Рейтинг:  0 / 5

Звезда не активнаЗвезда не активнаЗвезда не активнаЗвезда не активнаЗвезда не активна

Миякә районы Җилдәр авылында халкыбызның күркәм бәйрәмен зурлап үткәрделәр

Шушы көннәрдә Миякә районының 300 елдан артык тарихы булган Җилдәр авылында йөреп кайтырга туры килде. Бай тарихлы авыл урамнарын ураганда берсеннән-берсе төзегрәк, купшырак, заманча йортларга карап сокландык. Ничек кенә зарлансак та, мул тормышта яши тырышкан кеше. Авылның рухын, бүгенге сулышын белешер өчен Җилдәр авыл биләмәсе башлыгы Зиннур Зәригать улы Идрисов белән күрешеп сөйләштек.

Рейтинг:  0 / 5

Звезда не активнаЗвезда не активнаЗвезда не активнаЗвезда не активнаЗвезда не активна

Киштәдәге ул ризыкларның кайсылары файдалы, кайсылары зыянлы икәнен хәтта белгечләр дә төгәл әйтә алмый

Безнең һәрберебезнең ихтыяҗы төрлечә: кемдер көнен кофесыз күз алдына китерә алмый, кемдер иртәләрен ипиле-колбасалы-майонезлы калын бутербродтан башлый, үзләрен сәламәт туклану фанатлары дип исәпләгән кайберәүләр стакандагы җылы суга лимон суты болгатып, шуның белән күңелен хушландыра... Кемгә ничек ошый инде. Шөкер, кибетләрдә җаныбыз теләгән ризыкларның ниндие генә юк. Сыйфаты гына булсын! Кызганычка каршы, сайлаган азык-төлекләребезнең яртысыннан күбрәге чын булуга шик уята. Зур кибетләргә, супермаркетларга керсәм, үзем дә ак май капларыннан ГОСТ язуын, эремчекләрнең куллану срокларын, казылык-колбасалар составын карап мәш киләм. Ләкин барыбер дә күңелдә алдану хисе калган сыман. Болай дип әйтергә нигез дә бар шул.

 

Рейтинг:  0 / 5

Звезда не активнаЗвезда не активнаЗвезда не активнаЗвезда не активнаЗвезда не активна

Җырчы Әлфия Әмирханова:

– Матур, күңелдә җылы тәэссоратлар калдыручы очрашулар күбрәк булсын иде. “Өметчеләр” белән “Моңнар кайтсын авылга” акциясендә катнашуыма сөенеп бетә алмыйм. Сахай авылы халкы мине эчкерсезлеге, кунакчыллыгы белән әсир итте. Шулкадәр җылы каршы алдылар! Зур рәхмәтләремне җиткерәм. Һәм авылның барлык апаларын, ак әбиләрен, кызларны күркәм бәйрәмебез – 8 март белән кайнар тәбриклим. Барысына да хатын-кыз бәхете – иминлек, тазалык, нәфислек телим!