Бәйләнешкә керү 

Борайлар тагын җиңүче

 

Республикабыз авыл яшьләре командалары арасында “Өмет” гәзите  призына  үткәрелгән VIII нче волейбол бәйгесендә алар икенче ел рәттән төп кубокны  яулады

Дүртөйле районында спорт чаралары еш һәм оешкан төстә үткәрелә. Урындагы халык, бигрәк тә авыл яшьләре төрле спорт уеннарына җәлеп ителә. Районның физкультура, спорт һәм туризм буенча  комитет җитәкчесе  Альберт Рәфил улы Гыйлемҗанов белдерүенчә бүгенгесе көндә спортның 29 төре буенча кышкы һәм җәйге спартакиада уздырыла икән. 

Мәктәпләр, үсмерләр спорт клублары, ветераннар арасындагы бәйгеләрне санап китсәң, елына 300гә якын спорт чарасы үткәрелә.

– Соңгы елларда Русия җитәк-челеге сәламәт яшәү рәвешен пропагандалауга зур игътибар бирә башлады. ГТО норматив-ларын яңадан кайтару да район спорт комитеты хезмәткәрләренә эшне өстәде. Якын арада әлеге хезмәтнең җимешләрен – спорт  белән шөгыльләнүче сәламәт гражданнарны күрербез дигән өметтә калабыз. Безнең районда волейболны бик яраталар. Бу уен мәктәп укучылары, авыл яшьләре, хәтта ветераннар арасында да киң таралган. Һәрбер авылның үз командасы бар дип әйтергә була. Шуңа күрә дә районда 8 төрле волейбол турниры уздырыла. Мәсәлән, Шәехзадә Бабич кубогы исеменә районнар һәм шәһәр командалары арасында күп еллар волейбол турниры югары дәрәҗәдә үткәрелеп килә. Баш-кортстанның халык шагыйре Назар Нәҗми истәлегенә ул мәктәп укучылары арасында үткәрелә. Алдагы елда бөек якташыбызның тууына 100 ел  тулуны билгеләгән көннәрдә бу турнирны аеруча зурлап үткәрергә җыенабыз– ди Альберт Рәфил улы. 

 

“Өмет”не укучылар хәтерлидер: беренче кубокны Әсән авылы командасы яулаган иде. Икенче елда инде Баеш, аннары Иске Яндыз командасы җиңү яулады. Аннары берничә ел рәттән  Яңа Кәңгеш авылы командасы “Өмет” чемпионы исеменә лаек булды. Ул чакта икенче урынга –Чакмагыш, өченчегә Иске Яндыз авылының “Победа” командасы ия булды. 2015 елда Дүртөйле җыелма командасы иң югары баскычка күтәрелде. 2016 елда беренчегә катнашкан Борай районы командасы җиңеп чыкты.

 

Башка спорт төрләрен дә онытмыйлар монда. Районның данлы шәхесе, Советлар Союзы герое Василий Николай улы Горшков кубогына күп еллар җиңел атлетика буенча ярышлар үткәрелеп килә икән. Агымдагы елда ул, Җиңү бәйрәме алдыннан, 6 май көнне уздырылачак. Катнашучылар 30 чакрым арага йөгерүдә көч сынашачак. Район данын Русия һәм чит илләрдә дә күтәреп килүче көнчыгыш көрәш төрләрен берләштергән  клуб эшләп килә. Халыкара спорт мастеры Юрий Архипов җитәк-ләгән “Шэтокан” клубы спортчы-лары һәрчак уңышлары белән куандырып тора. Районда мини-футбол да ярыйсы үсеш алган. Иванай авылында зур чаңгы базасы булдырылган. Кыш айларында пима белән шайбалы хоккей турниры үткәрелгән. Велосипед спорты да зур кызыксыну уята. Районның иң яхшы спортчысы Айнур Галиев велосипедта узышу буенча  Русия җыелма командасына алынган. Дүртөйле районында гадәттәге волейболдан тыш җәйге пляж  волейболы да елдан-ел киңрәк таралу ала. Районның шушы җанлы гына спорт тормышына 8 ел элек безнең гәзитебез дә кереп киткән иде. “Өмет” гәзите призына авыл яшьләре арасында волейбол турниры да кушылды. Аны үткәрү идеясе белән  Иске Яндыз авыл мәдәният йортында хезмәт итүче агалы-энеле Рөстәм белән Филүс Гәрәевлар чыккан иде. Без аны хупладык. Иске Яндыз авыл биләмәсе һәм “Победа” токымчылык оешмасы җитәкчелеге күтәреп алды. Ан-нары, авылның күптәннән үз волейбол командасы бар, алар район һәм төбәкара бәйгеләрдә һәрдаим катнашып киләләр икән.

–Безнең Иске Яндыз авылы мәдәният йортының спорт залын-нан кеше өзелми. Волейбол, өстәл теннисы бәйгеләре әледән- әле узып тора. Әле  күптән түгел Баеш авылы егетләре белән көч сынаштык. Мәдәният йортыбыз мәдәни чараларга бай. Җыр-бию конкурсларында, гармун бәйрәм-нәрендә катнашып үзебезнең талантларны күрсәтәбез. Халык театрыбыз бар. Әле яңа спектакль өстендә эшлибез, репетицияләр бара. Киләсе елда да “халык театры” дигән мәртәбәле исемне саклап калырбыз дип ышанам– диде мәдәният йорты җитәкчесе Рөстәм Байрон улы Гәрәев.

Быелгы VIII нче волейбол турнирын да югары дәрәҗәдә оештырган алар. Ярышлар бер көндә үтә дә китә, ә аны оештыру мәшәкатьләре айлар буена сузылганын яхшы аңлыйбыз. Турнирның  бусы аеруча катлаулы иде. Чөнки башка елларда бәйгедә алты, иң күбе сигез команда катнашса, быел 11 команда килгән иде. Шушы урында  8 ел рәттән үткәрелеп килүче турнирларга байкау ясау да кирәктер.  “Өмет”не укучылар хәтерлидер: беренче кубокны Әсән авылы командасы яулаган иде. Икенче елда инде Баеш, аннары Иске Яндыз командасы җиңү яулады. Аннары берничә ел рәттән  Яңа Кәңгеш авылы командасы “Өмет” чемпионы исеменә лаек булды. Ул чакта икенче урынга –Чакмагыш, өченчегә Иске Яндыз авылының “Победа” командасы ия булды. 2015 елда Дүртөйле җыелма командасы иң югары баскычка күтәрелде. 2016 елда беренчегә катнашкан Борай районы коман-дасы җиңеп чыкты. Чираттагы VIII нче турнирга Дүртөйле районының Яңа Кәңгеш, Әсән, Әнгәсәк, Баеш, Өчбүлә, Иске Яндыз, НГДУ ветераннары командалары килгән иде. Күрше төбәкләрдән Чакма-гыш, Бүздәк, Шаран, Борай егетләре командалары килгән. Әйткәндәй, бүздәклеләр белән шаранлылар турнирда беренчегә. Аның каравы, башка елларда катнашкан Илеш һәм Бакалы районы командаларының килмәве бераз аптыратты. Ә бит бер елны Бакалы командасы икенче урынны яулаган иде. Командалары тарал-ганмы, көчсезләнгәнме? Сәбәбе билгесез. Спорт бездә көчле дип мактанырга яраткан илешлеләрнең дә сүлпәнлеге гаҗәпләндерде. Имеш тә волейбол командалары йомшак, шуңа кыенсынганнардыр, дип аңлаттылар боларның килмә-вен. Шөкер, әйтүебезчә турнирга 11 команда килгән иде. Шуңа уеннар озакка сузылмасын дип аларны өч урында үткәрергә килешенде: Дүртөйле район мәдәният сараеның спорт залында, район үзәгендәге 6 санлы гимназиядә һәм Иске Яндыз авыл мәдәният йортының спортзалында. 

Район үзәгендә уйнап җиңү яулаучылар ярымфинал һәм финал уеннарына Иске Яндыз авылына җыелырга тиеш иде. Турнирны ачу тантанасында районның физкуль-тура, спорт һәм туризм буенча комитет җитәкчесе Альберт Гыйлемҗанов, Иске Яндыз авылы биләмәсе башлыгы Рәфит Галяуов, гәзитебезнең баш мөхәррире Рәдис Ногманов спортчыларны тәбрикләп уңышлар теләгәннән соң баш судья Виталий Жога турнирны ачык дип игълан итте. Бәйгеләр әләмен күтәрергә узган ел чемпион булган Борай районы командасы  капитаны Айнур Солтанов чакырылды.

Уеннар елдагыча кызу башланды. Спортчыларның безнең кубокны яулар өчен чәмләнеп, дәртләнеп, җиңәргә тырышып уйнавын күрү бик сөенечле иде. Бигрәк тә Чакмагыш районы командасы ышанычлы оста уены белән үзенең көчен күрсәтте. Бу табигый. Чөнки Чакмагыш егетләренең ничәнче ел инде икенче урыннан түбән төшкәне юк. Шул ук вакытта былтыргы чемпион – Борай районы җыелма командасы егетләре дә     бирешергә җыенмаячакларын белдерде.  

Беренчелек өчен шушы командалар егетләре көч сынашты. Исәпләр уен ахырына кадәр тигез барды дип әйтергә була. Нәтиҗәдә, Борай районы җыелма командасы үзенең көчен исбат итеп, икенче ел рәттән “Өмет” чемпионы булды. Икенче урында Чакмагышлар. Бүздәк районының Ахун һәм Дүртөйле районының Өчбүлә командалары арасында өченче урын өчен ярышлар киеренке барды. Нәтиҗәдә Өчбүлә командасы җиңеп чыкты Ә “иң яхшы уенчы” номинациясенә Өчбүлә командасыннан Ильяс Казыйханов,Чакмагыш җыелма командасыннан – Дмитрий Филипов, һәм Борайдан – Айнур Солтанов лаек булды.

Шулай итеп, гәзитебез кубогына VIII турнир тәмам. Инде ул район һәм республика спорт  мәйданында үзенең ныклы урынын алды дип әйтергә буладыр.

– Бу турнирны кулыбыздан килгәнчә сүндерми, саклап тотачакбыз. Бүгенгесе көндә аны район үзәгенә күчерергә теләк белдерүчеләр булса да, ул бездә башланды һәм бездә дәвам итәчәк, – диде Иске Яндыз авылы “Победа” командасы тренеры Рөстәм Гәрәев. 

Спорт диюгә күзләрендә очкын кабынган, мондый егетләр булганда авылда ул сүнмәс, киресенчә яңарыр, үсәр  дигән ышаныч  ныгый күңелдә. Инде 50 яшен билгеләп үткән ир уртасы Рөстәм әфәнде үзе дә егетләр кебек. Җитез, команданың әйдәүче уенчысы. Күбрәк булсын иде авылларда мәдәният, спорт җанлы шундый  оста оештыручыларыбыз. 

Иске Яндыз авыл биләмәсе башлыгы Рәфит Галяуов, Рөстәм Гәрәев һәм ул җитәкләгән мәдәният йортының барлык хезмәткәрләре, “Победа” хуҗалыгы җитәкчесе Рифкат Гыйлфанов, иганәчеләребез: “Агыйделсервис” сәүдә-җитештерү фирмасы җитәкчесе Әмир Сәфиев, Башкортстанның һәм Татарстанның халык артисты Айдар Галимов, “Бердәм Россия” партиясенең төбәк филиалы, “Опора России” оешмасының  республика төбәк бүлеге,   “Павловский парк” ел әйләнәсенә ял итү үзәге, эшкуарлар Илфир Гыйльметдинов һәм Руслан Плиев. 

Әлбәттә, “Өмет” гәзите кубогына волейбол ярышларын оештыруда теләктәшлек һәм ярдәм күрсәткән дусларыбызга зур рәхмәт белдерәсе килә. Менә алар:

 Алар чын мәгънәсендә яшьләр спортын үстерүгә зур өлеш керткән шәхесләр. Алдагы көндә дә, бигрәк тә авыл яшьләре арасында спортны тергезү һәм үстерү өстендә бергәләп эшлик. Бердәм тырышлык белән “Өмет” призына волейбол ярышлары Дүртөйле җирлегендә киләчәктә дә дәвам итәренә ышанабыз. Без “Өмет”челәр, аны сүндермәү яклы.

Бүздәк командасына өченче урынга чыгарга бер адым гына калды.

 

Чакмагышлар – елдагыча икенче.

 

Судьялар Виталий Жога һәм Рөстәм Гәрәев иң яхшы уенчыны Ильяс Казыйхановны котлыйлар.

 

Өчбүләләр – өченче.

 

 – Волейболны бездә яраталар, – ди спорт комитеты җитәкчесе Альберт Гыйлемҗанов. 

 

 

Судья Рөстәм  Гәрәев.

 

 

Дмитрий Филипов.

 

Айнур Солтанов.

 

Рәдиф Фәтхи.

Фәнил Абдуллин фотолары.

 

 

   

Государственное унитарное предприятие Республики Башкортостан Издательский дом «Республика Башкортостан»
Филиал: Редакция газеты «Омет»- филиал государственного унитарного предприятия Республики Башкортостан Издательский дом «Республика Башкортостан»
450079, г. Уфа, ул. 50-летия Октября, дом 13, 9 этаж, тел. 273-94-38, 273-64-81, e-mail: omet-ufa@mail.ru
Вся информация и материалы, размещенные на сайте редакции газеты «Омет» защищены международным и российским законодательством
об авторском праве. Все сообщения газеты «Омет» предназначены для пользователей старше 12 лет.
При перепечатке или цитировании ссылка на газету «Омет» обязательна.
Дизайн сайта- Абдуллин Фаниль
>