Рейтинг:  5 / 5

Звезда активнаЗвезда активнаЗвезда активнаЗвезда активнаЗвезда активна

Җәйнең тәүге көне – балачак иленең иң матур бәйрәме. Шуңа да бу көнне балалар зур түземсезлек белән көтеп ала. Әлеге бәйрәм безгә, өлкәннәргә, һәр баланың яклауга, кайгыртуга мохтаҗ икәнен искәртеп, җаваплылыгыбызны барлап тора. Чөнки үсеп килүче буын – безнең киләчәгебез, илебезнең, бар дөньяның киләчәге. Без балалар хакына яшибез һәм аларны мәрхәмәтле һәм кешелекле, кечелекле булырга өйрәтү – барыбызның да изге бурычы.

Рейтинг:  0 / 5

Звезда не активнаЗвезда не активнаЗвезда не активнаЗвезда не активнаЗвезда не активна

Бүген республика мәктәпләрен тәмамлаган 18 меңнән артык егет-кызга соңгы кыңгырау яңгырый.

Бу атнаның җомгасы Башкортстан шәһәрләрендә һәм районнарында мәктәпне тәмамлаучы меңнәрчә яшьләрнең күңелендә сагынулы җылы хисләр, матур истәлекләр калдырды – мәктәпләрдә шаулап-гөрләп соңгы кыңгырау бәйрәмнәре үтте. Тугызынчы сыйныфны тәмамлаучылар өчен “соңгы кыңгырау” 24 майда чыңлады, 11нчеләр өчен – 25ендә.

Рейтинг:  5 / 5

Звезда активнаЗвезда активнаЗвезда активнаЗвезда активнаЗвезда активна

Көннәрнең коры торуы Вәлиев исемендәге хуҗалык игенчеләренә язгы чәчү эшләрен тиз арада башкарырга ярдәм итте

Дүртөйле районы Вәлиев исемендәге хуҗалыкның
баш агрономы Рәзил Вилданов:

“Язгы кыр эшләрен сыйфатлы итеп башкарып чыгуда барыбыз да зур көч салдык”.