Рейтинг:  0 / 5

Звезда не активнаЗвезда не активнаЗвезда не активнаЗвезда не активнаЗвезда не активна
 

 

Югары уку йортларында 2018-2019 елга укырга кабул итү турында приказлар чыгаралар.

   2018 елның 20 нче июнендә уку йортларына төрле юнәлешләрдә укырга керүчеләрдән документлар кабул итә башлаганнар иде. Ул 26 июльгә кадәр дәвам итте. Белгечлегенә карап, өстәмә имтихан булган урыннарда ул 10 июльгә кадәр барды. 26 июльдә югары уку йортларына документларны кабул итүләр туктатылды һәм берникадәр тынлыктан соң, сайлап алып, булачак студентлар исемлекләре төзелә башлады.

 

Бюджет бүлекләренә иң тырыш, белемле, югары баллар җыйган егет-кызларны студент иленә кабул итү турында приказлар чыгарыла. Русиянең төрле почмакларында, йөзләгән югары уку йортларында шул хакта приказларга мөһер сугыла. Кемнәрне сөендерер ул мөһерле кәгазьләр, кемнәрне көендерер?

Нәкъ әле кем кайда: кем бюджетта белем алачак, кем түләп укырга тиеш булачак – барысы да шушы көннәрдә хәл ителә. 28 июльгә кадәр аерым квота һәм максатчан юллама буенча килүчеләр кабул ителде. Икенче агым -

1 августка кадәр барды, анда бюджетта укыячак студентлар 80 % ка кадәр кабул ителде, ә инде 6 августка план буенча тиеш 100 процент студентлар кабул ителеп бетәчәк.

БДИ нәтиҗәләре буенча берничә урынга бюджетка үткән яшьләр кайсы йортының нинди бүлеген сайларга белми кайнашып алды. Шул сәбәпле, исемлекләр шактый сикереп, үзгәреп тора. Баллары уртача һәм югарыга якын булганнар үзләре укырга теләгән белгечлек буенча ахыргача көтә. Ә кемдер бюджетка эләкмәм дип шикләнеп, конкурс түбәнрәк урынга документларының төп нөсхәсен тапшырып куюны кулай күрә. Күпләр булачак белгечлеген түгел, ә нәкъ бюджетта укып, диплом алуны өстен күрә. Матди яктан уйлаганда аларны да аңлап була.

СССР чоры белән чагыштырганда хәзер югары уку йортлары күбрәк. Түләүле белем БДИ да түбәнрәк баллар җыйганнарга да вузларда укырга форсат бирә. Әмма һәр яшь кеше, яхшы укыганнар аеруча, бюджет нигезендә белем алуга өметләнә, чөнки уку йортларында хаклар тешләшә һәм ничегрәк әле?!.

   Һөнәр сайлау гына түгел, уку йортының да төпле белем бирүче, көчле матди нигезлесен сайларга кирәк. Шәһәрнең дә укып чыккач эшкә урнашырлык мөмкинлекләре булганын сайлау яхшырак.

   2018 елда Русия мәктәпләрен җиде йөз меңнән артык укучы тәмамлады. Аларның күпмесе югары уку йортларын сайлавын төгәл генә әйтә алмасак та, саннар туксан процентка якын тәшкил итә, чөнки унберенче сыйныфны тәмамлаучылар нәкъ шул максат белән БДИ тапшыра.

   Башкортстан мәктәпләрен тәмамлаган егетләр-кызлар җиң сызганып белем эстәргә омтыла. Безнең югары уку йортларына укырга керергә теләк белдерүчеләр саны узган еллардан һич ким булмады.

   Русия буенча алганда, бөтен вузларга 575 меңгә якын бюджет урыннары бирелә. Бу стационар шартларда укучы бакалавр, магистр, аспирант, ординаторлар һәм читтән торып укучылар өчен тәгаенәнгән. Бүленешенә килсәк, 315 меңгә якын көндезге һәм читтән торып укучы бакалаврларга, белгечлеккә – 74 мең, магистратурага 207 мең урын туры килә.

Кабул итү комиссияләрендә кайнар көннәр торганда без Башкортстан югары уку йортларындагы яңалыклар белән танышырга бардык. Башкорт дәүләт университетының Кабул итү комиссиясе рәисе Ринат Закир улы Төлкебаев безне кызыксындырган сорауларга җентекле җавап бирде.

Биредә әле магистратурага кабул итү бара. План буенча 794 студент бюджетка алыначак. Ә тапшырылган гаризалар күләме - 12 мең 410. Узган елда план буенча 816 студент кабул ителсә, 12 мең 337 гариза тапшырылган булган. Бюджетка узмаганнар түләүле бүлеккә август дәвамында керә алачак, 1800 студентны анда көтәләр.

Ел да бик популяр булган икътисад һәм юрист белгечлеген сайлаучылар быел чак кына (160 һәм 55 кә) кимегән. “Тамчы тама-тама боз тишә”, дигәндәй, бу һөнәрләрдән этәрү эше бәләкәч кенә нәтиҗәләрен бирә башлаган кебек.

Максатлы юллама буенча БДУга 67 студент кабул ителгән. Аерым категорияләр буенча (сәламәтлеге начар булганнар) 38 кеше студентлар исемлегенә кертелгән инде. Бу уку йорты быел булачак студентлары өчен аерым ташламалар кабул итте. Әйтик, БДИ нәтиҗәләре буенча түләүле бүлеккә керүчеләрнең уртача баллары 67, 99 тәшкил итсә – 5 %, 70 – 10 %, ә 80гә 15 процент ташлама ясала. Кырымнан килүче яшьләргә ташлама юк.

Бюджетта укучыларга югары стипендия түләнә. Баллары 240тан артык булып, бюджетка үткән егет-кызларга -3000 сум, 270тән – 5000 стипендия түләнә. Русия олимпиадаларында җиңүчеләргә 10 000 түләнә. Шундый акыллы бер егетебез быел БДУга кабул ителде.

Мәктәп олимпиадаларында җиңүчеләргә 5000 сум стипендия түләнә.

Көмеш медаль белән килүчеләргә өстәмә 5 балл өстәлә һәм алар кабул ителгәндә, стипендия билгеләнгәндә өстенлекләргә ия була.

М.Акмулла исемендәге БДПУсайтындагы мәгълүматка карасаң, анда 1699 бюджет урыны булдырылган. План буенча көндезге бүлеккә 818 студент көтәләр, 6512 гариза кабул ителгән. Шуларның 4896 гүзәл затлар, 1616 сы егетләр. Татар теле укытучысы булырга теләк белдерүчеләр саны 33 кеше, шуларның икесе егетләр. Анда конкурс 2, 75 тәшкил итә дип аңладык.

Конкурслар шул бюджет урыннар өчен бара. Баллары җитмәгән яшьләр, элеккечә кайтып китмиләр, аларны түләүле бүлекләр чакырып тора. Күпләр махсус урта уку йортларын сайлап та ялгышмый.Уфа сәүдә-икътисад колледжында, үткән ел белән чагыштырганда, укырга керергә теләүеләр саны күпкә арткан. 2017 елда 15 августка 1968 гариза бирелгән булса, быел 31 июльгә үк 2030 гариза килгән. Хезмәтләндерү тармагында иң зур ихтыяҗ булган “Җәмәгать туклануында җитештерү технологиясе” (Технология продукции общественного питания) белгечлеге буенча читтән торып укучыларны кабул итү башланган.

   Мәскәү,Санкт-Петербург кебек зур шәһәрләрнең югары уку йортларында конкурслар тагын да кызурак. Чөнки моңарчы чит илгә китеп белем алырга җайлашкан аерым категория халык алдында кыенлыклар туды. Англия мәктәпләрендә белем алган укучылар саны соңгы өч елда кырык процентка киметелгән. Бәйсез мәктәпләр Берлеге (ISC) мәгълүматларына таянып, The Telegraph хәбәр итүенчә, 2015 елда Британия мәктәпләрендә 2795 русияле укыган. 2018 елның апреленә аларның саны 1699 га калган.

Моның сәбәбен Англия белән Русия арасында мөнәсәбәтләрнең суынуы белән аңлаталар. Ростеләктәшлек апрель аенда “Өйгә кайтырга вакыт!” (Highly Likely Welkome Back) проектын башлап җибәрде. Аның кысаларында чит ил югары уку йортларында укыган студентларга Русиягә кайтырга һәм МГИМО кебек эре уку йортларында укуларын дәвам итәргә киңәш ителгән. Программа иң тәү очракта Англиядә укучы студентларга төбәп эшли башлаган. Бу санкцияләргә ияреп туган сәясәт һәм анда укучы яшьләрнең әти-әниләренең кара исемлеккә эләгүе белән дә бәйледер дигән уй туа.

Йомгаклап ни әйтеп була - яшьләргә ак юллар телибез, өметләре аклансын, сайлаган һөнәрләре буенча яхшы белем алып, чын осталар, Кеше булып чыксыннар.

Алсу Төхвәтуллина.

Башкортстан яңалыклары


Кырым республикасы башлыгы Сергей Аксенов, Сибай халкының төтеннән интеккәнен ишеткәч, 500 баланы үзләренә ял итәргә һәм сәламәтлекләрен н...
18-01-2019 08:33
Уфаның бер чүп мәйданы янында искиткеч хәл булган. Бер төркем халык чүп савытларында чокынган. Карап торуга урам берәдәкләре түгел, начар ...
17-01-2019 08:47
Быел Башкортстанда  8 һәм аннан да күбрәк  бала тәрбияләүче гаиләләр   600 мең сум күләмендәге түләү алачаклар. Бу ярдәм 47 гаиләгә бирелә...
17-01-2019 08:31
Стәрлетамакта Ленин проспекты 34а йортында яшәүчеләрнең  краннарыннан зәңгәр су ага башлаган.  Сыекчаның төсе гаҗәеп, кыйммәтле курортлард...
17-01-2019 06:39
Февраль башында коммуналь түләүләр өчен яңа квитанцияләр килеп төшәр. Чүп бәясе гаиләдәге һәр кеше башына салына. Шуңа зур гаиләләр өчен а...
16-01-2019 09:45
“Кузнецовский затон” микрорайонындагы мәктәп укучылары тротуарлар һәм Армавирская урамындагы махсус юл чыгу урыннары булмаганлыктан мәктәп...
16-01-2019 09:20
2019 елның гыйнвар уртасыннан федераль каналлар искергән аналог тибыннан санлы телевидениегә күчә. Санлы телевидение сигналы һәрчак ачык т...
16-01-2019 07:51
Уфа “Нур” татар дәүләт театрының Казандагы гастрольләре тәмам. Алмаш гастрольләр «Башмагым» спектакле белән ябылды. Саубуллашу спектакле а...
16-01-2019 05:53

Русия: кайда, кайчан, нәрсә?


  Грозныйның район суды җирле “Газпром” бүлекчәсенә халыкның газ өчен 9 миллиард күләмдәге бурычын сызып ташларга дигән карар чыгарган. Б...
18-01-2019 08:36
  Дәүләт Думасы депутаты Михаил Дегтярев Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы башлыгы Денис Мантуровка ризыкларның стандарт тышлыгын керте...
16-01-2019 15:48
  Татар халкының легендар җырчысы Илһам Шакиров озакка сузылган көчле авырудан соң 84 яшендә бүген 16.00 сәгатьтә вафат булды. ...
16-01-2019 15:03
  Русия чикләрен чыкканда 500 сум күләмендә салым алырга тәкъдим итәләр. Бу хакта РИА Новости хәбәр итә. Тәкъдим белән «АВАНТИ» бизнес-п...
16-01-2019 05:27

Дөнья


  АКШта Мэн штатының Уэстбрук шәһәре халкы гадәти булмаган күренеш күзәткән. Пресумпскот  елгасында  диаметры 90 метрдан артык булган айс...
18-01-2019 07:04
Германия — ватанын калдырып чит илдә эшләргә теләгән квалификацияле чит ил белгечләре өчен иң кулай ил. Яхшы эш эзләүчеләрне иң яхшы хезмә...
17-01-2019 10:01
Намибиядәге Брандберг тавы итәгендә яшәүче халыклар үзләренең сәер гадәтләре белән бөтен дөньяда билгеле. Менә хәзер башкортстанлыларга да...
17-01-2019 09:15
“Айда шытым биргән үсентеләр үлгән!” Бу хакта Кытай галимнәре хәбәр итә. Белгечләр “Чанъэ-4” бортында үстерелгән үсемлекләрнең (бәрәңге, ...
17-01-2019 07:23