Бәйләнешкә керү 

Хыялдагы шәһәр

 

Дүртөйле кебек тыныч та булсын ул, төзелешләр дә гөрләсен. Әлбәттә, шәһәрне тотып торучы эре предприятиесе дә булсын иде.

Шәһәрләр дә кешеләр кебек. Бер карасаң, бер-берсенә ике тамчы су кебек охшашлар төсле: бер үк биек йортлар, кибетләр, бер үк мәшәкать-хәстәрлекләр. Әмма, ныклабрак карасаң, моның ялган тышкы охшашлык икәнлегенә инанасың: һәркайсының үз йөзе, үз холкы, үз куаныч-борчылулары. Хәтта кешеләре дә үзгә...

Дүртөйлегә еш кайтып-китеп йөрсәм дә, биредә аралашкан дусларым-танышларым шактый булса да, аның эчке дөньясы миңа сер булып калды. Тоташ район, аның авыллары турында күп тапкырлар язган булды, ә менә шәһәрнең үзенә, ничектер, вакыт җитмәдеме.
Уйлар да материальләшә, диләр бит. Шундый форсат “Өмет” гәзите призына чираттагы волей-бол турнирын үткәрергә районга кайткач килеп чыкты. Бәйгене ачу тантанасына Дүртөйле шәһәре хакимияте башлыгы урынбасары –(заманча әйтсәк– вице-мэр) Ришат Рик улы Вәлиев та килгән иде. Шунда аңа күңелемдә күптәннән йөрткән әлеге телә-гемне – Дүртөйле шәһәре белән ныграк танышырга ниятемне җиткердем. Ул бергәләшеп шәһәр буйлап сәфәр кылырга ихлас риза булды.
Һәр шәһәр яки авыл турында беренче тәэссоратлар аңа алып кергән юлларның торышына бәйле. Ара-тирә кечкенә кытыр-шылыклар, вак чокырчыклр очраштырса да, язгы мизгел өчен ярыйсы каралган, тәртипкә китерелгән иде алар.
–Былтыр юлларга нык игътибар иттек, шәһәрнең 35 урамына ремонт үткәрдек, берничә урында асфальт юл түшәдек, – диде Ришат Рик улы уйларымны укыгандай. – Шәһәр халкының, килгән-киткән кешеләрнең кәефе күпмедер дәрәҗәдә шуңа да бәйле бит. Яхшы юл машина йөртүчегә дә, җәяүлегә дә бердәй кирәк. Зур чыгымнар киткәнлектән, бу эшләрне чиратлап башкарабыз.
Апрель башлары гына булуга карамастан, юлларда кар инде эреп беткән, капка-койма буйла-рында гына соңгы өемнәр күренә. Ә бит быел кыш нәкъ шул кар-бураннары белән хәтеребездә уелып калды. Уфалылар өчен бигрәк тә баш бәласенә әверелде ул. Атналар буе тазартылмаган урамнар, тротуарлар, шул аркада хасил булган транспорт бөкеләре – барысы да инде күптән күргән начар төш кебек. Әле дә кышлардан соң килгән язлар бар! Дүртөйлеләр шул мизгелләрне ничек кичергән икән?

Агыйдел буендагы һәйкәл.


–Сезне дә кар тоткыныннан яз кояшы коткармагандыр бит?
Ришат Рик улы сабыр гына мыек астыннан елмаеп куйды.
–Мәгәр бездә кар Уфадагыдан ким яумагандыр. Әмма без кул кушырып яз кояшын көтеп утырмадык. Карны яуган көнендә үк чистарта бардык. Кар-бураннар басылып ике-өч көн үтүгә көрт өемнәрен шәһәр читенә ташыдык. Алдан әзерләнүебез әнә шулай табигать казасын җиңәргә ярдәм итте.
Юлыбыз Агыйдел елгасы буена элеватор янындагы урамга алып төште.
– Әһә, сездә дә чокыр-чакырлы урамнар бар икән, – дидем су җыемнары белән чуарланган ас-фальт өстенә ишарәләп.
– Әйе, андыйлар да бар. Бу урамны планга ярашлы быел ремонтлаячакбыз,– диде вице-мэр сабыр гына. – Элекке иске урамнар шулай проблемалырак. Юл читләрендә су агар өчен канаулар ерып калдырмаганнар. Кар, яңгыр сулары җыелып асфальтны җимерә. Бу бәладән канаулар эшләп кенә котылып булачак.

Шәһәр буйлап ары юнәләбез. Ара-тирә зур-зур кибетләр күзгә чалына. “Монетка”, “Магнит”, “Полушка” ише эре сәүдә челтәрләре монда да үтеп кергән. Шуңа карамастан, кечкенә шәхси кибетләр дә тырмашып яши бирә. Үзәк урамнардагы йортларның беренче каты кибет, кафе, матурлык салоны, остаханә язулары белән чуарланган. Кече эшкуарлык яши, үсешә, димәк. Заманча!
Тик күбесенең алып-сату белән шөгыльләнүе генә күңелне бераз кыра. Җитештерү предприя-тиеләре аз. Шәһәр халкының күбесен эш белән тәэмин итә алырлык бер зур предприятие кирәк Дүртөйлегә.
–Инвесторлар килергә ашык-мый шул безгә. Алар Уфа тирәсен карый. Сездә тимер юлы юк, машина белән товар ташу кыйммәткә төшә, диләр. Ләкин, иртәме-соңмы, алар кече шәһәр-ләргә дә киләчәк,– ди бу уңайдан Ришат Рик улы.
Ә әлегә шәһәрнең байтак ир-егетләре Себер тарафларына вах-та ысулы белән йөреп эшли икән. Тормыш алып барыр, балалар укытыр өчен акча кирәк шул бүген, зур акча. Бу мәсьәлә бер Дүртөйленең генә түгел, тоташ республиканың баш бәласе.
Шәһәр авылдан нәрсәсе белән аерыла? Әлбәттә, иң элек мәдәни, күңел ачу, ял итү урыннары күп булуы белән. Дүртөйледә дә зур мәдәният сарае, Яшьләр үзәге, спорт мәйданчыклары, бассейн бар. Рухи дөнья ел әйләнәсенә гөрли, шаулый биредә. Шөкер, бу бәрәкәтле төбәк талантларга, сәләтләргә һәрчак бай булды.
Мине бигрәк тә яшьләрнең күмәк күңел ачу, ял итү урыннарының барлыгы кызыксын-дырды.
–Матросов паркыбыз бар. Әлегә кадәр ул тиешенчә файдала-нылмады. Бу эшне башлап җибәрергә вакыт,– диде вице-мэр, уй-ниятләре белән уртак-лашып. – Парк эчендә спорт мәйданчыгы, кафе, күңел ачу, ял итү урыннары булдыруны күзал-лыйбыз. Әмма бу эшне җиде кат үлчәп тормышка ашырырга кирәк. Яшьләр ял иткән җирдә –шау-шу. Якын-тирәдә яшәүче өлкәннәргә комачаулык тудырмасмы алар? Парк – ул үзе бер кечкенә шәһәр-чек. Өлкәннәр дә, яшьләр дә, кечкенә балалы әниләр дә анда рәхәтләнеп ял итәрлек булсын ул. Шул хыялыбызны тормышка ашырырга иде якын арада.

Вице-мэр Ришат Вәлиев.

Вице-мэр  Ришат Вәлиев.
Дүртөйле Агыйдел елгасы буенда урнашса да, көчле ташкыннар шәһәргә күтәрелеп җитә алмый. Ә инде җәйге су керү мизгеле башлангач, яр буйлары халыкның иң яраткан урынына әйләнәдер. Тик бар таләпләргә җавап бирердәй рәсми пляжлары булмау гаҗәпләндерде. Шәһәр утырган якта суның тирән, ә агымның көчле булуы комачаулый икән моңа. Ләкин берәр заман барыбер аны булдыру кирәк булачак.
Юлыбыз шәһәр урамнары буйлап ары дәвам итә. Машиналар артык күп түгел. Миңа, Уфа урам-нарындагы бихисап бөкеләрдән җиләгән кешегә, шушы иркенлек рәхәтлек бирә, җан ял итә. Җәяүлеләр дә каядыр җан-фәрман ашыгып атламый. Шәһәрдән сал-мак, тыныч тормыш сулышы бөркелә.
– Сезгә эшләве җиңелдер монда. Барысы да тәртиптә, кеше-ләрне борчыган артык пробле-малар да юк кебек,– дип шушы тәэссоратлар белән уртаклашырга ашыгам.
Вице-мэр гадәттәгечә сабыр гына елмаеп куйды:
–Бер кеше яшәсә дә ун соравы туар. Ә монда утыз меңнән артык халык. Үтенечләр, мөрәҗәгатьләр бихисап. Элекке офицер буларак, мин конкрет сорауга конкрет җавап бирергә тырышам. Мөрәҗә-гатьләрнең 90 проценттан артыгы канәгатьләндерелә, калганнары тикшерелер өчен оешмаларга юллана.
– Ә шулай да, сезге иң күбе нинди сораулар белән киләләр?
– Беренче урында –торак-коммуналь хезмәтләргә кагылыш-лысы. Җир алу, социаль-көнкүреш мәсьәләләре буенча да мөрәҗә-гатьләр шактый. Өлкән яшьтә-геләрне төрле түләүләр борчый. Безнең эш принцибы бик гади – кешеләр төрле инстанцияләр буенча чапмасын. Барысы да урында хәл ителсен!

Мин иртән эшкә җәяү йөрим. Кешеләр дә моңа игътибар итә. Кайберәүләр шуннан файдаланып калырга ашыга. Әби-бабайлар кайчак юлымда көтеп, үзләрен борчыган сораулар белән мөрәҗәгать итәләр. Туктап сөйләшәбез. Гадәттә, канәгать булып, рәхмәт әйтеп китәләр.
Күпкатлы йортларда яшәүчеләр өчен шундый күренеш хас: күпләр эштән кайталар да үз фатирларына кереп бикләнәләр. Йорт, подъезд алларын тәртипкә китерүне, җыештыруны үзләренең бурычы итеп санамыйлар. Акча түлибез, әнә ЖЭУ эшләсен, дигән карашталар. Чисталык, пөхтәлек иң элек үзләренә кирәк бит, югыйсә. “Шәһәр мохите” (“Городская среда”) ише махсус программалар нәкъ менә шундый кешеләрдә үзләре яшәгән мохиткә сакчыл караш тәрбияләргә ярдәм итә, дип исәпли Ришат Вәлиев.
Әлеге программага ярашлы, һәр фатир хуҗасыннан ярты елга 1500 сум күләмендә акча җыела, калган 90 процентын хөкүмәт бирә. Шушы суммага өй алдына асфальт җәелә, тротуарлар, балалар мәйданчыклары тәртипкә китерелә, машина кую урыннары эшләнә. Соңгысы аеруча яшьләр күңеленә хуш килә. Бу программаның тәрбияви көче бар. Үз акчаларын да салгач, кешеләр йорт алларындагы тәртипкә башкачарак карый башлаган.
– Шәхси йортларда көн күрүчеләрнең холык-фигыле бөтенләй башка. Алар авылдагыча, безнең капка алды, безнең урам дип сөйләшәләр. Әйдәгез, шәхси йортлар төзелгән микрорайоннарны да барып күрик, – дип вице-мэр машинасын шәһәр читенә юнәлтте. Элгәре трассадан узганда ул йортларны бик ерактан гына күргән бар иде. Ә инде шәһәр читендәге “Могҗизалар кыры” дип аталган яңа микрорайонның эченә килеп кергәч, аның исеме чыннан да җисеменә тап килгәнлегенә инандым. Ком-таш түшәлгән киң, туп-туры урамнар, як-ягында берсеннән-берсе “текәрәк” итеп салынган йортлар, гаражлар, коймалар. Аларның матурлыгыннан, бер-берсен кабатламаган зәвыклылыгыннан күзләр камаша. Шуларны күргәч тә телгә килгән беренче сорау: Бу йортлар кемнәрнеке? Байларныкы дисәң, бик күпләр.


Ришат Рик улы янә гадәттәгечә мыек астыннан елмаеп: Кемнеке булсын, безнең дүртөйлелеләрнеке – диде. Күбесенең хуҗалары нефтьчеләр... Гомумән, зур эшләр, зур чыгымнар таләп иткән төбәк бу. Юлы да кирәк, суы да, газы да, канализациясе дә. Бер микрорайондагы урамнарга ком-таш түшәдек, инде икенчесендә башлыйбыз. Шартлар яхшырган саен таләпләр дә үсә. Таш юл булгач, тиздән асфальт түшәүне сораячаклар. Асфальт җәйгәч, машиналар шәп йөри башлады, чикләүләр куегыз, диячәкләр. Бу – табигый хәл. Шулай булырга тиеш дип кабул итәм. Кешеләр тырыш бездә. Чәмләнеп дөнья көтәләр, төзиләр. Аларның хәстәре белән янып яшәү күңелемә рәхәтлек, канәгатьлек бирә.
Элекке хәрби офицер, бүгенге вице- мэр – үз урынында! Үз эшен, Дүртөйле шәһәрен, аның кешеләрен ярата. Ихласлыгы, дүртөйлелеләрнең тормышын яхшыртырга омтылышы халкында, кылган гамәлләрендә чагыла.
Дүртөйлене тагы да матуррак, баерак, кешеләрен бәхетлерәк күрү – аның хыялындагы шәһәр! Хәер, дүртөйлеләр үзләре дә шуңа омтылып, хезмәттә янып, чәмләнеп дөнья көтә.

Рәдис Ногманов.
Фәнил Абдуллин фотолары.

 

   

 Безнең партнерлар

  

Государственное унитарное предприятие Республики Башкортостан Издательский дом «Республика Башкортостан»
Филиал: Редакция газеты «Омет»- филиал государственного унитарного предприятия Республики Башкортостан Издательский дом «Республика Башкортостан»
450079, г. Уфа, ул. 50-летия Октября, дом 13, 9 этаж, тел. 273-94-38, 273-64-81, e-mail: omet-ufa@mail.ru
Вся информация и материалы, размещенные на сайте редакции газеты «Омет» защищены международным и российским законодательством
об авторском праве. Все сообщения газеты «Омет» предназначены для пользователей старше 12 лет.
При перепечатке или цитировании ссылка на газету «Омет» обязательна.
Дизайн сайта- Абдуллин Фаниль
>