. Кызыбыз 5 класста укый. Мәктәптә баланың ашавы өчен түләү дә кыенлашты. Күптән түгел бер танышым: “Кызыңа льготалы туклану рәсмиләштерергә була бит, белеш әле”, – диде. Беләсе иде, нинди балаларга тиеш икән ул льготалы туклану? Аннан файдалану өчен нинди документлар кирәк?
Зөлфия.

Рейтинг:  0 / 5

Звезда не активнаЗвезда не активнаЗвезда не активнаЗвезда не активнаЗвезда не активна

“Өмет”нең үткән санында “Сүз хикмәтләре” дигән язма бик кирәкле дип уйлыйм.
Чынлап та гомер итү барышында мәгънәсе турында артык уйланмый гына әллә күпме үтергеч сүзләр әйтәбез. Ә менә немец психотерапевты Носсрат Пезеш-киан тән авыруларын китереп чыгара торган сүзләрне өйрәнгән һәм болар хакында халыкка игълан иткән.
Элек нәнәебез әйтә иде: “балалар, уйла-мый бер сүз дә әйтмәгез, аларның үзегезгә кыенлык китерүе бар” дип. Ничек дөрес әйткән булган ул. Кайчак ачу килгәндә “чукынып китсен”, “бугазына аркылы килгере” дигән сүзләр әйтә кеше, ә бит чынлыкта ул теге кешегә артык начарлык та теләми, болай гына әйтә. Әгәр нәрсә булырга мөмкинлеген белсә, дәшми калыр иде дип уйлыйм.
Әйдәгез, бер-беребезгә матур сүзләр, изге теләкләр генә теләп яшик, дуслар.

Рәмил Дәүләтшин,
Дүртөйле районы.

Рейтинг:  4 / 5

Звезда активнаЗвезда активнаЗвезда активнаЗвезда активнаЗвезда не активна

Минем картәтием гомере буена умарта тотты, яше туксанга җитеп үлде. Әтием дә менә 40 еллап инде кортлар тота. Әлбәттә, аның 5-6 умартасы гына бар, ләкин андагы бал барыбызга да җитә, туганнарга, күршеләргә күчтәнәчкә дә өлеш чыга, сатарга гына бик калмый.

Рейтинг:  0 / 5

Звезда не активнаЗвезда не активнаЗвезда не активнаЗвезда не активнаЗвезда не активна


Күптән түгел “Аргументы и факты” гәзитендә “Кечкенә шәһәрләрнең зур проблемалары” дигән мәкалә укыган идем.
Анда чынлап та кече шәһәрләр үсешенә аяк чалучы күп проблемаларны ачып салганнар. Барсы да дөрес: юллар начар, эш урыннары юк, яшьләр укып-белем алыр өчен зур шәһәрләргә китә һәм, әлбәттә, туган ягына әйләнеп кайтмый. Кайтыр иде, әгәр анда эше булса. Туган җирдә әти-әни, туганнар бергәләшеп, күмәк көч булып яшәүләрен дәвам итәрләр иде, нәселләре тагын да көчәер, берегер иде...