Хочу продать квартиру. Ипотека можно ли продать квартиру быстро. Можно продать долю в квартире. В каком банке брать ипотеку. Стоит ли брать ипотеку сегодня. На какой срок брать ипотеку. Утепление стен своими руками. Быстрое утепление стен пенопластом своими руками. Технология утепления стен. Ремонт видеокарты ноутбука. Быстрый ремонт видеокарты своими руками. Сколько стоит ремонт видеокарты. В каком банке взять автокредит. Где выгоднее взять автокредит без проблем. Бесплатный сервер wow. Рейтинг серверов wow сайт. Сервера wow mangos. Чертежи самодельных станков. Скачать чертежи станков для холодной ковки. Сверлильный станок чертеж. Договор аренды квартиры. Стоимость аренды квартиры в Москве. Снять в аренду квартиру.

 

 

Бәйләнешкә керү 

Гәзит кая югала?

 

 

Мәдинә апа һәм Сәгыйть абзый  “Өмет”не яртышар ай көтәбез,  диләр.

Ярмәкәй районы Рәтамак авылында яшәүчеләргә “Өмет” гәзите айлар буе килми. “Өмет” урынына кайчак “Акчарлак” гәзите салалар

Апрель башыннан агымдагы елның икенче яртыеллыгына гәзит-журналларга язылу башланды. Һәр басма өчен иң зур сынау чоры бу: әгәр халык үз теләге белән гәзиткә язылса, димәк, редакция коллективы дөрес юлда  һәм үз кыйбласын тапкан. Әгәр дә язылу аксый, тираж төшә икән, димәк, уйланырга урын бар. 

Шөкер, безнең “Өмет” гәзитенә бер заманда да “өстән кушу”  буенча яздыру алып барылмады, 25 ел дәвамында укучыларыбыз аңа үз теләге, үз ихтыяры белән языла. Үз эшчәнлегебездә без һәрчак почта хезмәткәрләренә таяндык. Алар, нигездә, үз бурычларын намус белән үтиләр. Безнең белән һәрчак ихлас хезмәттәшлек итәләр, “Өмет” өчен янып йөриләр. Моның өчен без аларга рәхмәтле. Әмма, бер мичкә балны бер кашык дегет боза диләр бит. Шушы матур мөнәсәбәтләргә тап төшергән очраклар да еш булмаса да, очраштыра. Күптән түгел Ярмәкәй районының Рәтамак авылыннан берничә әбүнәчебез: “Өмет”кә язылдык, әмма ул килми, нигә җибәрмисез?”, дип шалты-раттылар. Без, әлбәттә, аптырадык: гәзит-журналның укучыга вакы-тында барып җитүе өчен почтамт хезмәткәрләре  җаваплы бит. Без, редакция хезмәткәрләре, гәзитне чыгаручылар гына. Шуңа күрә бу мәсьәләне Ярмәкәй районына барып, укучыларыбыз белән очрашып ачыкларга булдык. Сәфәребезне Федераль почта хезмәтенең Бәләбәй районы идарәлегеннән башларга булдык. Чөнки Ярмәкәй, Бишбүләк һәм Бәләбәй районнарында гәзит-журнал тарату әлеге  почтамт карамагында. Безне почтамт начальнигы Артур Рафаил улы Равилов каршы алды. Килүебезнең сәбәбен җиткергәч, ул бераз аптырап калды.

–Гәзитләр халыкка барып җитмәү хакында беренчегә ишетәм. Ризасызлык белдереп шылтырату-чылар да юк. Нигә алар сезгә шалтыраталар соң? – дип җаваплады. Аннары ул тиз генә Ярмәкәй районы почта бүлеге җитәкчесе Рамил Галиуллин белән телефон аша бәйләнешкә кереп хәлләрне сорашты.

–Гәзит килмәүгә артык зарланучы юк. Рәтамак авылыннан Мәдинә апа Шакирова гына “Өмет”нең 12-нче санын вакытында китермәүләре хакында хәбәр иткән иде, –  дип җавап бирде аңа Рамил Галиуллин. 

Без әлеге сөйләшүдән, җитәкче-нең райондагы хәлләр белән хәбәрдар түгеллеген, я булмаса чынбарлыкны Бәләбәй почтамты җитәкчесеннән яшерергә тыры-шуын аңладык. Шуңа күрә, Рәтамак авылына барып, халык белән очрашмый чарабыз калмады. Районның иң зур авылларыннан саналган Рәтамакта Мәдинә апа белән Сәгыйть абый Шакиров-ларның өен эзләп таптык. Күп еллар мәктәптә химия белән биология фәннәре укыткан, бүгенге көндә пенсионер-укытучы Мәдинә апа безгә түбәндәгеләрне бәян итте:

–Рәтамак авылында “Өмет” гәзитен бик яратып укыйлар, аның һәр санын кадерле кунак кебек көтеп алалар. “Өмет” килгән көнне күңелләр күтәрелеп китә. Яхшы гәзит һәрвакыт кешенең күңел байлыгын тулыландырып, рухи азык биреп торырга тиеш. Ә “Өмет”– нәкъ шундый гәзит. Шуңа бездә аңа теләп язылалар. Тик бер бәла, аның вакытында, бөтенләй килмәгән очраклары ешайды. Гәзитнең 2 санын хат ташучының өеннән барып алдым. “Өмет” урынына “Акчарлак”, я булмаса “Комсо-мольская правда”, “Российская газета” калдырып китәләр.  Килгән саннары да бер атнага соңарып килә. Яртышар ай гәзит көтеп утырабыз. Безнең кызыбыз инвалид, 9 яшендә чанада шуган вакытта баганага бәрелеп имгәнеп калды, инде 28 ел аны карыйбыз. Хәтта шул бала да “Өмет”не көтеп ала. Тулысынча булмаса да, сканворд-ларны чишеп утыра. Почтальон-кадан сорасак: “Өмет”кә 12 кеше язылган, ләкин ул 5 данә генә килә, шуңа бар кешегә дә җитми”,– дип җавап бирә. Почтальонкалар еш алмашынып тора, төрле аңлашыл-маучанлыклар чыгуга шул да сәбәпчедер. Башка елларны да сирәк кенә мондый хәлләр булып тора иде. Әмма быел бөтенләй тәртип юк. Мәдинә апа белән очрашудан соң без Илгиз абый Нигъмәтуллиннар йортына карый атладык. Илгиз абый тормыш иптәше Сәвия апа белән безне ачык йөз белән шатланып каршы алдылар. Тик хәбәрләре генә  күңелледән түгел иде.

– “Өмет”не  яратып укыйбыз, көтеп алабыз. Тик озак көтәргә туры килә. Менә соңгы тапкыр гәзитнең 7 нче санын алып укыдык: (Бу көнгә “Өмет”нең 13 саны дөнья күргән иде инде). Шуннан бирле гәзит килгәне юк. Килгән вакытта да соңлап килә, я булмаса “Акчарлак” гәзите калдырып китәләр. “Акчарлак” гәзите бушлай таратыламы икән әллә? Кемнән сорасам да, шушы гәзитне калдырып киттеләр, дип җавап-лыйлар. Без бит “Акчарлак” ка язылмадык. Без “Өмет”кә язылдык. Гәзитегез бик яхшы, бай эчтәлекле, аны кабат-кабат укып чыгабыз. Тик акча түләп язылып та, килмәгәч, башкача яздырмабыз инде, – дип ачынып сөйләде Илгиз Фәзулла улы.

Алда безне тагын да ныграк аптыратырлык хәбәр көткән. Илгиз абый күрше Габделкәрим авы-лындагы туганнарының “Өмет”не көтеп ала алмаулары хакында сөйләде һәм безнең белән очрашуга чакырды. Күп тә үтмәде Нургали Миннибай улы Асылбаев тормыш иптәше Асия апа белән килеп тә җиттеләр. Нургали абый түбәндә-геләрне бәян итте:

–Мин 8 октябрь көнне почтальонканың өенә барып “Өмет” гәзитенә язылдым. Менә түләгәнгә квитанциям дә бар. Тик ел башыннан гәзитнең бер генә санының  да килгәне юк. (Әйтүемчә, аның  13 саны чыккан иде инде). Гәзитегез бик укымлы, күп еллар алдырдык. Күрше-тирәләргә дә укырга биреп тора идек. Алар да, быел укырга гәзит биреп торганың юк, әллә язылмадыңмы, дип сорыйлар. Ә безгә “Өмет” урынына башка гәзитләр калдырып китәләр. Болай булгач, башкача “Өмет” кә язылмыйбыз инде, – дип борчылуын, хәтта рәнҗешен белдерде Нургали абзый. Рәнҗүе дә урынлы иде шул: 700-800 сумга гәзиткә языл да, бер санын да  күрмә.

Ә без исә, яхшы гына гәзит чыгарабыз, тиражыбыз нигә төшә икән дип аптырап йөрибез тагын. Менә бит аның бер сәбәбе кайда яшеренгән. Бу мәсьәлә криминал төс ала башлаган. Рәтамак авылында барлык укучыларыбыз белән күрешеп сөйләшергә форсат тимәде. Шулай да телефон аша башка әбүнәчеләребезнең дә  хәлләрен белештем. Мәсәлән, Тәнзилә апа Кәлимуллина шуларны хәбәр итте:

Асия апа белән Нургали абзый Асылбаевлар.

Сәвия апа, Илгиз абзый Нигъмәтуллинар.

 

–“Өмет” гәзитен китермиләр. Аена бары ике санын күреп калабыз. Менә 23 февральдә чыкканын март башлангач китерделәр. “Өмет” урынына “Акчарлак” гәзите калдырып китәләр. Үзләренә кире илтеп биргән чакларым да булды, миңа “Өмет” кирәк дип. Гәзит аз килә, бар кешегә дә җитми, диләр. Мин бит башка кешегә җитәме дип сорамыйм, нигә язылган “Өмет” килми дип сорыйм. Киләсе укучыбыз Тәхлимә апа Сөяргу-лованы да шул ук хәл борчый.

– Миңа, балам, 82 яшь. “Өмет” гәзитен чыга башлаганнан бирле алдырып укыйм. Гәзитегез бай эчтәлекле, шуңа яратабыз. Кадерле нәрсә кебек көтеп алабыз аны. Ашарга пешереп йөргән вакытта китерсәләр, эшемне ташлап укырга тотынам. Тик соңгы вакытта нишләптер озак көтәргә туры килә башлады. Кайчак дүртәр санын берьюлы гына китерәләр. Февраль һәм март айларында нибары 5 “Өмет” килде.

Зәйнәп апа Шакирова да “Өмет”не сирәк күрүенә борчылуын әйтте:

– Гыйнвар аенда, февраль аенда  – 1, март аенда өч саны гына килде. Яздырып та гәзит ала алмагач, башкача язылмабыз инде, балам,–диде ачынып.

 Менә шундый күңелсез хәбәрләр һәм тойгылар белән кайттык Ярмәкәй якларыннан. Ярмәкәй почта бүлеге җитәкчесе Рамил Байтимер улын командировкада очрата алмаган идек (дүшәмбе аларның ял көне икән), икенче көнне ул үзе редакциягә шалтыратты.

– Рәтамак авылында булгансыз икән гәзитегезне яздырып та ала алмаучылар, чынлап та бармыни? Халык ни сөйли?–  дип миңа сорау яудыра башлады. Күп еллар редакциядә эшләсәм дә, мин бу сораулардан бераз аптырап калдым. Район җирлегендә почта хезмәтен җитәкләүче Уфада яшәүче журна-листтан үзенең хәлен сорый. Бу очракта, киресенчә, мин “Өмет” гәзите килми дип шалтыратучылар күп, сәбәбе нәрсәдә, дип аңардан сорарга тиеш бит. Битарафлык билгесеме бу, әллә башбаш-таклыкмы?

Кешедән акча алып, товарын бирмәү (бу очракта гәзитне) әдәпсезлек кенә түгел, җинаятькә тиң адым. Бу мәсьәлә белән хокук органнары шөгыльләнергә тиештер. Почта хезмәткәре әбүнәчеләрнең акчасын үз кесәсенә салган дигән шик туа бу очракта. Шул күләмдә “Өмет”  гәзите юлда почта машина-сыннан төшеп калмаган бит!

Әйткәндәй, редакциягә Ярмә-кәй районының Яңа Шах авы-лыннан да шалтыратулар булган иде. “Почта бүлекчәсендә түләүләр түли алмыйбыз. Нигә кеше билгеләмиләр икән? Утка-суга түләр өчен район үзәгенә барып булмый бит, яшебез 80-нән өстә”,– дип борчылу белдер-гәннәр иде. Бәләбәй почтамтына кергәч аның җитәкчесе Артур Рафаил улы Равиловка бу хакта җиткердем.

Ул бу хәл турында беренчегә ише-түен белдерде һәм кадрлар бүлеге җитәкчесен чакырып сорады:

– Яңа Шах авылының почта бү-лекчәсендә түләүләр түли алмыйбыз дип “Өмет” гәзитенә шалтыраталар икән. Анда чынлап  та безнең хезмәткәр юкмыни?

–Әйе, чынлап та юк.

–Күптән юкмы?

–Ноябрь башыннан бирле.

–?

Менә шулай, җә-мәгать. Монда аң-латма бирү урынсыз.

Рәдиф Фәтхи. 

Фәнил Абдуллин фотолары.

Редакциядән:

Янә гәзит-журналларга язылу башланды. Бер авызы пешкән әбүнәчеләребез, тагын “Өмет”кә язылыргамы-юкмы инде, дип аптырауга төшкәндер. Беткә үч итеп, тунны утка якмасак иде, дуслар! “Өмет”кә язылыгыз”! Үз хокукыгызны яклый да белегез. Гәзит ник килми икән дип аптырап йөрмәгез, шунда ук чаң сугыгыз. Почтальон кулыгыздан акчаны алып сезгә квитанция тоттырган икән, гәзитне дә вакытында китереп җиткерергә бурычлы ул. Шундый очраклар килеп туса, кичекмәстән редакциягә, яисә туп-туры почтамтка шалтыратыгыз. Федераль почта хезмәтенең Башкортстан буенча идарәсендә махсус “Кайнар линия” эшли. Аның телефоны: 8(347)276-66-44; 276-66-74.

 

 

   

 Безнең партнерлар

   

Государственное унитарное предприятие Республики Башкортостан Издательский дом «Республика Башкортостан»
Филиал: Редакция газеты «Омет»- филиал государственного унитарного предприятия Республики Башкортостан Издательский дом «Республика Башкортостан»
450079, г. Уфа, ул. 50-летия Октября, дом 13, 9 этаж, тел. 273-94-38, 273-64-81, e-mail: omet-ufa@mail.ru
Вся информация и материалы, размещенные на сайте редакции газеты «Омет» защищены международным и российским законодательством
об авторском праве. Все сообщения газеты «Омет» предназначены для пользователей старше 12 лет.
При перепечатке или цитировании ссылка на газету «Омет» обязательна.
Дизайн сайта- Абдуллин Фаниль
>